|
| 1 |
|
| Бәхетледер кеше, гөнаһ юлына аяк басмаса, Раббы канунын үтәсә; |
|
| 2 |
|
| бәхетледер, Аның күрсәтмәләрен тотса, бөтен күңелен биреп Аны эзләсә! |
|
| 3 |
|
| Андыйлар язык эш кылмыйлар, бары Аның хак юлын сайлыйлар. |
|
| 4 |
|
| Син безгә Үзеңнең әмер-боерыкларыңны нык сакларга куштың. |
|
| 5 |
|
| И-и, йөрер юлларым Синең кагыйдәләреңә туры килсә икән! |
|
| 6 |
|
| Боерыкларыңны күз уңында тотсам, һичкайчан мин рисвай булмам. |
|
| 7 |
|
| Синең хак карарларыңны өйрәнеп, саф йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укырмын, |
|
| 8 |
|
| кагыйдәләреңне үтәрмен. Ахыргача ташламасаң иде мине, и Раббым! |
|
| 9 |
|
| Яшь кешегә үз юлын ничек саф тотарга? – Бары Синең сүзләреңне тыңлап! |
|
| 10 |
|
| Бөтен йөрәгем белән Сине эзлим; боерыкларыңнан читкә тайпылдырма мине. |
|
| 11 |
|
| Синең алда гөнаһлы булмас өчен, сүзләреңне күңелем түренә салып куйдым. |
|
| 12 |
|
| И Раббым, мактау-шөкерләр яусын Сиңа! Өйрәт мине Кануның кагыйдәләренә! |
|
| 13 |
|
| Синең авыздан чыккан карарларны дөньяга мин үз авызымнан игълан итәмен. |
|
| 14 |
|
| Синең күрсәтмәләрне үтәп, хәзинә тапкандай, ләззәт-сөенечләр кичерәмен. |
|
| 15 |
|
| Синең әмерләрең турында гел уйланам, хак юлыңны күздән төшермим. |
|
| 16 |
|
| Биргән кагыйдәләреңнән үземә хозурлык табам, Син әйткән сүзләрне хәтеремдә саклыйм. |
|
| 17 |
|
| Синең сүзең буенча яшәсен дисәң, мин колыңа мәрхәмәтеңне күрсәт! |
|
| 18 |
|
| Ач минем күзләремне: Кануныңдагы могҗизаларны күримче! |
|
| 19 |
|
| Җир йөзендәге бер мосафир мин, яшермә миннән боерыкларыңны! |
|
| 20 |
|
| Карар-хөкемнәреңне көне-төне көтеп, җаным алҗып беткән иде инде. |
|
| 21 |
|
| Боерыкларыңнан читкә тайпылганнарга – ләгыйнь тәкәббер бәндәләргә – авызлык кидердең Син. |
|
| 22 |
|
| Хурлык-мәсхәрәдән читләштер мине, чөнки Синең күрсәтмәләргә сыгынамын. |
|
| 23 |
|
| Менә, түрәләр миңа каршы хәйлә-мәкер коралар, мин исә, Синең колың, бары кагыйдәләрең турында уйланам. |
|
| 24 |
|
| Синең күрсәтмәләр миңа сөенеч китерә, алар минем киңәшче-мәслихәтчеләрем. |
|
| 25 |
|
| Гомерем кыл өстендә – вәгъдә биргәнчә, җанымны дәвала! |
|
| 26 |
|
| Юлларымны сөйләдем, һәм Син мине ишеттең. Инде мине Кануның кагыйдәләренә өйрәт! |
|
| 27 |
|
| Әмерләреңнең асылына төшендер мине! Шулчак могҗизалы эшләрең хакында уйланырмын. |
|
| 28 |
|
| Гамь чигеп җаным хәлсезләнде. – Вәгъдә биргәнчә, ныгыт мине! |
|
| 29 |
|
| Юлның ялганын читләштер миннән, Кануның илә миңа илтифатыңны күндер! |
|
| 30 |
|
| Минем сайлаган юлым – тугрылык юлы, Синең карар-хөкемнәреңне мин күз алдыма куйдым. |
|
| 31 |
|
