Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Раббы Сионның тоткын әсирләрен кире кайтаргач, без үзебезне төштәгедәй тойдык. |
| 2 |
| Авызыбыз шатлыктан ерылды, телебездән сөенеч авазлары түгелде. Чит халыклар әйттеләр: «Раббы аларга бөек эш кылды!» – диделәр. |
| 3 |
| Әйе, Раббы безгә бөек эш кылды – безне куаныч-шатлыкка күмде. |
| 4 |
| И Раббы, Нәгеб чүлендәге корыган елгалар су белән кабат тулгандай, безгә дә баягы мул, имин тормышыбызны кайтар! |
| 5 |
| Яшьле күз белән җиргә орлык чәчүчеләр шулчак иген уңышын шатланып урырлар, |
| 6 |
| тубал асып елый-елый орлык чәчүчеләр сөенә-сөенә тук башаклы көлтәләр күтәреп кайтырлар. |
| Искәрмәләрне саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/psalms/125.mp3
150
125