Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Шуннан соң Раббы Мусага болай диде: |
| 2 |
| – Исраилиләргә әйт, алар Пи-Һахирутка кире кайтсыннар һәм Мигдол белән диңгез арасындагы Багал-Сефон каршында, диңгез буенда чатырлар корсыннар. |
| 3 |
| Фиргавен: «Исраилиләр чүлдә адашып йөриләр, барыр җирләре юк», – дип уйласын. |
| 4 |
| Мин фиргавенне янә үҗәтләндерермен, һәм ул аларны куа чыгар, ә Мин аны һәм аның гаскәрен җиңәрмен дә, Миңа дан килер. Шул чагында мисырлылар Минем Раббы булуымны танырлар. Исраил халкы шулай эшләде дә. |
| 5 |
| Мисыр патшасына, ягъни фиргавенгә «Исраил халкы качты» дигән хәбәр ирешкәч, аның һәм хезмәтчеләренең исраилиләр турындагы фикерләре кинәт үзгәрде: – Нәрсә эшләдек без?! Ник исраилиләргә китәргә рөхсәт бирдек?! Безнең хәзер эшләргә хезмәтчеләребез калмады бит, – диеште алар. |
| 6 |
| Шунда фиргавен үзенең сугыш арбасын әзерләргә боерды. Ул үзе белән гаскәрен – иң яхшылардан саналган алты йөз сугыш арбасын, шуннан тыш, Мисырдагы барча арбаларны алды. Һәркайсында арба башлыгы барды. |
| 7 |
| 8 |
| Раббы шулчак Мисыр патшасының, ягъни фиргавеннең кирелеген кузгатты, һәм ул батыраеп китеп барган исраилиләрне куа чыкты. |
| 9 |
| Мисырлылар – фиргавеннең барлык атлары, арбалары, җайдаклары һәм сугышчылары – исраилиләрне Пи-Һахирут янында, Багал-Сефон каршындагы диңгез ярында куып җиттеләр. Тегеләрнең нәкъ чатырлар корып яткан чаклары иде. |
| 10 |
| Фиргавен якынлаша төшкәч, Исраил халкы үзен куа чыккан мисырлыларны күреп алды. Исраилиләр бик нык курыктылар һәм, ярдәм сорап, Раббыга ялвардылар. |
| 11 |
| – Мисырда зиратлар юк идеме әллә?! Син безне чүлгә үләргә дип алып килдеңмени?! – диде исраилиләр Мусага. – Нәрсә дип син безне Мисырдан алып чыктың?! |
| 12 |
| Мисырда чакта без сиңа: «Безне калдыр! Мисырлыларга хезмәт итик», – дип әйтмәдекме?! Чүлдә үлүгә караганда, мисырлыларга кол булып хезмәт итү яхшырак булыр иде. |
| 13 |
| Ә Муса болай дип җавап бирде: – Курыкмагыз! Нык торыгыз һәм Раббының бүген ничек итеп сезне коткаруын күрерсез. Каршыгыздагы мисырлыларны сез башкача күрмәссез! |
| 14 |
| Сезнең өчен Раббы Үзе көрәшәчәк. Тынычланыгыз! |
| 15 |
| Шулчак Раббы Мусага әйтте: – Син әле нишләп Мине ярдәмгә чакырасың? Исраил халкына әйт – алга барсыннар. |
| 16 |
| Син исә юл таягыңны күтәр һәм кулыңны диңгез өстенә суз, шулчак сулар икегә аерылыр да, халык, коры җирдән баргандай, диңгезне кичәр. |
| 17 |
| Мин мисырлыларны киреләндерермен, шуңа күрә алар сезнең арттан куа барырлар, ә Мин фиргавенне, аның барлык гаскәрен арбалары һәм җайдаклары белән бергә җиңәрмен дә, Миңа дан килер. |
| 18 |
| Фиргавенне, аның арбаларын һәм җайдакларын җиңеп, дан яулагач, мисырлылар Минем Раббы булуымны танырлар. |
| 19 |
| Шуннан Аллаһының фәрештәсе Исраил гаскәренең артына барып басты (ә моңарчы ул, халыкны ияртеп, һәрвакыт алдан барган иде); болыт баганасы, шул рәвешле, артка күчеп, |
| 20 |
| Мисыр гаскәре белән Исраил гаскәре арасында тора башлады. Болыт төн буена исраилиләргә яктылык бирде, ә мисырлылар ягында караңгылык хөкем сөрде. Шуңа күрә алар төн буе бер-берсенә якыная алмадылар. |
| 21 |
| Мусаның диңгез өстенә кул сузуы булды, Раббы, төн буе көнчыгыштан көчле җил истереп, диңгезне чигендерде – шул урында коры җир барлыкка килде. Су ике якка аерылды, |
| 22 |
| һәм исраилиләр, коры җир буйлап баргандай, диңгезне кичтеләр – аларның уң ягында да, сул ягында да дивар сыман булып су торды. |
| 23 |
| Мисырлылар алар артыннан ташланды – фиргавеннең барлык атлары, арбалары һәм җайдаклары сусыз калган диңгез төбеннән бара башлады. |
| 24 |
| Таң алдыннан Раббы, ут һәм болыт баганасы эченнән Мисыр гаскәренә карашын ташлап, алар арасында буталыш тудырды – |
| 25 |
| арба тәгәрмәчләре күчәрләреннән чыкты, һәм мисырлылар аларны көч-хәл белән өстерәп китте. – Качыйк без моннан! – диеште мисырлылар. – Аларны яклап, Мисырга каршы Раббы Үзе көрәшә! |
| 26 |
| Шунда Раббы Мусага: – Кулыңны диңгез өстенә суз! – диде. – Мисырлылар, аларның арбалары һәм җайдаклары өстенә киредән су ургылсын! |
| 27 |
| Муса диңгез өстенә кулын сузды, һәм, таң атып килгәндә, диңгез әүвәлге хәленә кайтты. Мисырлылар судан качып йөгерергә тотындылар, әмма Раббы, селкеп төшергән сыман, аларны дулкын эченә ыргытты. |
| 28 |
| Су, кабат үз урынына кайтып, Исраил халкы артыннан куып килгән фиргавеннең барлык гаскәрен, арбаларын һәм җайдакларын күмеп китте. Аларның берсе дә исән калмады! |
| 29 |
| Исраил халкы исә диңгезне коры җир буйлап кичте, ә су аларның уң ягында да, сул ягында да дивар сыман булып торды. |
| 30 |
| Шул көнне Раббы Исраилне мисырлылардан йолып алды, һәм исраилиләр диңгез ярында мисырлыларның үле гәүдәләрен күрделәр. |
| 31 |
| Исраилиләр, Раббының мисырлыларга каршы күрсәткән кодрәтенә шаһит булгач, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иттеләр, һәм Аңа да, Аның колы Мусага да ышандылар. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/014.mp3
40
14