Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Раббы Мусага әйтте: |
| 2 |
| – Барлык хатыннарның беренче ир балалары Миңа багышлансын. Исраилиләрдә беренче булып туган һәр адәм баласы һәм иркәк терлек – Минеке. |
| 3 |
| – Мисырдан, коллык йортыннан котылган көнегезне хәтерегездә саклагыз, – диде Муса халыкка. – Чөнки бу көндә Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән сезне шул җирдән алып чыкты. Ачы камырдан пешергән икмәк ашамагыз ул көнне. |
| 4 |
| Сез Абиб аеның шушы көнендә Мисырдан китәсез. |
| 5 |
| Раббы сезнең ата-бабаларыгызга: «Кәнгани, хитти, амори, хивви һәм явүсиләр яшәгән җирләрне сезгә бирермен», – дип ант итте. Ул сезне сөт вә бал агып торган шул җирләргә алып килгәч, елның шушы аенда түбәндәге йоланы үтәгез: |
| 6 |
| җиде көн дәвамында төче икмәк ашагыз, ә җиденче көнне Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез. |
| 7 |
| Шушы җиде көн дәвамында төче икмәк ашагыз; сездә ачы камырдан пешерелгән икмәк булмаска тиеш, яшәгән җирегездә ачыткы салынган бернәрсә дә булмасын. |
| 8 |
| Ул көнне һәркем үзенең углына: «Мисырдан киткән чагымда, Раббының минем өчен ни-нәрсә эшләвен хәтердә яңартыр өчен үтим мин бу йоланы», – дип аңлатсын. |
| 9 |
| Бу йола сезнең кулыгыздагы тасма һәм маңгаегыздагы билге кебек булсын, Раббы кануны сезнең телегездә саклансын, чөнки Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән сезне Мисырдан алып чыкты. |
| 10 |
| Шулай булгач, бу кагыйдәне һәр елны билгеләнгән вакытта үтәгез. |
| 11 |
| Раббы, сезне кәнганиләр яши торган җиргә алып барып, бу җирне сезгә биргәч (шушы җирне сезгә бирермен, дип, Ул сезгә һәм ата-бабаларыгызга ант итте), |
| 12 |
| беренче булып туган һәр ир баланы Раббыга багышлагыз. Беренче булып туган иркәк мал-туар да – Раббыныкы. |
| 13 |
| Беренче туган һәр ишәк баласын бәрән биреп йолып алыгыз; әгәр йолып алмасагыз, ишәк баласының муенын сындырыгыз. Сезнең беренче туган ир балагыз да йолып алынырга тиеш. |
| 14 |
| Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Нәрсәне аңлата бу?» – дип сораса, сез аларга: «Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан алып чыкты. Анда без коллар идек. Фиргавен, киреләнеп, безгә китәргә рөхсәт итмәде, ә Раббы исә мисырлыларның беренче булып туган ир балаларын һәм иркәк терлекләрен үтертте. Шуңа күрә мин беренче булып туган иркәк терлекне Раббыга корбан итәм, ә беренче булып туган углымны йолып алам», – дип җавап бирегез. |
| 15 |
| 16 |
| Үзенең кодрәтле кулы белән Раббының безне Мисырдан алып чыгуын хәтердә тоту өчен, кулыгыздагы тасма яки маңгаегыздагы билге кебек булыр бу. |
| 17 |
| Фиргавен Исраил халкына Мисырдан китәргә рөхсәт иткәч, Аллаһы аларга пелештиләр җиренә илтә торган кыска юлдан барырга ирек бирмәде, чөнки Ул: «Исраилиләргә сугышырга туры килсә, алар, кире уйлап, Мисырга әйләнеп кайтырга мөмкин», – дип әйтте. |
| 18 |
| Шуңа күрә Аллаһы аларны урау юлдан, чүл аша Камышлы диңгезгә алып китте. Мисыр җиреннән чыкканда, Исраил халкының кулында инде сугыш коралы бар иде. |
| 19 |
| Йосыфның сөякләрен Муса үзе белән алды, чөнки кайчандыр бервакыт Йосыф: «Аллаһы сезгә ярдәмен күрсәткәч, минем сөякләремне бу илдән алып чыгарсыз», – дип, исраилиләрне ант иттергән була. |
| 20 |
| Суккөттән чыккач, Исраил халкы, чүл кырыендагы Этам дигән җирдә тукталып, чатырлар корды. |
| 21 |
| Көндезен Раббы, болыт баганасы булып, алар алдыннан юл күрсәтеп барды, төнлә исә, ут баганасы булып, барыр юлларын яктыртты. Шуңа күрә алар көндез дә, төнлә дә юлларын дәвам итә алдылар. |
| 22 |
| Болыт баганасы – көнозын, ә ут баганасы төне буе алардан аерылмады. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/013.mp3
40
13