Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Леви ыругыннан булган бер ир шул ук ыругтан бер хатынга өйләнде. |
| 2 |
| Хатын, балага узып, ир бала тапты һәм, матурлыгына сокланып, аны өч ай яшереп асрады. |
| 3 |
| Алга таба да баласын яшереп тоту мөмкин булмагач, ул, камыш кәрзин алып, аны сумала белән сылады да шуңа сабыен салды, аннары кәрзинне елга буендагы камышлар арасына куйды. |
| 4 |
| Сабыйның апасы исә, аның белән нәрсә булыр икән дип, ерактан күзәтеп торды. |
| 5 |
| Бераздан фиргавен кызы елгага су коенырга килде, ә аңа хезмәт күрсәтүче хатын-кызлар яр буенда йөреп тордылар. Кыз, камыш арасындагы кәрзинне күреп, бер хезмәтчесенә аны алып килергә кушты. |
| 6 |
| Кәрзинне ачуга, фиргавен кызы, анда елап яткан сабыйны күреп, аны бик кызганды. – Бу – гыйбри бала, – диде ул. |
| 7 |
| Сабыйның апасы, фиргавен кызы янына килеп: – Сабыйны күкрәк сөте белән туендырырга һәм аны тәрбияләргә берәр гыйбри хатынны табып китеримме? – дип сорады. |
| 8 |
| – Бар, китер, – диде фиргавен кызы. Сабыйның апасы китте һәм баланың анасын алып килде. |
| 9 |
| – Бу сабыйны ал да миңа аны имезеп үстереп бир, – диде фиргавен кызы. – Мин сиңа түләрмен. Хатын, баланы үзенә алып, аны карады-бакты. |
| 10 |
| Бала үсә төшкәч, ул аны фиргавен кызына бирде; ә кыз исә аны үз баласы кебек кабул итте. Ул аңа Муса дигән исем кушты һәм әйтте: – Чөнки мин баланы судан үзем тартып чыгардым, – диде. |
| 11 |
| Үсеп җиткәч, Муса бервакыт үз халкы арасына чыкты һәм аның авыр хезмәт башкаруын күрде. Шунда ул бер мисырлының үз халкы кешесен – гыйбрине кыйнавын күреп алды. |
| 12 |
| Як-ягына карады да, беркем дә юклыгын күргәч, әлеге мисырлыны, үтереп, комга күмеп куйды. |
| 13 |
| Икенче көнне Муса ике гыйбринең сугышуын күрде. Рәнҗетүчедән сорады: – Син нигә үзеңнең якыныңны кыйныйсың? – диде. |
| 14 |
| Ә анысы: – Безнең өстән сине башлык һәм хөкемче итеп куйдылармы әллә?! Мисырлыны үтергән кебек, мине дә үтерергә телисеңме? – диде. Муса курка калды, «Минем нәрсә эшләгәнемне барысы да белә икән», – дип уйлады. |
| 15 |
| Мусаның нәрсә эшләгәнен белгәч, фиргавен аны үтертергә теләде, ә Муса исә, фиргавеннән качып, Мидьян җиренә юл тотты. Анда ул бер кое янына килеп утырды. |
| 16 |
| Мидьянда бер каһиннең җиде кызы бар иде; алар, аталарының сарыкларын сугару өчен, әлеге кое янына килделәр дә улакларга су тутырдылар. |
| 17 |
| Әмма берничә көтүче, килеп, кызларны куып җибәрде. Муса исә, урыныннан торып, кызларны яклап чыкты һәм аларның терлекләренә су эчерде. |
| 18 |
| Кызлар өйләренә кайткач, аталары Регуил алардан: – Нигә бүген иртә кайттыгыз? – дип сорады. |
| 19 |
| Кызлары аңа: – Көтүчеләр безне куарга теләгән иде, әмма ниндидер бер мисырлы яклап калды, хәтта безгә су алып бирде һәм сарыкларыбызга эчерде, – дип җавап кайтарды. |
| 20 |
| Кызларына Регуил: – Кайда ул кеше? Сез аны нишләп калдырдыгыз? Чакырыгыз, безнең белән бергә ашап алсын, – диде. |
| 21 |
| Муса бу кешедә калырга риза булды, һәм Регуил үзенең Сиппора исемле кызын Мусага кияүгә бирде. |
| 22 |
| Сиппора, балага узып, ир бала тапты, һәм Муса аңа Гершом дигән исем бирде. Шушы чит-ят җирдә үзе килмешәк булганга күрә, углын ул шулай атады. |
| 23 |
| Күп вакытлар узды. Мисыр патшасы үлде, ә исраилиләр авыр эштән зар еладылар, сыкрандылар. Аларның фөрьядлары Аллаһыга барып иреште. |
| 24 |
| Аллаһы аларның сыкрануларын ишетте һәм Ибраһим, Исхак, Ягъкуб белән төзегән килешүен исенә төшерде – |
| 25 |
| Исраил халкының газап чигүен күреп, аларны кызганды. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/002.mp3
40
2