Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Раббы Муса белән Һарунга Мисыр җирендә болай дип әйтте: |
| 2 |
| – Бу ай сезнең өчен беренче ай, ул сезнең ел башы аегыз булсын. |
| 3 |
| Бөтен Исраил җәмәгатьчелегенә әйтегез: бу айның унынчы көнендә һәр ир кеше үз гаиләсе өчен бер бәрән алсын – һәр гаиләдә бер бәрән булсын. |
| 4 |
| Әгәр гаиләдә кешеләр аз булып, бәрәнне үзләре генә ашап бетерә алмастай икән, иң якын күршеләре белән берләшсеннәр. Алдан ук кешеләр саны һәм аларның күпме ашаячагы исәпләнсен. |
| 5 |
| Бу иркәк хайван – кимчелексез, бер яшьлек сарык яисә кәҗә бәрәне булырга тиеш. |
| 6 |
| Шушы айның ундүртенче көненә кадәр һәркемнең терлеге үзендә саклансын, ә көне җиткәч, эңгер-меңгер төшүгә, Исраил халкыннан булган һәммәсе аларны суярга |
| 7 |
| һәм терлекнең канын корбан ите ашалачак йортның ишек яңакларына вә ишек өстендәге аркылы борыска сыларга тиеш. |
| 8 |
| Шул ук төнне, бәрәнне ут өстендә кыздырып, аның итен төче икмәк һәм ачы үләннәр белән бергә ашасыннар. |
| 9 |
| Кызып җитмәгән, шулай ук суда пешерелгән бәрәнне ашамагыз, аны аяклары, эче-башы белән бергә ут өстендә кыздырып ашагыз. |
| 10 |
| Аның бернәрсәсен дә иртәнгә калдырмагыз; әгәр калса, аны утта яндырыгыз. |
| 11 |
| Бу итне ашаганда, киенгән булыгыз: япанчагызның чабуларын билбавыгызга кыстырып, аякларыгызга киегез, кулыгызга юл таягы алыгыз һәм тиз-тиз ашагыз, чөнки бу – Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган Котылу бәйрәменең ашы. |
| 12 |
| Шул төнне Мин Мисыр җире буйлап узачакмын һәм беренче булып туган һәр ир-атны вә иркәк терлекне үтерәчәкмен, Мисырның барча илаһларын хөкемгә тартачакмын. Мин – Раббымын. |
| 13 |
| Ә йортларыгызга сыланган кан – билге ул: канны күрүгә, Мин сезнең йортларыгызны читләтеп үтәчәкмен. Мин Мисыр җирен тар-мар иткәндә, сезгә бу куркыныч афәтнең берсе дә янамас. |
| 14 |
| Сезнең өчен бу – истәлекле көн, Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм булсын. Киләчәктә дә сезнең нәсел варисларыгыз аны бәйрәм итсен. Бу сезгә – мәңгелек кагыйдә. |
| 15 |
| Җиде көн буе төче икмәк ашагыз. Ачыткы салынган бар нәрсәне беренче көннән үк өегездән юк итегез; әгәр кем дә булса берәү беренче көннән җиденче көнгә кадәр ачыткы салынган ризык ашый икән, андый кеше Исраил халкыннан читләштерелергә тиеш. |
| 16 |
| Беренче һәм җиденче көннәрдә изге җыелышлар үткәрелсен, бу көннәрдә сез бернинди эш тә башкарырга тиеш түгел, эшләргә яраклы бердәнбер эш – ул үзегезгә ашарга әзерләү. |
| 17 |
| Сез Төче күмәч бәйрәмен үткәрергә тиеш, чөнки шушы көнне Мин сезнең гаскәрегезне Мисырдан алып чыктым. Киләчәктә сезнең нәсел варисларыгыз бу көнне бәйрәм итәргә тиеш. Сезнең өчен мәңгелек кагыйдә бу. |
| 18 |
| Беренче айның ундүртенче киченнән башлап, егерме беренче киченә кадәр төче икмәк ашагыз. |
| 19 |
| Җиде көн дәвамында сезнең өйләрегездә бернинди дә чүпрәле ризык булмасын. Бу вакытта чүпрәле ризык ашаган кеше, читтән килгән кешеме ул яисә җирле кешеме, Исраил халкыннан читләштерелергә тиеш. |
| 20 |
| Сез, кайда гына яшәсәгез дә, чүпрәле икмәк түгел, төче икмәк кенә ашарга тиешсез. |
| 21 |
| Муса Исраилнең барлык өлкәннәрен чакырып алды да аларга әйтте: – Үзегезнең гаиләләрегез өчен сарык яисә кәҗә бәрәннәре сайлап алыгыз һәм Котылу бәйрәме хөрмәтенә суегыз. |
| 22 |
| Шулай ук бер бәйләм һүссөп үсемлеген канга манып алыгыз да ишек яңакларына вә аркылы борыска сөртегез. Иртәнгә кадәр беркем дә өеннән чыгарга тиеш түгел. |
| 23 |
| Раббы, мисырлыларны үтереп, ил буйлап йөргәндә, ишек яңагындагы һәм аркылы борыстагы канны күреп, бу йортны аяп калачак – Җан алучыга сезнең йортка керергә һәм сезне үтерергә юл куймаячак. |
| 24 |
| Сез һәм сезнең токымыгыз шушы күрсәтмәне үтәргә тиеш, бу – мәңгелек кагыйдә. |
