|
| 1 |
|
| Хизәкыйянең, бик каты авырып, үлем түшәгендә яткан чагы иде. Аның янына Амотс углы Ишагыйя пәйгамбәр килеп әйтте: – Раббы болай ди: «Эшләреңне тәртипкә китер, чөнки әҗәлең якын, син инде терелмәячәксең». |
|
| 2 |
|
| Шунда Хизәкыйя йөзе белән диварга таба борылды да Раббыга ялварырга тотынды: |
|
| 3 |
|
| – Йа Раббым, Синең күзеңә ятышлы гамәлләр кылып, тугрылык белән, чын йөрәктән Синең юлдан йөргәнемне исеңә төшерсәң иде. Шуларны әйтеп, Хизәкыйя әче күз яшьләре белән елый башлады. |
|
| 4 |
|
| Бу вакытта Ишагыйя эчке ишегалдыннан чыгып өлгермәгән иде әле, шунда аңа Раббы сүзе килеп иреште: |
|
| 5 |
|
| – Кире әйләнеп кер дә Минем халкымның хакиме Хизәкыйягә әйт, атаң Давытның Раббы Алласы болай дип әйтә, диген: «Мин синең догаңны ишеттем, күз яшьләреңне күрдем – инде терелтермен Мин сине, берсекөнгә Раббы йортына барырсың; |
|
| 6 |
|
| Мин сиңа унбиш ел гомер өстим. Ашшур патшасы кулыннан сине дә, бу каланы да коткарырмын, бу каланы Мин Үзем вә колым Давыт хакына яклап калырмын». |
|
| 7 |
|
| Шуннан соң Ишагыйя: – Инҗир кагы китерсеннәр, – диде. Хизәкыйянең җәрәхәтенә инҗир кагы яптылар, шуннан Хизәкыйя сихәтләнә башлады. |
|
| 8 |
|
| Хизәкыйя Ишагыйядән: – Раббының мине савыктырасына һәм берсекөнгә Раббы йортына барасыма ишарә итүче билге нинди? – дип сорады. |
|
| 9 |
|
| Ишагыйя аңа болай дип җаваплады: – Вәгъдәсенең үтәлүенә ишарә итеп, Раббыдан сиңа мондый билге: әйт әле, күләгә ун баскычка алгарак үтсенме, әллә ун баскычка кирегә чигенсенме? |
|
| 10 |
|
| – Күләгәнең ун баскычка алга китүе гадәти хәлдер, – диде аңа Хизәкыйя, – юк, ун баскычка кире китсен әле. |
|
| 11 |
|
| Ишагыйя пәйгамбәр Раббыга мөрәҗәгать итте, һәм Әхәз баскычы буйлап түбән төшеп барган күләгәне Раббы ун баскычка кирегә күчереп куйды. |
|
| 12 |
|
| Шул көннәрдә Бабил патшасы – Баладанның углы Меродах-Баладан – Хизәкыйянең авырып ятканын ишетеп, аңа хат вә бүләкләр җибәрде. |
|
| 13 |
|
| Хизәкыйя илчеләрне каршы алды, аларга хәзинә саклагычларын, көмеш вә алтынын, хуш исле сумала вә кыйммәтле майларын, корал сакланган йортын вә саклау урыннарындагы барлык байлыгын күрсәтте; үз сараенда һәм дәүләтендә кунакларга күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады. |
|
| 14 |
|
| Ишагыйя пәйгамбәр, Хизәкыйя патшага килеп: – Бу кешеләр ниләр сөйләде? Алар каян килгәннәр? – дип сорады. Хизәкыйя: – Алар ерак җирдән, Бабилдән килгәннәр, – дип җавап бирде. |
|
| 15 |
|
| Ишагыйя: – Синең сараеңда ниләр күрде алар? – дип сорады. Хизәкыйя: – Сараемда булган бар нәрсәне күрделәр; саклау урыннарымда аларга күрсәтмәгән берни калмады, – дип җаваплады. |
|
| 16 |
|
| Шунда Ишагыйя Хизәкыйягә болай диде: – Раббының сүзен тыңла: |
|
| 17 |
|
| «Менә, шундый көннәр килер: синең сараеңда булган бар нәрсәне, шушы көнгә кадәр ата-бабаларың җыйган бар байлыкны Бабилгә алып китәрләр, берни дә калмас, – ди Раббы. – |
|
| 18 |
|
| Синең нәселдәге угылларның да кайберләрен алып китәрләр, алар Бабил патшасы сараенда хәрәм агалары булып хезмәт итәрләр». |
|
| 19 |
|
| Хизәкыйя исә Ишагыйягә: – Синең аша Раббы тапшырган сүзләр әйбәт, – диде, чөнки күңеленнән ул: «Минем гомердә тынычлык-иминлек хөкем сөрәчәк икән әле», – дип уйлады. |
|
| 20 |
|
| Хизәкыйя патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул күрсәткән бөтен батырлыклар, шулай ук аның буа төзүе, суүткәргеч ясап, шәһәргә су уздыруы хакында Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. |
|
| 21 |
|
| Хизәкыйя дөнья куйгач, аның урынына патша булып углы Менашше килде. |
|
|
|
|