Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Шуннан соң Раббы Мусага: – Үзең дә, Мисырдан алып чыккан халкың да моннан китегез. Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка ант итеп, Мин «Сезнең нәселегезгә бирермен» дигән җирләргә китегез, – диде. – |
| 2 |
| Сезнең алдыгыздан Мин фәрештә җибәрермен һәм кәнганиләрне, амориләрне, хиттиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне, явүсиләрне куып чыгарырмын. |
| 3 |
| Сөт вә бал агып торган җиргә китегез, әмма Мин сезнең белән бармаячакмын: сез – үҗәт халык, әгәр Мин сезнең белән барам икән, юлда сезне һәлак итүем ихтимал. |
| 4 |
| Начар хәбәрне ишетеп, бар халык кайгыга төште, беркем үзенең бизәнү әйберләрен такмады, |
| 5 |
| чөнки Раббы Мусага, исраилиләргә болай дип әйт, дигән: «Сез – үҗәт халык. Әгәр сезнең белән бергә бераз гына барсам да, сезне кырып бетерүем ихтимал. Барлык бизәнү әйберләрегезне салыгыз, сезнең белән нәрсә эшләргә кирәклеген Үзем карармын». |
| 6 |
| Шуның өчен Исраил халкы Хореб тавында үзенең бизәнү әйберләрен салды һәм башкача инде кимәде. |
| 7 |
| Шул арада Муса, станнан арырак китеп, бер чатыр корды. Ул аны Очрашу чатыры дип атады. Раббыдан нәрсә булса да сорарга теләүче һәр кеше станнан читтә корылган әлеге чатырга килә алды. |
| 8 |
| Муса чатырга таба юнәлсә, бар кеше, үз чатырларының алдына басып, Мусаның чатыр эченә кереп киткәнен карап кала иде. |
| 9 |
| Муса керүгә, чатыр алдына болыт баганасы төшеп туктый, һәм Раббы Муса белән сөйләшә иде. |
| 10 |
| Чатыр алдында болыт баганасын күрүгә, үз чатырлары янында басып торган кешеләр йөзтүбән җиргә каплана иде. |
| 11 |
| Раббы, йөзгә-йөз карап, Муса белән дустанә сөйләшә, шуннан соң Муса станга кире кайта, ә аның яшь ярдәмчесе – Нун углы Ешуа – шул чатырда кала иде. |
| 12 |
| Муса Раббыга әйтте: – Син миңа: «Бу халыкны җитәкләп барырсың», – дидең, әмма минем белән кемне җибәрәсеңне әйтмәдең. Син миңа: «Исемеңне хәтердә тотам, Минем күз алдымда син илтифат казандың», – дидең. |
| 13 |
| Әгәр чыннан да шулай икән, Сине танып белер һәм күз алдыңда тагын да илтифат казаныр өчен, миңа Үзеңнең юлларыңны күрсәт. Һәм шуны да онытма: бу кешеләр – Синең халкың! |
| 14 |
| – Сезнең белән барырмын Мин, – диде Раббы, – һәм сиңа тынычлык бирермен. |
| 15 |
| Шулчак Муса Раббыга әйтте: – Әгәр Син безнең белән бармыйсың икән, безне бу урыннан җибәрмә. |
| 16 |
| Безнең белән бармасаң, мин дә, халкың да Синең күз алдыңда илтифат казанганыбызны кайдан белербез? Мин һәм Синең халкың җирдәге башка барлык халыклардан нәрсәсе белән аерылып торыр соң?! |
| 17 |
| Раббы Мусага: – Син нәрсә сорасаң, Мин шуны эшләрмен, чөнки күз алдымда син илтифат казандың, һәм Мин исемеңне хәтердә тотам, – диде. |
| 18 |
| Шулчак Муса Раббыга әйтте: – Зинһар өчен, миңа Үзеңнең шөһрәтеңне күрсәт. |
| 19 |
| Раббы җавап кайтарды: «Синең алдыңда Мин Үземнең бар шөһрәтемне күрсәтермен; Үземнең „Раббы“ дигән исемемне игълан итәрмен. Кемгә теләсәм, шуңа шәфкать күрсәтермен; кемне кызганырга теләсәм, шуны кызганырмын. |
| 20 |
| Әмма Минем йөземне күрә алмассың, чөнки Мине күргән кеше исән кала алмый». |
| 21 |
| Раббы тагын әйтте: – Менә, Минем янымда бер урын бар. Син шушы урында – кыяда басып торырсың. |
| 22 |
| Минем шөһрәтем шул турыдан узганда, Мин сине кыя ярыгына яшерермен һәм, шөһрәтем узып киткәнче, сине Үз кулым белән каплап торырмын. |
| 23 |
| Соңыннан кулымны алырмын, һәм син Минем аркамны күрерсең, әмма йөземне күрә алмассың. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/033.mp3
40
33