|
| 1 |
|
| Тәхеткә утырганда, Менашшега унике яшь булып, Иерусалимдә ул илле биш ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Хепсибаһ исемле иде. |
|
| 2 |
|
| Менашше, исраилиләрнең күз алдыннан Раббы сөреп җибәргән халыкларның әшәке гадәтләренә ияреп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды. |
|
| 3 |
|
| Атасы Хизәкыйя җимерттергән калку урыннарны кабат төзетте, Исраил патшасы Ахаб сыман, Багалга багышлап мәзбәхләр куйдырды, алиһә Аширә хөрмәтенә багана ясатты, бөтен күк җисемнәренә сәҗдә кылып, аларга табына торган булды. |
|
| 4 |
|
| Ул хәтта Раббы йортында да мәзбәхләр төзетте, гәрчә Раббы әлеге йорт турында «Минем исемем Иерусалимдә сакланыр» дип әйтсә дә. |
|
| 5 |
|
| Менашше шулай ук Раббы йортының һәр ике ишегалдында бөтен күк җисемнәренә багышлап мәзбәхләр салдырды, |
|
| 6 |
|
| үзенең углын ут аша уздырып корбан итте, багучылык, күрәзәчелек белән шөгыльләнде, әрвах чакыручылар һәм тылсымчыларга мөрәҗәгать итте; Раббының ачуын чыгарып, Аның күзенә ятышсыз күренгән байтак явызлыклар кылды. |
|
| 7 |
|
| Менашше үзе ясаган Аширә сынын Изге йортка кертеп урнаштырды. Ләкин әлеге йорт хакында Давытка һәм аның углы Сөләйманга Раббы болай дип әйткән иде: «Шушы йортта һәм барча Исраил ыруглары арасыннан Үзем сайлап алган Иерусалимдә Минем исемем мәңгегә сакланыр. |
|
| 8 |
|
| Әгәр Исраил халкы Мин боерганны һәм колым Муса әмер иткән бөтен Канунны үтәргә тырышса, ата-бабаларына Мин биргән җирдән аларга китәргә юл куймам». |
|
| 9 |
|
| Әмма халык әлеге сүзләргә колак салмады; Менашше аларны шул дәрәҗәдә юлдан яздырды ки, кылган гамәлләре белән алар исраилиләрнең күз алдыннан Раббы юк иткән халыклардан да уздырып җибәрделәр. |
|
| 10 |
|
| Шуннан соң Раббы Үзенең коллары – пәйгамбәрләр аша болай диде: |
|
| 11 |
|
| – Яһүдә патшасы Менашше, үзенә кадәр булган амориләрдән дә уздырып, байтак чирканыч гамәлләр кылды, үзенең сыннары белән Яһүдәне гөнаһ юлына этәрде. |
|
| 12 |
|
| Әнә шуның өчен, – ди Исраилнең Раббы Алласы, – Иерусалим белән Яһүдә җирен Мин шундый казага салырмын ки, бу турыда ишеткән кешеләрнең колаклары зеңләп торыр; |
|
| 13 |
|
| Самареягә һәм Ахаб йортына ни кылган булсам, Иерусалимгә дә Мин үлчәү бавын сузармын һәм асманы асармын, касәдән пычракны сөртеп алып әйләндереп каплагандай, Иерусалимне Мин сыпырып атармын; |
|
| 14 |
|
| биләмәмдә калганнардан йөз чөереп, аларны дошман кулына тапшырырмын, һәм дошманнары аларны талар, табыш итәр; |
|
| 15 |
|
| чөнки алар, Минем күземә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, ата-бабалары Мисырдан чыкканнан бирле бүгенге көнгәчә ачуымны китерәләр. |
|
| 16 |
|
| Яһүдә халкын гөнаһ юлына этәреп, аларны Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылырга мәҗбүр итеп кенә калмыйча, Менашше, өстәвенә бер гаепсез бәндәләрнең җанын кыеп, Иерусалимне канга батырды. |
|
| 17 |
|
| Менашше патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр, ул кылган гөнаһлар Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. |
|
| 18 |
|
| Менашше, дөнья куеп, үз сараендагы Узза бакчасында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Амон килде. |
|
| 19 |
|
| Тәхеткә утырганда, Амонга егерме ике яшь булып, Иерусалимдә ул ике ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Мәшуллемет – ятбалы Харус кызы иде. |
|
| 20 |
|
| Атасы Менашшены кабатлап, Амон Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр эшләде; |
|
| 21 |
|
| атасы йөргән юллардан йөрде, атасы табынган сыннарга табынды, аларга сәҗдә кылды. |
|
| 22 |
|
| Ул, Раббы юлыннан тайпылып, ата-бабаларының Раббы Алласыннан йөз чөерде. |
|
| 23 |
|
| Беркөн Амон хезмәтчеләре, аңа каршы фетнә оештырып, аны үз өендә үтереп чыктылар. |
|
| 24 |
|
| Ләкин ил халкы, Амон патшага каршы фетнә оештырган бәндәләрнең һәммәсен кырып бетереп, Амон урынына патша итеп аның углы Йошияне куйды. |
|
| 25 |
|
| Амон патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. |
|
| 26 |
|
| Аны Узза бакчасында үз төрбәсендә дәфен кылдылар. Аның урынына патша булып углы Йошия килде. |
|
|
|
|