Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Инде күп вакыт узып та, Мусаның һаман да таудан төшмәвен күргәч, кешеләр Һарун тирәсенә җыелдылар һәм аңа: – Әйдә, безгә аллалар яса, алар безнең алдан барсыннар. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганны белмибез, – диделәр. |
| 2 |
| Һарун халыкка әйтте: – Хатыннарыгызга, угылларыгызга һәм кызларыгызга кидергән алтын алкаларны салдырып, миңа алып килегез. |
| 3 |
| Шуннан соң бар халык, алтын алкаларын салып, Һарунга алып килде. |
| 4 |
| Һарун халыктан алтынны алды, аны эретеп койды да кискеч ярдәмендә үгез бозау сынын ясады. Шулчак халык әйтте: – Әй Исраил токымы! Сине Мисыр җиреннән алып чыккан аллаң менә шушы! |
| 5 |
| Һарун, моны күреп, бозау каршында мәзбәх төзеде һәм әйтте: – Иртәгә Раббы хөрмәтенә бәйрәм булыр. |
| 6 |
| Икенче көнне халык, бик иртә торып, тулаем яндыру корбаннары һәм татулык корбаннары китерде; соңыннан барысы утырып ашап-эчте дә күңел ачарга кереште. |
| 7 |
| Шулчак Раббы Мусага: – Тиз генә түбәнгә төш, Мисыр җиреннән алып чыккан халкың бозылды! – диде. – |
| 8 |
| Минем әмерләремнән алар бик тиз тайпылдылар, үзләренә үгез бозау сынын коеп, шуңа табындылар һәм корбаннар китерделәр, һәм халык әйтте: «Әй Исраил токымы! Сине Мисыр җиреннән алып чыккан аллаң менә шушы!» |
| 9 |
| Раббы Мусага янә әйтте: – Күрәм ки, бу халык үзсүзле. |
| 10 |
| Хәзергә син Мине калдырып тор. Ачу-ярсуымнан Мин аларны кырып бетерәм, ә соңыннан синнән бөек халык булдырам. |
| 11 |
| Әмма Муса Раббыдан, үз Алласыннан ялварып сорады: – Әй Раббы, Үзеңнең бөек көчең, кодрәтле кулың белән Мисыр җиреннән алып чыккан халкыңа ник шулай ачулысың? |
| 12 |
| Нишләп әле Син мисырлыларга: «Раббы Үз халкын усал ният белән – тауларда һәлак итеп, җир йөзеннән юкка чыгарыр өчен, Мисырдан алып киткән икән», – дип әйтергә юл куясың?! Ярсуыңны чәчмә, үзгәрт карарыңны, Үз халкыңа афәт белән янама! |
| 13 |
| Колларың Ибраһим, Исхак һәм Исраилне исеңә төшер – аларга Син Үз Затыңнан: «Нәселегезне күктәге йолдызлар санынча ишәйтермен. Вәгъдә иткән шушы җирләрнең бөтенесен нәсел варисларыгызга мәңгелек биләмә итеп бирермен», – дип ант иттең. |
| 14 |
| Шуннан Раббы Үзенең карарын үзгәртте, һәм халыкка кылынасы афәт булмый калды. |
| 15 |
| Ә Муса исә, боерыклар язылган әлеге ике таш тактаны алып, таудан төште. Бу ташларның ике ягына да боерыклар язылган иде. |
| 16 |
| Бу таш такталарны Аллаһы Үзе ясап, әлеге боерыкларны Үзе уеп язган иде. |
| 17 |
| Кешеләрнең кычкырышкан тавышын ишетеп, Ешуа Мусага әйтте: – Тавышларга караганда, станда сугыш бара! |
| 18 |
| – Бу тавыш – җиңүчеләрнең дә, җиңелгәннәрнең дә тавышы түгел, – дип җавап кайтарды Муса. – Җырлаган тавышлар ишетәм мин! |
| 19 |
| Станга якынлашкач, Муса үгез бозау сынын һәм биеп йөрүче халыкны күрде. Шунда Муса, ачуыннан ярсып, тау итәгендә такталарын җиргә атып бәрде, һәм алар чәлпәрәмә килеп ватылды. |
| 20 |
| Аннары Муса алар ясаган үгез бозау сынын алды да утка салды һәм алтынны, көл хәленә китереп, суга сибеп җибәрде, шуннан соң Исраил халкын шул суны эчәргә мәҗбүр итте. |
| 21 |
| Муса Һаруннан: – Бу халык сиңа нәрсә эшләде? Ник син аларны авыр гөнаһка батырдың? – дип сорады. |
| 22 |
| – Ачуланма, хуҗам, – дип җавап бирде Һарун. – Бу халыкның начарлык эшләргә һәрвакыт әзер торуын син беләсең бит. |
| 23 |
| Алар миңа әйттеләр: «Безгә аллалар яса, алар безнең алдан барсыннар. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганны белмибез». |
| 24 |
| Һәм мин аларга: «Кемнәрнең алтын бизәнү әйберләре бар – салыгыз», – дидем. Алар миңа үзләренең алтыннарын бирделәр, һәм мин аларны утка ташладым, ә ут эченнән менә шушы үгез бозау килеп чыкты. |
| 25 |
| Муса күрде ки, Һарун кул астында исраилиләр тыеп булмас дәрәҗәдә йөгәнсезләнгән, дошманнарын сөендереп, тәмам мәсхәрәгә калган. |
| 26 |
| Муса стан капкасы алдына басты да әйтте: – Кем Раббы артыннан барырга тели, шулар минем янга килсен! Барча левиләр Муса янына җыелдылар. |
| 27 |
| Муса аларга әйтте: – Исраилнең Раббы Алласы болай ди: «Һәркайсыгыз кылычын ассын да станның бер очыннан икенче очына узсын һәм үзенең туганын, дустын, якынын үтерсен». |
| 28 |
| Левиләр Мусаның боерыгын үтәделәр, һәм шул көнне өч мең чамасы кеше һәлак булды. |
| 29 |
| Аннары Муса әйтте: – Бүген сез угылларыгызның һәм туганнарыгызның гомере бәрабәренә үзегезне Раббыга багышладыгыз, шуңа күрә Ул сезгә Үзенең фатихасын күндерде. |
| 30 |
| Икенче көнне иртән Муса халыкка әйтте: – Гөнаһыгыз зур сезнең! Әмма мин хәзер Раббы янына менәм, бәлки, гөнаһларыгызны кичерүен үтенә алырмын! |
| 31 |
| Муса, Раббы янына әйләнеп кайтып, әйтте Аңа: – Әйе, бу халык зур гөнаһ эшләде. Алар үзләренә алтыннан алла ясадылар. |
| 32 |
| Хәзер Син аларның бу гөнаһын кичерсәң иде! Әгәр кичермисең икән, Үзең язган китаптан исемемне сызып ташла. |
| 33 |
| Раббы Мусага: – Китабымнан Мин Үземә каршы гөнаһ эшләүчеләрнең исемнәрен сызам. |
| 34 |
| Хәзер исә юлга кузгал һәм Мин әйткән урынга халыкны ияртеп кит, ә Минем фәрештәм алдыңнан барыр. Вакыты җиткәч, кылган гөнаһлары өчен Мин аларга җәза бирермен, – дип җавап кайтарды. |
| 35 |
| (Халык ясаган үгез бозау сыны өчен, ягъни Һарун эшләп биргән сын өчен, Раббы исраилиләргә җәза җибәрде.) |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/032.mp3
40
32