Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Аннары исраилиләр Элимнән юлга кузгалдылар һәм Мисырдан чыгуларының икенче аенда, айның унбишенче көнендә, Элим белән Синай тавы арасындагы Син чүленә килеп җиттеләр. |
| 2 |
| Чүлдә бар халык Муса белән Һаруннан зарланды. |
| 3 |
| – Раббының кулы безне Мисыр җирендә үтерсә, яхшырак булыр иде, – диде алар. – Анда, ичмаса, ит салынган казан янында утырдык, туйганчы ашадык. Ә сез безне шушы чүлгә алып килдегез, һәм биредә без барыбыз да ачтан үләчәкбез. |
| 4 |
| Шулчак Раббы әйтте Мусага: – Карагыз аны: Мин сезгә күктән икмәк яудырырмын. Халык көн саен чыксын һәм, көненә күпме кирәк булса, шуның кадәр генә җыйсын. Минем Канун буенча гамәл кылырлармы икән дип сынамакчымын аларны. |
| 5 |
| Ә алтынчы көнне алар ике көнгә җитәрлек ризык җыеп пешерсеннәр. |
| 6 |
| Муса белән Һарун барлык исраилиләргә әйттеләр: – Бүген кич сез Раббының сезне Мисырдан алып чыгучы Зат икәнлеген белерсез, |
| 7 |
| ә иртәгә иртән Аның шөһрәтен күрерсез, чөнки сез Раббыдан зарландыгыз, һәм менә Ул сезне ишетте. Ә без кем соң ул кадәр – ник бездән зарланасыз?! |
| 8 |
| Муса тагын шуны әйтте: – Кич белән Раббы сезгә ит җибәрәчәк, ә иртә белән сезгә күпме кирәк булса, шулкадәр икмәк бирәчәк, чөнки сез Аңардан зарландыгыз, һәм Ул моны ишетте. Без кем соң?! Сезнең зарлануыгыз безгә түгел, ә Раббыга каршы. |
| 9 |
| Шулчак Һарунга Муса әйтте: – Барлык Исраил халкына: «Раббы каршына чыгып басыгыз, чөнки Ул сезнең зарны ишетте», – дип әйт. |
| 10 |
| Һарун Исраил халкы белән сөйләшкәндә, барысы да чүлгә таба борылды, һәм шулчак болыт эчендә Раббы шөһрәте пәйда булды. |
| 11 |
| Раббы Мусага әйтте: |
| 12 |
| – Мин Исраил халкының зарланганын ишеттем. Аларга болай дип әйт: «Бүген кич сез ит ашарсыз, ә иртән икмәк белән туенырсыз һәм шул чагында Минем Раббы Аллагыз булуымны аңларсыз». |
| 13 |
| Шул кичне бүдәнәләр өере очып килеп исраилиләр станын каплап алды, ә иртәгесен станның әйләнә-тирәсенә чык төште. |
| 14 |
| Чык күтәрелгәч, чүлдә юка катлам булып бәскә охшаган нәрсә ятып калды. |
| 15 |
| Моны күреп, исраилиләр бер-берсеннән: – Бу ни соң? – дип сораштылар, чөнки аларның мондый нәрсәне әлегәчә күргәннәре юк иде. Муса аларга әйтте: – Бу – икмәк; аны сезгә Раббы җибәрде. |
| 16 |
| Ул «Һәркем үзенә күпме кирәк, шуның кадәр генә җыйсын. Һәркайсыгыз гаиләгездәге кеше башына берәр омер җыйсын» дигән әмер бирде. |
| 17 |
| Исраил халкы шулай эшләде дә: берәүләре икмәкне күбрәк, икенчеләре азрак җыйды. |
| 18 |
| Үлчәгәндә исә, икмәк һәркемгә җитәрлек кенә булды – артып та китмәде, җитми дә калмады. Һәркем үзенә җитәрлек кадәр генә җыеп алды. |
| 19 |
| – Җыйган ризыгыгызны иртәгәгә калдырмагыз, – диде аларга Муса. |
| 20 |
| Әмма кешеләр аны тыңламадылар; кайберләре азыкны иртәнгә калдырды, ә ул исә, кортлап, исләнә башлады. Шуның өчен Мусаның аларга ачуы чыкты. |
| 21 |
| Ашый алган күләмдә кешеләр һәр иртәдә икмәк җыйдылар; көндезге эсседә исә ризык эреп юкка чыга иде. |
| 22 |
| Алтынчы көнне кешеләр ризыкны ике тапкыр артыграк – һәркемгә икешәр омер исәбеннән җыйдылар; һәм халыкның башлыклары, Муса янына барып, бу хакта сөйләп бирделәр. |
| 23 |
| Муса аларга әйтте: – Моны Раббы шулай кушты: иртәгә – шимбә, Раббыга багышланган изге ял көне. Бүген күпме теләсәгез, шулкадәр ризык пешерегез яки кайнатыгыз, ә артып калганын иртәгәге көн өчен саклагыз. |
| 24 |
| Кешеләр, Муса кушканча, калган бар нәрсәне иртәгәгә кадәр сакладылар, һәм ул ризык исләнмәде дә, кортламады да. |
| 25 |
| Җиденче көнне Муса халыкка әйтте: – Бүген шул калган ризыкны ашагыз, чөнки бүген – Раббыга багышланган ял көне, сезнең берегез дә кырда берни тапмаячак. |
| 26 |
| Алты көн дәвамында җыегыз, ә җиденче көн – ял көне, шуңа күрә ул көнне җирдә икмәк булмас. |
| 27 |
| Шулай да кайберәүләр җиденче көнне дә ризык җыярга бардылар, ләкин бернәрсә дә тапмадылар. |
| 28 |
| Шул чагында Раббы Мусага әйтте: – Минем боерыкларымны һәм кануннарымны сез кайчанга кадәр кире кагарсыз икән?! |
| 29 |
| Исегездә тотыгыз: Раббы җиденче көнне сезгә ял өчен билгеләде, шуңа күрә алтынчы көндә Ул икмәкне ике көнгә җитәрлек итеп җибәрә. Җиденче көнне һәркайсыгыз үз торагында булсын, чыкмасын. |
| 30 |
| Шул рәвешле, җиденче көндә халык ял итте. |
| 31 |
| Әлеге ризыкны Исраил халкы манна дип атады. Ул ак, кориандр орлыгына охшаган булып, тәме белән баллы юка көлчәне хәтерләтә иде. |
| 32 |
| Муса әйтте: – Раббы менә болай боерды: «Бу ризыкны бер омер күләмендә киләчәк буыннар өчен саклап калыгыз. Шуны күреп, Мисырдан алып чыккан чакта, сезне чүлдә нәрсә белән ризыкландыруымны белерләр». |
| 33 |
| Муса Һарунга әйтте: – Чүлмәк ал да, шуңа бер омер манна салып, Раббы алдына куй, аны киләчәк буыннар өчен сакла. |
| 34 |
| Раббы Мусага ничек кушкан булса, Һарун шулай эшләде дә: маннаны ул Боерыклар сандыгы алдына куйды. |
| 35 |
| Халык үзе урнашачак урынга – Кәнган җиренең чикләренә килеп җиткәнче, кырык ел дәвамында шушы манна белән тукланды. |
| 36 |
| (Бер омер – эфаның уннан бер өлеше.) |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/016.mp3
40
16