| Мин Синең күрсәтмәләргә береккәнмен. И Раббым, оятка калдырма мине! |
|
| 32 |
|
| Боерыкларың юлы белән йөгерәмен, чөнки йөрәгемне шулай Син көйләдең. |
|
| 33 |
|
| И Раббым, кагыйдәләрең кушкан юлдан йөрергә өйрәт мине, мин аны һәрдаим күз уңында тотармын. |
|
| 34 |
|
| Зирәк акыл бир миңа, һәм мин Кануныңны үтәрмен, бөтен йөрәгем белән аны саклармын. |
|
| 35 |
|
| Мине боерыкларың сукмагына күндер – ихлас теләгем шулдыр. |
|
| 36 |
|
| Йөрәгемне күрсәтмәләреңә таба юнәлт, хәрәм малга ымсындырма мине. |
|
| 37 |
|
| Юк-бар нәрсәләргә күзләремне каратма, яшәтеп, хак юлыңнан атлат. |
|
| 38 |
|
| Мин колыңа биргән сүзеңне үтә, ул сүзең – Сине хөрмәт иткәннәргә. |
|
| 39 |
|
| Иң курыкканымнан – хур булудан сакла мине; шулай, Синең карар-хөкемнәрең яхшыдыр. |
|
| 40 |
|
| Менә, Синең әмерләргә сусыйм мин! Инде хаклыгың белән дәвала мине! |
|
| 41 |
|
| И Раббым, мәрхәмәтеңне юлла да, вәгъдә биргәнчә, коткар мине! |
|
| 42 |
|
| Шулчак хурлаучыларыма җавапны әйтә белермен, чөнки мин Синең сүзеңә таянамын. |
|
| 43 |
|
| Хак сүзне минем авыздан тартып алма, минем бар өметем Синең карар-хөкемеңдәдер. |
|
| 44 |
|
| Кануныңны һәрдаим саклармын, гомер бакый хәтердә саклармын. |
|
| 45 |
|
| Әмерләреңне мин үз иттем, шуңа күрә ирек-хөрлектә йөримен. |
|
| 46 |
|
| Күрсәтмәләрең турында патшаларга сөйләрмен, һәм бернинди оялу хисе кичермәм. |
|
| 47 |
|
| Боерыкларыңны үтәүдән мин ләззәт табам, чөнки аларны мин бик хуп күрәм. |
|
| 48 |
|
| Хуп күреп, аларга таба кулымны сузам, кагыйдәләрең турында уйланам. |
|
| 49 |
|
| Мин колыңа әйткән сүзеңне хәтергә төшер, ул сүзең белән Син миндә өмет уяткан идең. |
|
| 50 |
|
| Кайгылы чагымда бер юаныч булды ул, сүзең җаныма дәва бирде. |
|
| 51 |
|
| Тәкәбберләр мине нык мәсхәрәләде, әмма Кануныңнан мин читкә тайпылмадым. |
|
| 52 |
|
| Борынгыдан килгән карарларыңны истә тоттым, шулардан үземә юаныч таптым, и Раббым! |
|
| 53 |
|
| Кануныңнан читкә тайпылган яман бәндәләрне күргәч, эчемдә ачу уты кабынып китә. |
|
| 54 |
|
| Горбәттә йөргәндә, кагыйдәләрең минем өчен җыр кебектер. |
|
| 55 |
|
| Төннәрен исемеңне кабатлыймын, и Раббым. Кануныңны һич тайпылмый үтәп киләм. |
|
| 56 |
|
| Бу минем гадәткә кергән, чөнки мин Синең әмер-боерыкларыңа таянам. |
|
| 57 |
|
| Син, Раббым, – миңа тигән өлештер, Синең сүздән чыкмаска вәгъдә иттем мин. |
|
| 58 |
|
| Бар күңелемне биреп йөз нурыңны эзләдем. Вәгъдә биргәнчә, кызган мине! |
|
| 59 |
|
| Йөргән юлларымны уйлап, адымымны күрсәтмәләрең тарафына юнәлттем. |
|
| 60 |
|
| Боерыкларыңны үтәргә ашыктым, тоткарлык итмәдем. |
|
| 61 |
|
| Яманнар миңа һәрьяклап тозак кордылар, ләкин мин Синең Кануныңны онытмадым. |
