Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Чатыр өчен ун пәрдә тегелсен, пәрдәләр исә нәфис җитеннән һәм зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан тукылып, аларга керубим сурәтләре чигелсен. |
| 2 |
| Пәрдәләрнең барысын да бер зурлыкта эшлә: буе егерме сигез, иңе дүрт терсәк булсын. |
| 3 |
| Пәрдәләрне бер-берсенә тоташтырып, биш пәрдәне аерым һәм калган бишесен тагын аерым тек. |
| 4 |
| Зәңгәр тукымадан ясалган элмәкләрне беренче биш пәрдәнең кырыена тегеп куй, шулай ук икенче биш пәрдәнең кырыена тек: |
| 5 |
| беренче биш пәрдәнең кырыенда – илле элмәк һәм икенче биш пәрдәнең кырыенда шулай ук илле элмәк. Беренче пәрдәдәге һәр элмәк икенче пәрдәдәге һәр элмәккә пар килсен. |
| 6 |
| Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни чатырны бербөтен итеп җыю өчен, алтыннан илле каптырма яса. |
| 7 |
| Чатырны каплау өчен, янә бер каплавыч яса. Бу каплавыч өчен кәҗә мамыгыннан унбер пәрдә әзерлә. |
| 8 |
| Барлык пәрдәләр бер үлчәмдә – буе утыз һәм иңе дүрт терсәк булсын. |
| 9 |
| Башта биш пәрдәне, аннары тагын алтыны бер-берсенә тоташтыр. Чатырның алгы ягындагы алтынчы пәрдәне ике кат итеп бөклә. |
| 10 |
| Тоташтырып тегелгән биш пәрдәнең һәм тоташтырып тегелгән алты пәрдәнең кырыйларына иллешәр элмәк яса. |
| 11 |
| Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни каплавычны бербөтен итеп тоташтыру өчен, бакырдан илле каптырма эшлә һәм аларны элмәкләргә кидер. |
| 12 |
| Ә пәрдәләрнең өстәмә өлеше – каплавычның артып калган бер яртысы – чатырның арт ягына асылынып төшсен. |
| 13 |
| Пәрдәләрнең һәр ике ягыннан да бер терсәккә чыгып калган кисәге исә чатырның ян-якларын капласын. |
| 14 |
| Чатыр өчен янә ике каплавыч эшлә: аларның берсе кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләреннән, ә икенчесе – беренчесе өстендәгесе – диңгез филе тиреләреннән булсын. |
| 15 |
| Чатыр өчен сәрви агачыннан рамнар яса. |
| 16 |
| Һәр рамның биеклеге ун терсәк һәм киңлеге терсәк ярым булырга тиеш. |
| 17 |
| Рамнарны бер-берсенә беркетер өчен, һәр рамның ике чыгынтысы булып, чатырның барча рамнары шулай эшләнсен. |
| 18 |
| Чатырның көньякка караган ягы өчен егерме рам |
| 19 |
| һәм көмештән кырык нигез яса – һәр рам астында, чыгынтыларга туры китереп, икешәр нигез булсын. |
| 20 |
| Чатырның икенче, ягъни төньякка караган ягы өчен дә егерме рам |
| 21 |
| һәм һәрбер рам өчен икешәр итеп көмештән кырык нигез яса. |
| 22 |
| Чатырның арткы, ягъни көнбатышка караган ягы өчен тагын алты рам, |
| 23 |
| ә чатырның арткы ягындагы почмаклар өчен ике рам яса. |
| 24 |
| Почмактагы рамнар аскы яктан тоташтырылып, өстән беренче боҗра янында беркетелсен; ике почмак та бертөрле ясалсын. |
| 25 |
| Шулай итеп, әлеге сигез рам өчен көмештән уналты нигез булыр – һәр рам астына икешәр нигез. |
| 26 |
| Борысларны сәрви агачыннан яса: чатырның бер ягындагы рамнар өчен биш борыс, |
| 27 |
| икенче ягындагылары өчен янә биш борыс һәм арткы яктагы, ягъни көнбатыштагы рамнар өчен тагын биш борыс булсын. |
| 28 |
| Рамнар уртасындагы борыс чатырның бер очыннан икенче очына кадәр сузылсын. |
| 29 |
| Рамнарны алтын белән капла һәм аларга, борысларны утырту өчен, алтын боҗралар беркет; бу борысларны да алтын белән капла. |
| 30 |
| Чатырны тауда күрсәтелгән үрнәк буенча төзе. |
| 31 |
| Зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән махсус пәрдә тукы да аның өстенә керубим сурәтләре чик. |
| 32 |
| Сәрви агачыннан дүрт багана яса һәм аларны алтын белән капла. Дүрт баганага алтыннан эшләнгән ыргаклар беркет, баганалар астына дүрт көмеш нигез куй һәм алтын ыргакларга пәрдәне эл. |
| 33 |
| Пәрдәне чатыр түбәсендәге каптырмалар астына урнаштыр һәм пәрдә артына Боерыклар сандыгын куй. Бу пәрдә Изге бүлмәне Иң изге бүлмәдән аерып торсын. |
| 34 |
| Иң изге бүлмәдәге Боерыклар сандыгы өстенә капкач куй. |
| 35 |
| Пәрдәнең икенче ягына, изге икмәкне кую өчен, өстәл урнаштыр: өстәл чатырның төньягында торсын. Чатырның көньягына, өстәл каршысына, шәмдәл куй. |
| 36 |
| Соңыннан, чатырга керү юлын каплау өчен, пәрдә эшлә; ул зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән тукылып, аның өстенә бизәкләр чигелсен. |
| 37 |
| Пәрдәне элү өчен, сәрви агачыннан биш багана һәм алтын ыргаклар ясап, аларны да алтын белән капла. Баганалар өчен биш бакыр нигез кой. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/026.mp3
40
26