| 25 |
| Раббы сезгә Үзе вәгъдә иткән җиргә килгәч, моны үтәгез. |
| 26 |
| Сезнең балаларыгыз: «Сезнең өчен бу йола нәрсәне аңлата?» – дип сорагач, |
| 27 |
| сез болай әйтерсез: «Бу – Котылу бәйрәмендә Раббыга китерелә торган корбан. Чөнки без Мисырда яшәгәндә, Раббы Исраил йортларын читләтеп үтте. Раббы мисырлыларны үтерде, ә безнең йортларны коткарып калды». Шулчак халык, Раббы алдында баш иеп, Аңа сәҗдә кылды. |
| 28 |
| Раббы Муса белән Һарунга ничек кушса, Исраил халкы шулай эшләде. |
| 29 |
| Төн уртасында Раббы Мисыр җирендә беренче булып туганнарның барысын да – тәхеттәге фиргавеннең беренче углыннан башлап, зиндандагы тоткынның беренче углына кадәр үтерде. Беренче булып туган барлык иркәк терлек тә үтерелде. |
| 30 |
| Ул төнне фиргавен, аның хезмәтчеләре һәм барча мисырлылар уяу иделәр – бөтен Мисыр җирендә кычкырып елаган тавышлар ишетелеп торды, чөнки һәр йортта кем дә булса үлгән иде. |
| 31 |
| Шул төнне фиргавен Муса белән Һарунны чакырып алды да әйтте: – Үзегез дә, исраилиләр дә минем халкымнан аерылып китегез! Сораганыгызча, Раббыгызга барып табыныгыз! |
| 32 |
| Сез сораганча булсын: үзегез белән вак һәм эре терлегегезне алыгыз да китегез! Ә миңа хәер-фатихагызны бирегез! |
| 33 |
| Мисырлылар да, Исраил халкының Мисыр җиреннән тизрәк китүен сорап: – Югыйсә барыбыз да һәлак булачакбыз, – диделәр. |
| 34 |
| Шуннан соң исраилиләр камырлары әчеп өлгермәгән күәс чиләкләрен кием-салымга төрделәр дә җилкәләренә куеп алып киттеләр. |
| 35 |
| Алар, Муса кушканча, мисырлылардан көмеш вә алтын әйберләрен һәм кием-салым сорадылар. |
| 36 |
| Раббы мисырлылар күңелендә Үз халкына карата кызгану хисе уятты, һәм алар исраилиләр сораган барлык әйберләрне бирделәр. Исраилиләр, шулай итеп, мисырлыларны талап киттеләр. |
| 37 |
| Исраил халкы – балаларны исәпкә алмаганда, җәяүле алты йөз мең ир-ат – Рәмесестән Суккөткә таба юл тотты. |
| 38 |
| Аларга чит халыклардан да байтак кеше иярде. Исраилиләрнең күп кенә вак һәм эре терлеге дә бар иде. |
| 39 |
| Исраилиләргә Мисырдан алып чыккан камырдан төче күмәч кенә пешерергә туры килде. Мисырдан бик тиз сөрелгәнгә күрә, алар камыр әчетергә өлгермәделәр, аларның ризык әзерләү өчен вакытлары да булмады. |
| 40 |
| Исраил халкы Мисырда дүрт йөз дә утыз ел яшәде; |
| 41 |
| нәкъ дүрт йөз дә утыз ел тулган көнне Раббының барлык гаскәре Мисырдан чыгып китте. |
| 42 |
| Ул төнне Раббы, кизү торып, исраилиләрне Мисыр җиреннән алып чыкты. Шуңа күрә Исраил халкының киләчәк буыннары да, Раббыны хөрмәтләп, бу төнне кизү торырга тиеш. |
| 43 |
| Раббы Муса белән Һарунга әйтте: – Менә Котылу бәйрәме турындагы кагыйдә: бер генә чит кеше дә Котылу бәйрәме ризыгын ашарга тиеш түгел. |
| 44 |
| Әгәр кем дә булса берәү, кол сатып алып, аны сөннәткә утырта икән, әлеге кол ул ризыкны ашый ала, |
| 45 |
| ә вакытлыча яшәүчегә яки ялчыга аны ашарга ярамый. |
| 46 |
| Бу ризыкны бер йорт эчендә генә ашагыз; ул иттән бер кисәкне дә тышка алып чыкмагыз һәм бәрәннең сөякләрен сындырмагыз. |
| 47 |
| Бу йоланы бөтен Исраил халкы үтәргә тиеш. |
| 48 |
| Әгәр сезнең арагызда яшәүче чит кешенең Раббы хөрмәтенә Котылу бәйрәмендә катнашасы килә икән, аның гаиләсендәге барлык ир затлары сөннәтләнергә тиеш; шуннан соң ул, җирле исраилиләр кебек, сезнең белән Котылу бәйрәмендә катнаша ала. Әгәр кеше сөннәткә утыртылмаган икән, аның Котылу бәйрәме ризыгын ашарга хакы юк. |
| 49 |
| Җирле кеше өчен дә, арагызда яшәүче читтән килгән кеше өчен дә шушы канун бер булсын. |
| 50 |
| Раббы Муса белән Һарунга ничек кушса, барлык исраилиләр шулай эшләделәр. |
| 51 |
| Ул көнне Раббы кабиләләргә бүленгән Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыкты. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/012.mp3
40
12