|
| 1 |
|
| Раббыга рәхмәтләр укыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек! |
|
| 2 |
|
| Исраил йорты әйтсен: «Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дисен. |
|
| 3 |
|
| Һарун токымы әйтсен: «Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дисен. |
|
| 4 |
|
| Раббыдан куркучы вә Аны хөрмәт итүче һәркем әйтсен: «Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дисен. |
|
| 5 |
|
| Казалы чагымда мин Раббыны чакырдым, һәм Ул, ишетеп, мине иреккә чыгарды. |
|
| 6 |
|
| Раббы – минем химаячем! Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?! |
|
| 7 |
|
| Раббы – минем ярдәмчем! Дошманнарыма мин өстән торып карармын. |
|
| 8 |
|
| Адәм затына яки түрә-хакимнәргә өмет баглаудан Раббыга сыену хәерлерәктер. |
|
| 9 |
|
|
|
| 10 |
|
| Мине күпме кавемнәр чолгап алган иде, әмма Раббы исеме белән мин аларны орып салдым. |
|
| 11 |
|
| Кысрыклап, төрле яктан чолгап алган иделәр, әмма Раббы исеме белән мин аларны орып салдым. |
|
| 12 |
|
| Бал кортлары кебек сырып алганнар иде, әмма күгән куагыдай тиз янып беттеләр – Раббы исеме белән мин аларны орып салдым. |
|
| 13 |
|
| Мине бәреп екмакчы иде алар, әмма Раббы мине тотып калды. |
|
| 14 |
|
| Минем бөтен көч-куәтем – Раббы! Ул – минем Коткаручым! |
|
| 15 |
|
| Тәкъваларның чатырында җиңү вә сөенү авазлары: «Раббының уң кулы үзенең кодрәтен күрсәтә! |
|
| 16 |
|
| Раббының уң кулы югары күтәрелде! Раббының уң кулы кодрәтен күрсәтә!» |
|
| 17 |
|
| Үлмим, яшәячәкмен әле мин, Раббының эш-гамәлләрен сөйләп йөриячәкмен. |
|
| 18 |
|
| Раббы миңа җәза бирде, ләкин үлемгә дучар итмәде. |
|
| 19 |
|
| Ачыгыз миңа Аллаһы йортының тәкъвалар капкасын! Эчкә узып, мин Раббыга рәхмәтләр укырмын! |
|
| 20 |
|
| Бу – Раббы капкасыдыр, тәкъвалар шуннан узып керәчәк. |
|
| 21 |
|
| Мин Сиңа рәхмәтләремне яудырырмын, чөнки Син мине ишеттең, минем Коткаручым булдың. |
|
| 22 |
|
| Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде. |
|
| 23 |
|
| Раббы тарафыннан кылынды бу, һәм безнең күзләр өчен бу – могҗизадыр. |
|
| 24 |
|
| Раббы тудырган көн бу – шуңа шатланышыйк! |
|
| 25 |
|
| И Раббы, ялварабыз: коткар безне! И Раббы, мәдәт бир безгә, үтенәбез! |
|
| 26 |
|
| Раббы исеменнән килүче мөбарәктер! Без сезне Раббы өеннән торып мөбарәк кылабыз. |
|
| 27 |
|
| Раббы – безнең Аллабыз, яктылык бирүчебез! Кулларыгызга хөрмә ботаклары тотып, бәйрәмдәгечә мәзбәх янына килегез! |
|
| 28 |
|
| Син – минем Аллам! Мин Сиңа рәхмәтләр укырмын! Син – минем Аллам! Мин Сине биекләргә күтәрермен! |
|
| 29 |
|
| Раббыга рәхмәтләр яудырыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек! |
|
|
|
|