|
| 1 |
|
| Раббыны данлагыз! Раббыга рәхмәтләр укыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек! |
|
| 2 |
|
| Раббының кодрәтен кем әйтеп бетерә алыр?! Аны мактау сүзләрен кем ишеттереп бетерер?! |
|
| 3 |
|
| Бәхетледер гаделлек белән эшләүчеләр, һәрдаим тәкъвалыкта гамәл кылучылар! |
|
| 4 |
|
| И Раббы, халкыңа нурлы йөзең белән борылганда онытма мине, аларны коткарганда, мине дә кайгырт! |
|
| 5 |
|
| Шулчак халкыңа хасланган бәхетне татыр идем, халкың сөенече белән сөенер идем, Синең халкың-биләмәң белән бергә горурлык кичерер идем. |
|
| 6 |
|
| Аталарыбызны кабатлап, гөнаһлар кылдык без, бозыклык юлына бастык, яманлыклар эшләдек. |
|
| 7 |
|
| Мисырда чакта аталарыбыз Синең могҗизаларыңа төшенмәделәр; бихисап игелекле эшләреңне онытып, Камышлы диңгез янында баш калкыттылар. |
|
| 8 |
|
| Әмма Раббы, кодрәтле асылын күрсәтеп, Үз исеме хакына аларны коткарды: |
|
| 9 |
|
| Камышлы диңгезгә боерып, аның суын киптертте, чүл өстедәй коры диңгез төбеннән кешеләрне исән-имин алып чыкты. |
|
| 10 |
|
| Дошманнары кулыннан коткарды, нәфрәтлеләр кулыннан йолып алды. |
|
| 11 |
|
| Ә дошманнарын, диңгез суларын кайтарып, батырып үтерде, берсен дә исән калдырмады. |
|
| 12 |
|
| Исраилиләр шунда Раббының сүзенә ышандылар, Аңа мактауларын юлладылар. |
|
| 13 |
|
| Әмма тиздән Аның игелекләрен онытып, киңәшләрен көтмәс булдылар. |
|
| 14 |
|
| Чүлдә барганда вәсвәсәгә бирелделәр, Аллаһыны сынарга керештеләр. |
|
| 15 |
|
| Ул аларга теләк-эстәгәннәрен бирде, тик көчле үләт тә җибәрде. |
|
| 16 |
|
| Стан булып торганда Мусага һәм Раббының изге рухание Һарунга көнчелекләре кузгалгач, |
|
| 17 |
|
| җир, ярылып, Датанны һәм Абирам тарафдарларын йотты; |
|
| 18 |
|
| ут көлтәсе шул төркемнең уртасына төште һәм яман бәндәләрне ялкыны белән көйдерде. |
|
| 19 |
|
| Хореб тавы төбендә торганда, бер бозау сыны ясады алар, шуңа илаһ итеп табындылар. |
|
| 20 |
|
| Раббының данын-бөеклеген шулай чирәм белән туена торган бозау сынына алыштырдылар. |
|
| 21 |
|
| Үзләрен Коткаручыны – Мисырда бөек эшләр кылган, Хам илендә могҗизаларын, Камышлы диңгез янында дәһшәтләрен күрсәткән Аллаһыны исләреннән чыгардылар. |
|
| 22 |
|
|
|
| 23 |
|
| Шуңа күрә Аллаһы: «Аларны юк итәчәкмен!» – диде. Әмма Муса – Аллаһы сайлаган зат – ике арага кереп баскач, Аллаһының ачуы тыелып калды. |
|
| 24 |
|
| Тансык гүзәл җирне кире какты алар, Аллаһының сүзенә ышанмады; |
|
| 25 |
|
| Раббы авазына колак салмыйча, чатырларында зар елап сөйләнделәр. |
|
| 26 |
|
| Шул сәбәпле Раббы кул күтәреп ант эчте – аларны чүлдә чәчеп калдырырга, |
|
| 27 |
|
| нәсел орлыкларын чит җирләр, чит кавемнәр арасына таратып бетерергә дип күңелен беркетте. |
|
| 28 |
|
| Соңра алар Багал-Пигурга бил бөктеләр, җансыз потка китергән корбаннарын ашап туендылар. |
|
| 29 |
|
| Кыланмышлары белән Раббы каһәренә тап булып, бөек үләт казасына дучар ителделәр. |
|
| 30 |
|
| Әмма Пинхәс, торып, арага керде – хөкемен чыгарды, һәм үләттән кырылыш шулай туктап калды. |
|
| 31 |
|
| Аның бу гамәле, тәкъвалык билгесе булып, буыннан-буыннарга мәңгегә теркәлеп калды. |
|
| 32 |
|
| Алар Мериба суы янында да Раббының ачуын китерделәр, моның Мусага да зыяны тиде: |
|
| 33 |
|
| алар аны чыгырыннан чыгардылар, һәм ул, уйламыйча, кирәкмәгән сүзләр сөйләп ташлады. |
|
| 34 |
|
| Раббыдан боерык булса да, исраилиләр чит халыкларны юкка чыгармадылар. |
|
| 35 |
|
| Үзләре мәҗүсиләр арасында эреп бетеп, бар эшне аларча эшли торган булдылар, |
|
| 36 |
|
| шуларның потларына табындылар, һәм бу алар өчен тозак булды. |
|
| 37 |
|
| Угылларын, кызларын җеннәргә корбан итеп китерә башладылар. |
|
| 38 |
|
| Кәнган потларына корбан итеп, гаепсез угыл һәм кызларының канын агыздылар – җир өстен нәҗесләделәр. |
|
| 39 |
|
| Эш-гамәлләре белән үзләрен пычраттылар, кыланмышлары белән Раббыга хыянәт иттеләр. |
|
| 40 |
|
| Шуннан Раббының аларга ачуы кабарды, Үз халкы-биләмәсе Аны җирәндерә башлады. |
|
| 41 |
|
| Һәм Ул аларны мәҗүсиләр кулына, дошманнары хакимлегенә тапшырды. |
|
| 42 |
|
| Дошманнарның җәбер-золымы астында алар буйсынырга мәҗбүр булдылар. |
|
| 43 |
|
| Раббы аларны күп тапкырлар коткарды, ләкин алар һаман башбаштаклык күрсәттеләр, гөнаһ эшләр кылып һаман түбән тәгәрәделәр. |
|
| 44 |
|
| Шулай да, ялварулы догаларын ишеткәндә, Ул аларның авыр хәлләренә керә, |
|
| 45 |
|
| алар белән төзегән килешүне исенә төшереп, чиксез мәрхәмәтле булганга, аларны кызгана, |
|
| 46 |
|
| исраилиләрне тоткын иткән кешеләр күңелендә рәхим-шәфкать хисләрен уята иде. |
|
| 47 |
|
| Коткар безне, и Раббы Аллабыз! Чит кавемнәр арасыннан җыеп ал! Шунда мөкатдәс исемеңә рәхмәтләр укырбыз, шөһрәтең, даның белән мактанырбыз! |
|
| 48 |
|
| Исраилнең Раббы Алласына мәңге-мәңгегә мактау-шөкерләр яусын! Әйтсен барлык халык: «Амин!» – дисен. Раббыны данлагыз! |
|
|
|
|