Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Шуннан Раббы Мусага болай диде: |
| 2 |
| – Кара, Мин Яһүдә ыругыннан Хүр углы Уридән туган Бесалелны сайладым |
| 3 |
| һәм аны, Аллаһы Рухы белән рухландырып, барлык һөнәрләр өчен кирәкле акыл, осталык һәм төрле күнекмәләр белән баеттым. |
| 4 |
| Шуңа күрә ул алтын, көмеш һәм бакыр әйберләрнең сызымын сызып, аларны ясый |
| 5 |
| һәм кыйммәтле ташларны, кырлап, кысага утырта, шулай ук агачтан әйберләр ясый белә. Бесалел теләсә нинди эшне башкара ала. |
| 6 |
| Дан ыругыннан Ахисамах углы Оһолиабны Мин Бесалелның ярдәмчесе итеп билгеләдем. Сиңа әмер ителгән бар әйберне – Очрашу чатырын, Боерыклар сандыгын һәм аның капкачын, чатырның барлык кирәк-яракларын, өстәлне һәм өстәлдәге савыт-сабаны, саф алтыннан эшләнгән шәмдәлне һәм аның барлык кирәк-яракларын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен, корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын, юынгычны һәм аның аскуймасын, мәһабәт киемнәрне – рухани Һарунга изге киемнәрне һәм аның угылларына руханилык итү өчен киемнәрне, изгеләндерү маен һәм Изге бүлмә өчен хуш исле сумала-майларны әзерли алсыннар өчен, Мин шулай ук барлык һөнәрчеләргә дә осталык бирдем. Мин сиңа ничек кушкан булсам, алар барысын да шулай эшләсеннәр. |
| 7 |
| 8 |
| 9 |
| 10 |
| 11 |
| 12 |
| Раббы Мусага әйтте: |
| 13 |
| – Исраил халкына әйт: «Сез Минем шимбә көннәремне билгеләп үтәргә тиеш. Сезне изге итүче Раббы икәнемне сез белсен өчен, бу көн Минем белән сезнең арадагы билге булыр. |
| 14 |
| Шимбә көнне билгеләп үтегез, чөнки бу көн сезнең өчен изге. Кем дә булса шимбә көнне билгеләп үтмәсә, ул кеше үлемгә дучар ителергә тиеш; ә инде шимбә көнне нинди дә булса эш башкарган кеше, кем булуына карамастан, үз халкыннан читләштерелергә тиеш. |
| 15 |
| Алты көн эшләгез, ә җиденче, ягъни шимбә көнне ял итегез, бу – Раббыга багышланган изге көн. Шимбә көнне эшләгән адәм үлем җәзасына тартылсын. |
| 16 |
| Исраил халкы буыннан-буынга шимбә көнне билгеләп үтәргә тиеш, бу – мәңгегә беркетелгән килешү. |
| 17 |
| Шимбә көн Минем белән сезнең арадагы мәңгелек билге булып калыр, чөнки Раббы, алты көн буе эшләп, күк вә җирне булдырды, ә инде җиденче көнне ял итте». |
| 18 |
| Шуннан соң, Синай тавында Муса белән сөйләшүен тәмамлап, Аллаһы аңа бармагы белән язган боерыкларын – ике таш такта бирде. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/031.mp3
40
31