|
| 62 |
|
| Төн уртасында торып та мин Сиңа гадел карарларың өчен рәхмәтләремне укыйм. |
|
| 63 |
|
| Әмерләреңне үтәгән, Синнән курыккан һәм Сине хөрмәт иткән бар кеше – минем дустымдыр. |
|
| 64 |
|
| Мәрхәмәт-шәфкатең белән бөтен җир йөзе тулы. И Раббым, Үз кагыйдәләреңә өйрәт мине! |
|
| 65 |
|
| И Раббым, биргән вәгъдәң буенча мин колыңа Син күп игелекләр эшләдең. |
|
| 66 |
|
| Үткен зиһен, белем бир миңа, чөнки мин Синең боерыкларыңа инанам. |
|
| 67 |
|
| Синнән сабак алмас борын адашып йөрдем, инде хәзер Синең сүзне саклап тотамын. |
|
| 68 |
|
| И Раббым, Син – игелек иясе, яхшылык кылучыдыр! Кагыйдәләреңне өйрәт миңа! |
|
| 69 |
|
| Тәкәббер бәндәләр миңа яла ягалар, мин исә ихластан бары Синең боерыкларны үтимен. |
|
| 70 |
|
| Аларның йөрәген май баскан, мин исә бары Синең Кануныңнан ләззәт табам. |
|
| 71 |
|
| Сабак алуым яхшыга булды: Кануның кагыйдәләрен өйрәнергә этәрде мине. |
|
| 72 |
|
| Синең авыздан чыккан Кануның сүзе меңләгән алтын-көмештән дә кадерлерәк миңа. |
|
| 73 |
|
| Мине Синең куллар бар итте, кыяфәт бирде. Боерыкларыңа төшенер өчен акыл иңдер миңа! |
|
| 74 |
|
| Мин Синең сүзеңә өмет баглап яшим; Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр, моны күреп, куанышырлар. |
|
| 75 |
|
| И Раббым! Беләм ки, карарларың хактыр Синең, миңа биргән сабак та тугрылык сыйфатыңа нигезләнгән. |
|
| 76 |
|
| Мин колыңа әйткән вәгъдәң буенча мәрхәмәтеңне күндер, юат мине! |
|
| 77 |
|
| Рәхим-шәфкатеңне күрсәт, һәм мин яшәрмен, чөнки Кануныңны үтәүдән ләззәт табам. |
|
| 78 |
|
| Мине гаепсезгә рәнҗеткән тәкәбберләр хурлыкка калсын, минем уйларымда исә Синең әмерләрең булыр. |
|
| 79 |
|
| Синең күрсәтмәләрне белүчеләр, Синнән куркучы һәм Сине хөрмәт итүчеләр миңа килсеннәр! |
|
| 80 |
|
| Ким-хур калмас өчен, кагыйдәләрең каршында минем йөрәгем гөнаһсыз вә саф булсын! |
|
| 81 |
|
| Коткаруыңны көтеп җаным өзгәләнә; өметем бары Синең сүзеңә баглыдыр. |
|
| 82 |
|
| «Кайчан миңа юану китерәсең?» – дип, вәгъдәңнең үтәлүен көтә-көтә, инде күзләремнең нуры сүнде. |
|
| 83 |
|
| Ысланып беткән, корып кипкән шәраб турсыгы кебек булдым, шул хәлдә дә кагыйдәләреңне онытмадым. |
|
| 84 |
|
| Мин колыңа тагын күпме көтәргә? Эзәрлекләүчеләремне кайчан хөкем итәчәксең? |
|
| 85 |
|
| Тәкәбберләр миңа чокыр казыганнар, алар Синең Кануныңа буйсынмыйлар. |
|
| 86 |
|
| Синең бар боерыкларың ышанычлыдыр. Мине нахакка эзәрлеклиләр, миңа ярдәм ит! |
|
| 87 |
|
| Җир йөзеннән мине чак кына олактырмадылар, ләкин мин Синең әмерләрдән ваз кичмәдем. |
|
| 88 |
|
| Мәрхәмәтеңне күндереп, җанымны сакла, һәм мин авызыңнан төшкән күрсәтмәләрне истән чыгармам. |
