Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Мисырдан китүләренең өченче аенда, айның беренче көнендә Исраил халкы Синай чүленә килеп җитте; Рефидимнән китеп, биредә тукталганнан соң, тау каршындагы бер урында чатырларын корды. |
| 2 |
| 3 |
| Муса Аллаһы хозурына тауга менде, һәм Раббы таудан аңа болай дип сүз катты: – Ягъкуб токымына, ягъни Исраил халкына әйт: |
| 4 |
| «Мисыр халкына Минем ниләр кылганымны һәм сезне, бөркет канатларына утырткандай, Мисырдан Үз яныма алып килгәнемне күрдегез. |
| 5 |
| Хәзер, әгәр Миңа тулысынча буйсынсагыз һәм Минем белән төзегән килешүгә тугрылык сакласагыз, башка халыклар арасыннан Мин сайлап алган халык булырсыз. Бөтен җир – Минеке, |
| 6 |
| ә сез Минем өчен руханилар патшалыгы, изге халык булырсыз». Минем шушы сүзләремне исраилиләргә җиткер. |
| 7 |
| Шуннан соң Муса таудан төште һәм, халыкның өлкәннәрен җыеп, Раббы кушканнарның һәммәсен аларга җиткерде. |
| 8 |
| Бар халык бертавыштан: – Без Раббы әйткәннәрнең барысын да үтәрбез, – дип җавап кайтарды. Муса халыкның җавабын Раббыга ирештерде. |
| 9 |
| Раббы Мусага: – Халык Минем белән сөйләшүеңне ишетсен һәм сиңа һәрвакыт ышансын өчен, Мин синең янга куе болыт эчендә килермен, – диде. Кешеләрнең нәрсә әйткәнен Раббыга сөйләп биргәннән соң, |
| 10 |
| Раббы Мусага болай диде: – Халык янына бар! Бүген һәм иртәгә аларны изгеләндер! Кешеләр үзләренең киемнәрен юсыннар һәм |
| 11 |
| өченче көнгә әзер булып торсыннар: Мин бөтен халыкның күз алдында Синай тавына төшәрмен. |
| 12 |
| Син тау тирәли сызык сыз да халыкка әйт: «Сак булыгыз! Тауга күтәрелмәгез, хәтта тау итәгенә дә якынлашмагыз. Тауга орынган җан иясе – кешеме ул, хайванмы – үлем җәзасына тартылырга тиеш: аны таш яки ук атып үтерегез, тик кул белән кагылмагыз». Халык мөгез быргы кычкыртканны көтсен, бары тик шуннан соң гына алар тауга күтәрелә алырлар. |
| 13 |
| 14 |
| Муса таудан төште дә халыкны изгеләндерде. Кешеләр үз киемнәрен юдылар. |
| 15 |
| Муса халыкка: – Берсекөнгә әзер булып торыгыз, аңарчы хатыннарыгыз белән якынлык кылмагыз, – дип әйтеп куйды. |
| 16 |
| Өченче көнне иртән тауга куе болыт төште, күк күкрәп, яшен яшьнәде һәм быргының колак яргыч тавышы ишетелде – стандагы халык курка калды. |
| 17 |
| Шулвакыт Муса кешеләрне, Аллаһы белән очрашырга дип, станнан алып чыкты, һәм алар тау итәге янына килеп бастылар. |
| 18 |
| Синай тавы төтенгә күмелде, чөнки Раббы тауга ут эчендә төште. Таудан, мичтән чыккан сыман, төтен бөркелә иде. Тау тоташтан селкенеп торды. |
| 19 |
| Быргы тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Шулчак Муса Аллаһыга мөрәҗәгать итте, һәм Аллаһы, күк күкрәтеп, аңа җавап кайтарды. |
| 20 |
| Раббы Синай тавының башына төште һәм Мусаны Үз янына чакырды. Шуннан Муса тауга күтәрелде. |
| 21 |
| Раббы Мусага әйтте: – Аска төш тә халыкны кисәт: Мине күрергә дип ашкынмасыннар, югыйсә күбесе үләр. |
| 22 |
| Хәтта Миңа якынлашырга җыенган руханилар да үзләрен пакьләргә тиеш; пакьләмәсәләр, аларны да һәлак итәрмен. |
| 23 |
| – Халык Синай тавына менә алмый, – диде Муса. – Син бит тау тирәли сызык сызарга һәм шул җирне изге дип исәпләргә куштың. |
| 24 |
| – Аска төш, – дип җавап кайтарды Раббы, – һәм бирегә Һарунны алып мен. Әмма руханилар һәм халык Минем янга тауга менәргә ашкынмасын, юкса Мин аларны җәзалармын. |
| 25 |
| Муса аска – халык янына төшеп, боларның барысын да аларга сөйләп бирде. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/019.mp3
40
19