Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Раббы Мусага болай диде: |
| 2 |
| – Исраилиләргә әйт: Миңа бүләкләр китерсеннәр, ә син бирергә теләгән һәркемнән бүләкне кабул итеп ал. |
| 3 |
| Син алардан түбәндәге әйберләрне ал: алтын, көмеш, бакыр, |
| 4 |
| зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон, нәфис җитен, кәҗә мамыгы, |
| 5 |
| кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре, диңгез филе тиреләре, сәрви агачы, |
| 6 |
| яктырткыч өчен зәйтүн мае, изгеләндерү мае һәм көйрәтү мае өчен хуш исле матдәләр, |
| 7 |
| эфодка һәм рухани күкрәкчәсенә беркетү өчен, ахак вә башка кыйммәтле ташлар. |
| 8 |
| Кешеләр Минем өчен Изге чатыр корсыннар, һәм Мин алар арасында яши алачакмын. |
| 9 |
| Чатыр һәм андагы бар нәрсәне Мин сиңа күрсәтәчәк үрнәк буенча эшлә. |
| 10 |
| Кешеләр сәрви агачыннан Аллаһы сандыгы ясасыннар. Сандыкның буе ике терсәк ярым, иңе һәм биеклеге терсәк ярым булсын. |
| 11 |
| Сандыкның эчен һәм тышын саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтынлап бизә. |
| 12 |
| Дүрт алтын боҗра коеп, аларны, һәр ягына икешәр итеп, сандыкның дүрт аягына беркет. |
| 13 |
| Шуннан соң сәрви агачыннан колгалар ясап, алтын белән йөгерт. |
| 14 |
| Сандыкны күчереп йөртү өчен, әлеге колгаларны аның ян-якларындагы боҗраларга кидер. |
| 15 |
| Бу колгалар һәрвакыт сандыкның боҗралары эчендә булырга тиеш, аларны аннан чыгарма. |
| 16 |
| Мин сиңа боерыклар язылган таш такталарны бирермен. Аларны шушы сандыкка сал. |
| 17 |
| Сандыкның капкачын саф алтыннан эшлә. Аның буе ике терсәк ярым, иңе терсәк ярым булсын. |
| 18 |
| Алтынны чүкеп, ике керубим сурәтен капкачның ике очына яса: |
| 19 |
| берсен – бер очына, икенчесен – икенче очына беркетеп куй; алар икесе дә капкач белән тоташ итеп эшләнсен. |
| 20 |
| Керубимнәрнең канатлары, күккә җәелеп, сандык капкачын каплап торсыннар. Алар бер-берсенә кара-каршы торып, йөзләрен сандык капкачына төбәсеннәр. |
| 21 |
| Мин сиңа боерыклар язылган таш такталарны бирермен; аларны сандыкка сал да капкачын яп. |
| 22 |
| Шунда – Боерыклар сандыгының капкачы өстендә, ике керубим арасында – синең белән очрашып, Исраил халкына Үземнең әмерләремне бирә торган булырмын. |
| 23 |
| Сәрви агачыннан буе ике терсәк, иңе бер терсәк һәм биеклеге терсәк ярым булган өстәл яса. |
| 24 |
| Аны саф алтын белән каплап, кырыйларын алтын белән каймалап ал. |
| 25 |
| Өстәлгә бер уч киңлегендәге кыса ясап, кысаның кырыйларын да алтын белән каймалап ал. |
| 26 |
| Соңыннан дүрт алтын боҗра ясап, аларны өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт аякка беркет. |
| 27 |
| Боҗраларны кыса янына урнаштыр; бу боҗраларга, өстәлне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерелсен. |
| 28 |
| Колгаларны сәрви агачыннан ясап, алтын белән йөгерт. Бу колгалар өстәлне күчереп йөртү өчен кирәк. |
| 29 |
| Өстәлгә куя торган тәлинкәләрне, җамаякларны, шәраб бүләкләре өчен чүлмәкләрне һәм касәләрне саф алтыннан яса. |
| 30 |
| Минем алга – өстәл өстенә – һәрвакыт изге икмәк куй. |
| 31 |
| Шәмдәлне саф алтыннан чүкеп яса. Аның нигезен, сабагын, касәләрен, бөреләрен һәм таҗ яфракчыгын бербөтен итеп тоташтыр. |
| 32 |
| Шәмдәлдәге алты ботакның өчесе бер якта, өчесе икенче якта булсын. |
| 33 |
| Касә исә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшап, һәр ботакта өч касә булсын – шәмдәл белән тоташкан алты ботак менә шул рәвештә ясалсын. |
| 34 |
| Шәмдәлдә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшаш тагын дүрт касә яса. |
| 35 |
| Шәмдәлдәге алты ботак өч пар булсын, ә һәр ботак пары астында берәр бөре ясалсын. |
| 36 |
| Шәмдәл, бөреләр һәм ботаклар белән бербөтен итеп, тулысынча саф алтыннан чүкелсен. |
| 37 |
| Шуннан соң, шәмдәл алдындагы урынны яктыртып тору өчен, бу шәмдәлгә җиде яктырткыч эшлә. |
| 38 |
| Филтә кыскычы һәм улаклары саф алтыннан булсын. |
| 39 |
| Шәмдәлне һәм аның өчен кирәкле барлык әйберләрне бер талант саф алтыннан яса. |
| 40 |
| Кара аны, аларны тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/025.mp3
40
25