|
| 89 |
|
| И Раббым, Синең сүзең күкләрдә мәңге хакимлек итәдер. |
|
| 90 |
|
| Тугрылыгың буыннан-буыннарга дәвам итә. Җирне Син, бар кылып, үз урынына урнаштырдың, һәм ул шунда тора бирә. |
|
| 91 |
|
| Бар нәрсә Синең карарларыңа нигезләнеп саклана килә, бар нәрсә Сиңа хезмәт итә. |
|
| 92 |
|
| Әгәр Кануныңда минем күңелем сөенеч тапмаган булса, кимсетүләрдән һәлакәткә юлыгыр идем. |
|
| 93 |
|
| Әмерләреңне мәңге онытасым юк, чөнки шулар аша Син мине яшәтәсең. |
|
| 94 |
|
| Мин – Синеке, коткара күр мине, чөнки Синең әмерләреңә сыгынамын. |
|
| 95 |
|
| Яман бәндәләр мине сагалап торалар, харап итәргә форсат эзлиләр, мин исә әмерләрең турында уйланам. |
|
| 96 |
|
| Мин күрдем: һәр камиллекнең чиге бар, бары тик Синең боерыкларың гына чиксез-киңдер. |
|
| 97 |
|
| И Раббым, Кануның бик тә хуштыр миңа! Көннәр буе уйланам мин аның турында. |
|
| 98 |
|
| Боерыкларың һәрчак янәшәмдә, алар мине дошманнарымнан зирәгрәк итә. |
|
| 99 |
|
| Зиһенем бар остазларымныкыннан да үткенрәк, чөнки күрсәтмәләрең хакында гел уйланып йөрим. |
|
| 100 |
|
| Әмерләреңне үтәгәнгә, аңлау сәләтем өлкәннәрне дә уздыра. |
|
| 101 |
|
| Сүзеңә тугры булып калыр өчен, явызлык юлына адым ясаудан тыелдым. |
|
| 102 |
|
| Карарларыңнан читкә тайпылмадым, чөнки мине Син Үзең өйрәттең. |
|
| 103 |
|
| Сүзләрең тамагым өчен никадәр тәмле! Авызымда алар балдан да татлырак. |
|
| 104 |
|
| Әмерләреңнән мин акыл җыям, шуңа күрә ялган юлдагыларга нәфрәтем зур. |
|
| 105 |
|
| Синең сүзең – аякларым өчен шәм-чырагтыр, сукмагымны яктырткан нурдыр. |
|
| 106 |
|
| Хак карарларыңны саклап тотарга дип, мин антлар бирдем һәм аларны бозмаячакмын. |
|
| 107 |
|
| И Раббым, башымнан кичте күп кимсенүләр; вәгъдәңне биргәнчә, җанымны сакла! |
|
| 108 |
|
| И Раббым, авызымнан чыккан сүз корбаннарын хуп күреп, миңа хөкем-карарларыңны өйрәт! |
|
| 109 |
|
| Гел куркыныч астында яшәсәм дә, Синең Кануныңны онытмыйм. |
|
| 110 |
|
| Яман бәндәләр миңа тозак кордылар, ләкин мин Синең әмерләреңнән читкә тайпылмадым. |
|
| 111 |
|
| Күрсәтмәләреңне үземә мәңгелек милек итеп алдым, чөнки алар – күңелем куанычыдыр. |
|
| 112 |
|
| Кагыйдәләреңне ахыргача, гомер бакый үтәргә дип, күңелемне беркетеп куйдым. |
|
| 113 |
|
| Мин Синең Кануныңны хуп күреп яратам, монафикъларга исә нәфрәт белән карыйм. |
|
| 114 |
|
| Син – минем сыену урыным, калканым; мин бары Синең сүзгә инанамын. |
|
| 115 |
|
| Әй явыз җаннар, миннән ерак торыгыз, мин Аллам боерыкларын үтәргә телим. |
|
| 116 |
|
| Вәгъдәңне үтәп, миңа таяныч бул – шулчак яшәрмен. Өметем буш булмасын, ким-хур итмә мине! |
|
| 117 |
|
