Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Күзләремне тауларга теким: ярдәм кайдан килер икән? |
| 2 |
| Күкне вә җирне яраткан Раббыдан килер миңа ярдәм! |
| 3 |
| Аякларыңны юлдан тайдыртмас Ул, оеп китеп, сагында күзләрен йоммас. |
| 4 |
| Исраилне Саклаучы ни оеп китмәс, ни йокламас! |
| 5 |
| Сине саклаучы – Раббы Үзедер, уң ягыңдагы сакчы-күләгә – Улдыр! |
| 6 |
| Көндезен – кояштан, төннәрен айдан зарар тидертмәс Ул сиңа. |
| 7 |
| Һәртөрле явызлыктан саклар сине Раббы, җаныңны коткарып калыр, |
| 8 |
| китешеңне дә, кайтышыңны да гомер бакый саклап торыр. |
| Искәрмәләрне саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/psalms/120.mp3
150
120