Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Муса, Исраилнең бар халкын җыеп, болай диде: – Раббы сезгә менә нәрсә эшләргә боерды: |
| 2 |
| алты көн эшләгез, ә җиденче көн – шимбә, Раббыга багышланган изге ял көне. Ул көнне эшләгән кеше, кем булуына карамастан, үлемгә дучар ителергә тиеш. |
| 3 |
| Шимбә көнне хәтта өйләрегездә ут та кабызмагыз. |
| 4 |
| Исраил халкына Муса болай диде: – Раббы менә нәрсә боерды: |
| 5 |
| үзегездән Раббыга бүләкләр тәкъдим итегез. Һәркем Раббыга нәрсә бүләк итәргә тели, шуны китерсен. Ул бүләкләр: алтын, көмеш, бакыр, |
| 6 |
| зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон, нәфис җитен, кәҗә мамыгы, |
| 7 |
| кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре, диңгез филе тиреләре, сәрви агачы, |
| 8 |
| яктырткыч өчен зәйтүн мае, изгеләндерү мае һәм көйрәтү мае өчен хуш исле матдәләр, |
| 9 |
| эфодка һәм рухани күкрәкчәсенә беркетү өчен, ахак вә башка кыйммәтле ташлар булсын. |
| 10 |
| Сезнең арада булган барлык осталар, килеп, Раббы кушкан бар нәрсәне – |
| 11 |
| чатырны, аның каплавычын, каптырмаларын, рамнарын, борысларын, баганаларын һәм нигезләрен; |
| 12 |
| Аллаһы сандыгын, аның колгаларын, капкачын һәм сандыкны аера торган пәрдәне; |
| 13 |
| өстәлне һәм аның колгаларын, өстәлдәге барлык савыт-сабаны һәм Аллаһыга багышланган икмәкне; |
| 14 |
| шәмдәлне, аның кирәк-яракларын вә яктырткычларын, аның өчен майны; |
| 15 |
| хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен һәм аның колгаларын; изгеләндерү маен, хуш исле сумала-майларны; чатырга керү юлын каплаучы пәрдәне; |
| 16 |
| корбан яндыру мәзбәхен, аның бакыр рәшәткәсен, колгаларын һәм барлык әсбапларын; юынгычны һәм аның аскуймасын; |
| 17 |
| ишегалды әйләнәсендәге пәрдәләрне, баганаларны һәм нигезләрне; ишегалды капкасына эленгән пәрдәне; |
| 18 |
| чатыр вә ишегалды өчен казыкларны һәм бауларны; |
| 19 |
| мәһабәт киемнәрне – Изге бүлмәдә хезмәт итү өчен, рухани Һарунга изге киемнәрне һәм аның угылларына, руханилык итү өчен, киемнәрне әзерләсеннәр. |
| 20 |
| Исраил халкы Муса яныннан таралышты, |
| 21 |
| аннары, Очрашу чатырын кору, чатыр өчен кирәк булган барлык нәрсәләрне һәм изге киемнәрне әзерләү өчен, үз теләге белән, йөрәге кушканча, Раббыга бүләк алып килде. |
| 22 |
| Барча ир-ат һәм хатын-кыз, йөрәк кушканча, алтыннан ясалган төрле-төрле бизәнү әйберләре – эләктергеч, алка, балдак һәм муенсалар алып килде. Бу алтын әйберләрне алар, махсус бүләк итеп, Раббыга багышладылар. |
| 23 |
| Кемнәрнең зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон, нәфис җитен, кәҗә мамыгы, кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре яисә диңгез филе тиреләре булса, барысы да шуны китерде. |
| 24 |
| Көмеше яисә бакыры булганнар әлеге әйберләрне Раббыга китерде. Сәрви агачы булган һәркем, шул агачны эштә куллану өчен, Раббыга алып килде. |
| 25 |
| Эрли белүче уңган хатын-кызлар үзләре эрләгән зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон җеп һәм нәфис җитен китерделәр. |
| 26 |
| Ярдәм итәргә теләгән һәм эрләргә оста булган хатын-кызлар кәҗә мамыгы эрләде. |
| 27 |
| Башлыклар, эфодка һәм рухани күкрәкчәсенә беркетү өчен, ахак һәм башка кыйммәтле ташлар китерделәр. |
| 28 |
| Алар шулай ук яктырткыч, изгеләндерү мае һәм хуш исле сумала-майлар өчен төрле матдәләр һәм зәйтүн мае алып килделәр. |
| 29 |
| Раббы Мусага кушкан эшләрне башкару өчен, һәр Исраил кешесе – ир-атмы ул, хатын-кызмы – үз теләге белән Раббыга бүләген алып килде. |
| 30 |
| Шулчак Муса Исраил халкына әйтте: – Карагыз: Раббы Яһүдә ыругыннан Хүр углы Уридән туган Бесалелны сайлап, |
| 31 |
| аны Аллаһы Рухы белән рухландырды һәм барлык һөнәрләр өчен кирәкле акыл, осталык һәм төрле күнекмәләр белән баетты. |
| 32 |
| Шуңа күрә ул алтын, көмеш һәм бакыр әйберләрнең сызымын сызып, аларны ясый |
| 33 |
| һәм кыйммәтле ташларны, кырлап, кысага утырта, шулай ук агачтан әйберләр ясый белә. Бесалел теләсә нинди эшне башкара ала. |
| 34 |
| Раббы Бесалелга һәм Дан ыругыннан Ахисамах углы Оһолиабка башкаларны өйрәтү осталыгы бирде. |
| 35 |
| Ул аларда теләсә нинди эшне башкарырлык осталык булдырды. Алар – һөнәр остасы да, сызымчы да, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен белән чигүче дә, шулай ук тукучы да; алар – барлык эшләрне һәм сызымнарны белүчеләр. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/035.mp3
40
35