Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Раббыны данлагыз! Әй күктәгеләр, Раббыны данлагыз, әй югарыдагылар, Раббыны данлагыз! |
| 2 |
| Раббыны данлагыз, әй Аның фәрештәләре, Раббыны данлагыз, әй Аның бар гаскәри көчләре! |
| 3 |
| Әй кояш, син дә, ай, Раббыны данлагыз, әй йолдыз вә яктырткычлар, Раббыны данлагыз! |
| 4 |
| Раббыны данлагыз, күкләрнең күкләре вә күкләр өстендәге сулар! |
| 5 |
| Аларның һәркайсы Раббы исемен данласын, чөнки алар Раббы боерыгы белән барлыкка килде. |
| 6 |
| Аларның барысын Ул мәңгелеккә үз урыннарына урнаштырды, һәм шул тәртип һичкайчан үзгәрмәс. |
| 7 |
| Раббыны данлагыз, әй җир йөзендәгеләр, диңгездәге җанварлар, төпсез чоңгыллар, |
| 8 |
| яшен-ялкыннар, боз бөртекләре, төтен-болытлар, Раббы сүзен гамәлгә ашыручы давыллы җилләр, |
| 9 |
| барлык таулар һәм калкулыклар, барлык җимеш вә эрбет агачлары, |
| 10 |
| киек-җәнлек вә терлек-хайваннарның һәр төре, сөйрәлүчеләр вә канатлы кошлар, |
| 11 |
| җир йөзенең патшалары, барлык халыклар, бөтен хөкем ияләре, түрә-башлыклар, |
| 12 |
| егетләр һәм кызлар, картлар һәм балалар – |
| 13 |
| барыгыз да Раббы исемен данлагыз! Чөнки Аның исеме биектән дә биектәдер, Аның шөһрәте җир вә күкләрдән өстендер! |
| 14 |
| Раббы Үзенә якын булган Исраил угылларын, Үзенең барлык тугрыларын данга күмде, Үзенең халкын көчле-кодрәтле итте! Раббыны данлагыз! |
| Искәрмәләрне саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/psalms/148.mp3
150
148