| Ярдәм ит – мин котылырмын һәм кагыйдәләреңне күз уңында тотармын. |
|
| 118 |
|
| Кануның кагыйдәләрен бозучыларны Син читкә кагасың, корган хәйләләре буш нәрсәдер. |
|
| 119 |
|
| Җир йөзендәге яман бәндәләрне Син чүп сыман чыгарып ташлыйсың, шуңа күрә мин күрсәтмәләреңне үз итәм. |
|
| 120 |
|
| Синнән куркып, минем бөтен гәүдәм калтырый, хөкемнәрең мине шомга сала. |
|
| 121 |
|
| Мин гаделлек вә тәкъвалык белән эш иттем – рәнҗетүчеләрем кулына калдырма мине! |
|
| 122 |
|
| Үзеңнең колыңа игелек кылырга вәгъдә бир, тәкәббер бәндәләр җәбереннән сакла! |
|
| 123 |
|
| Хак сүзеңнең үтәлүен, коткаруыңны көтә-көтә инде күзләрем талды. |
|
| 124 |
|
| Колың белән мәрхәмәтең кушканча мөгамәлә ит, кагыйдәләреңне аңлат! |
|
| 125 |
|
| Мин – Синең колыңдыр, акыл бир миңа, шулчак күрсәтмәләреңнең серенә төшенермен. |
|
| 126 |
|
| Әй Раббы! Хәрәкәт итәргә вакыт җитте: кешеләр Кануныңны бозып ташладылар. |
|
| 127 |
|
| Ә мин Синең боерыкларыңны алтыннан, саф алтыннан ныграк яратам. |
|
| 128 |
|
| Әмерләрең кушкан туры юлдан атлыйм, ә ялган юлдагыларга нәфрәт белән карыйм. |
|
| 129 |
|
| Синең күрсәтмәләрең гаҗәептер, и Раббым; шуңа мин аларны күңелем түрендә саклыйм. |
|
| 130 |
|
| Сүзләрең-ачышларың яктылык тарата, садә җаннарга акыл бирә. |
|
| 131 |
|
| Авыз ачып еш-еш сулап торамын – боерыкларыңа шулхәтле сусаганмын. |
|
| 132 |
|
| Миңа күз сал да исемеңне сөючеләр өчен әзерләгән шәфкатеңне күрсәт! |
|
| 133 |
|
| Мине бернинди бозыклык үзенә тартмасын өчен, адымнарымны әйткән сүзең карарынча юнәлт! |
|
| 134 |
|
| Әмерләреңне үтәр хәлгә килим – кеше золымыннан йолып ал мине! |
|
| 135 |
|
| Мин колыңа нурлы йөзең белән борыл, кагыйдәләр гыйльмеңнән миңа сабак бир! |
|
| 136 |
|
| Кануның таләпләрен кешеләр үтәмиләр, шуңа минем күзләремнән яшь коела. |
|
| 137 |
|
| И Раббым, Син – хаклык ияседер, хөкемнәрең дә гадел Синең! |
|
| 138 |
|
| Безгә биргән күрсәтмәләрең хак вә үтә ышанычлыдыр. |
|
| 139 |
|
| Дошманнарым Синең сүзне оныттылар, шуңа эчемдә ачу уты дөрләп яна. |
|
| 140 |
|
| Утка салып чистарткандай сафтыр сүзең, мин колың аны үз күреп яратам. |
|
| 141 |
|
| Мескен бер хәкыйрь булсам да, әмерләреңне мин онытмадым. |
|
| 142 |
|
| Синең хаклыгың мәңгелек, Кануның хакыйкатьтер. |
|
| 143 |
|
| Бәла-каза килеп, хәсрәт чигәм, бары Синең боерыкларда сөенеч табам. |
|
| 144 |
|
| Синең күрсәтмәләрең һәрчак хактыр; акыл бир миңа, һәм мин яшәрмен! |
|
| 145 |
|
| Бөтен йөрәгем белән Сине чакырам: Раббым, ишет мине, һәм мин кагыйдәләреңне үтәрмен! |
|
| 146 |
|
| Сиңа дәшәм: коткар мине, һәм мин күрсәтмәләреңне саклармын! |
|
| 147 |
|
| Көн туганчы ук Сиңа ялварам, биргән сүзеңә өмет итәм. |
