Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Мидьян каһине Итеро, Мусаның кайнатасы, Аллаһының Муса һәм Исраил халкы өчен кылган барлык гамәлләре, шулай ук Раббының Исраил халкын Мисырдан ничек алып чыгуы турында ишетте. |
| 2 |
| Муса үзенең хатыны Сиппораны өенә кайтарып җибәргән, һәм Итеро аны, шулай ук аның ике углын үз янына кабул иткән иде. Угылларының беренчесе Гершом исемле иде, чөнки Муса: «Бу чит-ят җирдә мин килмешәкмен», – дип әйткән иде, |
| 3 |
| 4 |
| ә икенчесенең – Элигызыр иде, чөнки Муса: «Минем атамның Алласы миңа булышты һәм мине фиргавен кылычыннан коткарды», – дип әйткән иде. |
| 5 |
| Кайнатасы Итеро, Мусаның хатынын һәм угылларын ияртеп, чүлгә, Аллаһы тавы янында урнашкан Муса станына килде һәм: |
| 6 |
| – Мин, кайнатаң Итеро, хатының һәм ике углың белән синең яныңа килдем, – дип, Мусага хәбәр итәргә кушты. |
| 7 |
| Муса, кайнатасы каршына чыгып, башын иде дә аны үпте. Ирләр бер-берсеннән хәл-әхвәл сораштылар, аннан чатыр эченә керделәр. |
| 8 |
| Муса Итерога барысын-барысын – Исраил халкы өчен Раббының фиргавен белән мисырлыларга ни-нәрсә эшләве, юлда кичергән авырлыклар һәм Раббының исраилиләрне ничек коткаруы турында сөйләп бирде. |
| 9 |
| Исраилиләрне мисырлылар кулыннан коткару хакына Раббы кылган игелекләр турында ишетеп, Итеро бик шатланды. |
| 10 |
| – Раббыга дан булсын! – диде ул. – Сезне мисырлылар вә фиргавен кулыннан йолып алды һәм халыкны Мисыр изүеннән азат итте Ул. |
| 11 |
| Хәзер мин Раббының барлык илаһлардан өстен булуын беләм, чөнки шушы эшләрне Ул мисырлылар Исраил халкы белән дорфа кыланганга эшләде! |
| 12 |
| Аннары Итеро Аллаһыга корбаннар китерде, соңрак барлык Исраил өлкәннәре белән бергә Һарун да килде, һәм алар, Мусаның кайнатасына кушылып, Аллаһы каршында корбан ашы ашадылар. |
| 13 |
| Икенче көнне Муса хөкем эшләре белән мәшгуль булды, һәм халык көне буе аның янында аягүрә басып торды. |
| 14 |
| Мусаның халык белән шушы рәвешле эшләвен күреп, Итеро сорады: – Ни өчен халык белән шулай мөгамәлә кыласың?! Нишләп үзең генә хөкем итәсең, ә барча кешеләр көнозын синең алда аяк өсте торалар?! |
| 15 |
| Муса кайнатасына болай җавап кайтарды: – Алар минем янга Аллаһының хөкемен сорарга киләләр. |
| 16 |
| Берәр четерекле хәл булганда, алар миңа киләләр; мин исә алар арасындагы бәхәсләрне хәл итәм һәм кешеләргә Аллаһы кагыйдәләрен һәм кануннарын җиткерәм. |
| 17 |
| Мусаның кайнатасы әйтте: – Болай эшләргә ярамый. |
| 18 |
| Бу синең берүзеңә генә бик авыр эш. Син моны ялгызың гына башкара алмыйсың – үзең дә, халык та талчыгып бетәчәк! |
| 19 |
| Киңәшемне тыңла, һәм Аллаһы гел синең янда булсын! Аллаһы алдында син шушы халыкның арадашчысы бул, аларның бәхәсләрен Аңа җиткер. |
| 20 |
| Бу кешеләргә Аллаһы кагыйдәләрен вә кануннарын өйрәт һәм аларга ничек яшәргә, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлат. |
| 21 |
| Исраилиләр арасыннан сәләтле, Аллаһыдан куркып, Аны хөрмәт итүче һәм ришвәт алмаучы ышанычлы кешеләр сайлап ал да халык өстеннән күзәтеп торучы меңбашлары, йөзбашлары, иллебашлары һәм хәтта унбашлары билгелә. |
| 22 |
| Нәкъ менә шулар халыкның дәгъваларын тикшерсеннәр. Инде мәсьәлә бик җитди икән, киңәшкә сиңа килсеннәр, ә җиңел мәсьәләләрне үзләре хәл итсеннәр. Шул чагында сиңа җиңелгәрәк туры килер – эшеңнең бер өлешен алар башкарыр. |
| 23 |
| Әгәр шулай эшләсәң, әгәр Аллаһы шуны эшләргә кушса, син үз вазыйфаларыңны башкара алырсың, килүчеләр дә өйләренә тыныч күңел белән кайтып китәр. |
| 24 |
| Муса кайнатасының сүзен тыңлады һәм шулай эшләде. |
| 25 |
| Ул, барлык Исраил халкы арасыннан сәләтле кешеләрне сайлап алып, аларны мең, йөз, илле һәм ун кеше өстеннән башлык итеп билгеләде. |
| 26 |
| Бу кешеләр һәрвакыт халык хөкемчеләре булдылар; җитди мәсьәләләр белән алар Муса янына килделәр, ә җиңел мәсьәләләрне үзләре хәл иттеләр. |
| 27 |
| Аннары Муса кайнатасы белән хушлашты, һәм Итеро үз җиренә кайтып китте. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/018.mp3
40
18