Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Шуннан соң Раббы Мусага: – Син үзең, Һарун, Надаб, Абиһу һәм җитмеш Исраил өлкәне тауга күтәрелегез дә ерактан гына Миңа табыныгыз. |
| 2 |
| Әмма Раббы янына Муса үзе генә якынлашсын, ә калганнар моны эшләмәсен. Халык исә аның белән тауга менәргә тиеш түгел, – диде. |
| 3 |
| Муса, халык янына барып, Раббының барлык сүзләре һәм кануннары турында сөйләп бирде, һәм барысы да бертавыштан: – Без Раббының барлык сүзләрен үтәрбез, – дип җавап кайтарды. |
| 4 |
| Раббының барлык сүзләрен Муса язып алды, ә иртәгесен иртүк торып, тау итәгендә мәзбәх төзеде һәм Исраилнең һәр ыругыннан бер таш исәбеннән унике таш утыртып куйды. |
| 5 |
| Аннары Муса Исраил егетләрен корбанлык мал алып килергә җибәрде. Бу егетләр тулаем яндыру корбаннары китерделәр һәм үгезләрне, татулык корбаны буларак, Раббыга тәкъдим иттеләр. |
| 6 |
| Муса, бу хайваннарның канын алып, яртысын касәләргә салды, ә калган яртысын мәзбәхкә чәчрәтте. |
| 7 |
| Муса төргәккә язылган Килешүне халыкка укыды, һәм кешеләр: – Без Раббының барлык сүзләрен үтәрбез һәм Аңа буйсынырбыз, – диделәр. |
| 8 |
| Шулчак Муса корбан канын халык өстенә чәчрәтте һәм әйтте: – Бу – Раббының сезнең белән төзегән Килешүне раслаучы кан. Шушы барлык сүзләр – Килешүнең нигезе. |
| 9 |
| Шуннан соң Муса, Һарун, Надаб, Абиһу һәм Исраилнең җитмеш өлкәне тауга күтәрелделәр |
| 10 |
| һәм шунда Исраил Алласын күрделәр. Аның аяклары астында зәңгәр якуттан ясалган, аяз күк төсендә басма сыман бер нәрсә бар иде. |
| 11 |
| Исраилнең башлыклары Аллаһыны күрделәр, әмма Аллаһы, кулын сузып, аларга зыян китермәде, һәм алар ашадылар, эчтеләр. |
| 12 |
| Раббы Мусага: – Минем янга тауга күтәрел һәм шунда кал. Мин Үземнең канун һәм боерыкларымны, ике таш тактага язып, халыкка җиткерү өчен, сиңа бирермен, – диде. |
| 13 |
| Муса һәм аның ярдәмчесе Ешуа юлга кузгалдылар, һәм Муса Аллаһы тавына күтәрелде. |
| 14 |
| Өлкәннәргә ул: – Без сезнең янга әйләнеп кайтканчы, безне шушында көтегез; Һарун белән Хүр сезнең янда кала – дәгъваларын чишәр өчен, кешеләр аларга мөрәҗәгать итсен, – диде. |
| 15 |
| Муса менеп җитүгә, тауны болыт каплап алды. |
| 16 |
| Раббы шөһрәте Синай тавына иңде, һәм болыт алты көн буена тауны каплап торды, ә җиденче көнне Раббы болытлар арасыннан Мусага мөрәҗәгать итте. |
| 17 |
| Исраилиләр тау башында ялкынланып янган утка охшаган Раббы шөһрәтен күрделәр. |
| 18 |
| Муса, тауга күтәрелеп, болытлар эченә керде; әлеге тауда ул кырык көн һәм кырык төн булды. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/024.mp3
40
24