|
| 1 |
|
| Җырчылар җитәкчесенә. «Таң атканда» көенә. Давытның мәдхиясе. |
|
| 2 |
|
| И Аллам, и Аллам! Нигә Син мине ташладың? Ни өчен ярдәмеңнән мәхрүм иттең? Аһ-зарыма ник колак салмыйсың? |
|
| 3 |
|
| И Аллам! Көндезләрен ялварам – җавап бирмисең, кичләрен ялварам, тик тынычлык иңми. |
|
| 4 |
|
| Син бит – тәхеттә утыручы мөкатдәс Зат, Исраилнең мактау сүзләрен казанучы! |
|
| 5 |
|
| Ата-бабаларыбыз Сиңа өмет баглап яшәгән, өметләре Синдә булган, һәм Син аларга котылу биргәнсең. |
|
| 6 |
|
| Алар Сиңа фөрьяд иткән, һәм Син аларны бәла-казадан йолып алгансың; Сиңа сыгынганга күрә оятлы булмаган алар. |
|
| 7 |
|
| Мин исә кеше түгел, бары туфрак корты: халык мине кимсетә, хур күрә, |
|
| 8 |
|
| очраган һәрберсе мыскыл итә, авызын ыржайтып, башын кырын салып: |
|
| 9 |
|
| «Раббыга таянасың икән, Үзе коткарсын, синнән разый икән, Үзе ярдәм итсен!» – ди. |
|
| 10 |
|
| Әмма әнкәм карыныннан мине дөньяга тудыручы, әнкәм күкрәгендә мине имин саклаучы Син бит! |
|
| 11 |
|
| Тумыштан ук мин Синең иркеңә тапшырылганмын, карыннан туганда ук, Син – минем Аллам! |
|
| 12 |
|
| Миннән ераклашма! Алдымда – афәттер, ә ярдәмгә килүче юк. |
|
| 13 |
|
| Башан үгезләрен хәтерләткән дошманнарым сырып алган мине, бөтен әйләнәмдә ажгырып тора өерләре. |
|
| 14 |
|
| Авызларын киереп үкерә, корбанын ботарлый торган арысланнар кебек алар. |
|
| 15 |
|
| Су шикелле түгелеп, бушап калдым мин, буыннарым тотмый башлады, тәнем эчләрендә йөрәк итем балавыздай эреп йомшарган. |
|
| 16 |
|
| Көч-дәрманым чүлмәк ватыгыдай корып кипкән, телем аңкавыма ябышкан. Мине үлем хәленә төшергән Зат – Син Ул, Син! |
|
| 17 |
|
| Бөтен яктан мине этләр камап алган – явыз өер уртасында басып торам; аяк-кулларымны яралый алар. |
|
| 18 |
|
| Берәмләп санарлык минем шәрә сөякләрем, ә алар, миңа текәлеп, тамаша кылалар. |
|
| 19 |
|
| Кием-салымымны үзара бүлешәләр – өс киемем кемгә тияр дип жирәбә салалар. |
|
| 20 |
|
| Син, и Раббым, миннән алай ераклашма! Ярдәмең белән ашык, и көч-дәрманым хуҗасы! |
|
| 21 |
|
| Җанымны кылыч янавыннан, хәятемне этләр тырнагыннан коткарып кал! |
|
| 22 |
|
| Йолып ал мине арыслан авызыннан, коткар мине ерткыч үгезләр мөгезеннән! |
|
| 23 |
|
| Шулчак исем шәрифләреңне кардәшләремә сөйләрмен, җыенда Сине данлармын. |
|
| 24 |
|
| Әй сезләр, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр, дан җырлагыз Аңа! Әй Ягъкуб токымы, Раббыга хөрмәтеңне белдер! Әй Исраил токымы, Раббыга итагатеңне күрсәт! |
|
| 25 |
|
| Чөнки мазлумның хәсрәтен күреп җирәнеп калмады Ул, аңардан йөз чөермәде, фөрьядын ишетте. |
|
| 26 |
|
| Сиңа булыр олуг җыенда мактауларым! Раббыдан куркучы һәм Аны хөрмәт итүчеләр алдында вәгъдә-нәзерләремне үтәрмен. |
|
| 27 |
|
| Мазлум кешеләрнең, ашап, тамаклары туйсын, Раббыны эзләүчеләр Аңа дан җырласын, йөрәкләре тибүдән мәңге туктамасын! |
|
| 28 |
|
| Дөньяның бар кыйтгалары, Раббыны танып белеп, Аңа йөз борачак, бар кавемнәр Аның алдында сәҗдә кылачак. |
|
| 29 |
|
| Чөнки патшалык тәхете Раббыныкыдыр, халыклар өстеннән хөкемдарлык Аның кулында. |
|
| 30 |
|
| Җирдә кәеф-сафа корып яшәүче Аңа баш иячәк, тереклек көче сүнеп барган – үлем якасында торучы да – Аның алдында тез чүгәчәк. |
|
| 31 |
|
| Онык-туруннарыбыз Аңа табыныр, нәсел варисларыбыз Хуҗа-Хаким турында ишетер, |
|
| 32 |
|
| Аның хаклыгы, Ул кылган эшләр киләчәк буыннарга хәбәр ителер. |
|
|
|
|