|
| 148 |
|
| Төннәремне йокламый уздырам – Сине уйлап фикерләр йөртәм. |
|
| 149 |
|
| Мәрхәмәтең хакына авазымны ишет, и Раббым, гаделлегең хакына җанымны сакла! |
|
| 150 |
|
| Синең Кануныңнан ерак торучылар, мәкер эзләп, миңа якынлашалар. |
|
| 151 |
|
| Әмма Син, Раббым, янәшәмдә торасың, Синең боерыкларың хакыйкатьтер. |
|
| 152 |
|
| Күптәннән билгеле миңа шул нәрсә: күрсәтмәләрең Синең мәңгелек. |
|
| 153 |
|
| Кимсетелүемне күр дә коткар мине, чөнки Синең Кануныңны мин онытмадым. |
|
| 154 |
|
| Аралаучы булып дәгъвамны хакласаң, вәгъдә биргәнчә, җанымны сакласаң иде! |
|
| 155 |
|
| Яман бәндәләр котылудан ерак тора, чөнки кагыйдәләреңне бар дип тә белми. |
|
| 156 |
|
| Рәхим-шәфкатең киң Синең, Раббы, – гаделлегең хакына сакла җанымны! |
|
| 157 |
|
| Күптер мине эзәрлекләүче дошманнар, әмма мин күрсәтмәләреңнән читкә тайпылмыйм. |
|
| 158 |
|
| Мөртәтләргә мин җирәнеп карыйм: алар Синең сүзне үтәмиләр. |
|
| 159 |
|
| Әмерләреңне ничек яратуымны күрче, Раббым, мәрхәмәтең хакына сакла җанымны! |
|
| 160 |
|
| Синең сүзләрең хакыйкатьтер, хак хөкем-карарларың мәңгелек. |
|
| 161 |
|
| Түрә-хакимнәр мине бер гаепсезгә эзәрлеклиләр, әмма йөрәгем бары Синең сүздән генә калтырар. |
|
| 162 |
|
| Күп ганимәт тапкан кешедәй, мин сүзләреңне уйлап сөенәм. |
|
| 163 |
|
| Ялганны сөймим, җирәнгеч ул миңа, ә Кануныңны үз итеп яратам. |
|
| 164 |
|
| Мин Сине хак карарларың өчен көненә җидешәр тапкыр догамда данлыйм. |
|
| 165 |
|
| Бөек иминлек Синең Кануныңны сөючеләргә, алар өчен абыныр киртәләр булмас. |
|
| 166 |
|
| И Раббым, бәладән коткарырсың дип өмет итәм, боерыкларыңны үтәми калмыйм. |
|
| 167 |
|
| Җанымда күрсәтмәләреңне кадерләп саклыйм, аларны мин үз итеп яратам. |
|
| 168 |
|
| Әмер вә күрсәтмәләреңне хәтеремдә тотам, йөрер сукмаларым Синең күз алдында. |
|
| 169 |
|
| И Раббым, аһ-зарым Сиңа барып ирешсә иде! Хак сүзең буенча, акыл бир миңа! |
|
| 170 |
|
| И Раббым, үтенеч-догам хозурыңа барып җитсә иде! Вәгъдә биргәнчә, коткар мине! |
|
| 171 |
|
| Авызымнан Сиңа мактау сүзләре түгелер, чөнки Син мине кагыйдәләреңә өйрәтәсең. |
|
| 172 |
|
| Синең сүзеңне телгә алып җырлармын, чөнки боерыкларың һәммәсе хактыр. |
|
| 173 |
|
| Синең кулың миңа ярдәмгә әзер торсын, чөнки әмерләрең буенча яшәүне сайладым мин. |
|
| 174 |
|
| И Раббым, бәладән коткаруыңны зарыгып көтәм; Кануның минем өчен сөенеч чыганагыдыр. |
|
| 175 |
|
| Җаныма яшәргә һәм Сине данларга язсын, карарларың исә миңа терәк, таяныч булсын! |
|
| 176 |
|
| Мин, югалган сарык кебек, адашып калдым, колыңны эзләп тап, чөнки боерыкларыңны онытмадым мин. |
|
|
|
|