Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Шуңа күрә Бесалел, Оһолиаб һәм башка осталар Раббы кушкан эшләрне башкарсыннар. Раббы бу кешеләргә Изге чатырны коруда таләп ителгән барлык эшләрне башкару өчен осталык һәм акыл бирде. |
| 2 |
| Муса, шулай итеп, Бесалелны, Оһолиабны һәм Раббы осталык биргән һөнәр ияләрен, бу эштә ярдәм итәргә теләгән барлык башка осталарны чакырып алды. |
| 3 |
| Муса аларга Исраил халкы китергән бүләкләрне тапшырды, һәм осталар бу әйберләрне Изге чатырны коруга тоттылар. Халык исә һәр иртәне ихтыяри бүләкләр китерүен дәвам итте. |
| 4 |
| Шуннан осталар, Изге чатырны корудан туктап, |
| 5 |
| Муса белән сөйләшергә киттеләр. – Раббы кушкан чатырны кору өчен, халык бүләкне кирәгеннән артык күп китерә, – диде алар. |
| 6 |
| Шуның өчен Муса: – Ирләр дә, хатын-кызлар да, чатыр кору өчен, башка бер нәрсә китермәсеннәр, – дип, стандагыларның һәммәсенә әйтергә кушты. Шуннан соң алар бүләк китерми башладылар, |
| 7 |
| чөнки эш башкару өчен кирәкле әйберләр артыгы белән китерелгән иде. |
| 8 |
| Эшкә керешкән осталар чатыр өчен ун пәрдә тектеләр; пәрдәләр исә нәфис җитеннән һәм зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан тукылып, аларга керубим сурәтләре чигелде. |
| 9 |
| Пәрдәләр барысы да бер зурлыкта – буе егерме сигез, иңе дүрт терсәк иде. |
| 10 |
| Осталар, пәрдәләрне бер-берсенә тоташтырып, биш пәрдәне аерым һәм калган бишесен тагын аерым тектеләр. |
| 11 |
| Зәңгәр тукымадан ясалган элмәкләрне беренче биш пәрдәнең кырыена тегеп куйдылар, шулай ук икенче биш пәрдәнең кырыена да тектеләр: |
| 12 |
| беренче биш пәрдәнең кырыенда – илле элмәк һәм икенче биш пәрдәнең кырыенда шулай ук илле элмәк иде. Беренче пәрдәдәге һәр элмәк икенче пәрдәдәге һәр элмәккә пар килде. |
| 13 |
| Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни чатырны бербөтен итеп җыю өчен, алтыннан илле каптырма ясадылар. |
| 14 |
| Чатырны каплау өчен, осталар янә бер каплавыч ясадылар. Бу каплавыч өчен кәҗә мамыгыннан унбер пәрдә әзерләделәр. |
| 15 |
| Барлык пәрдәләр бер үлчәмдә – буе утыз һәм иңе дүрт терсәк булды. |
| 16 |
| Осталар башта биш пәрдәне, аннары тагын алтыны бер-берсенә тоташтырдылар. |
| 17 |
| Тоташтырып тегелгән биш пәрдәнең һәм тоташтырып тегелгән алты пәрдәнең кырыйларына иллешәр элмәк ясадылар. |
| 18 |
| Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни каплавычны бербөтен итеп тоташтыру өчен, бакырдан илле каптырма эшләделәр. |
| 19 |
| Чатыр өчен алар янә ике каплавыч эшләделәр: аларның берсе кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләреннән, ә икенчесе – беренчесе өстендәгесе – диңгез филе тиреләреннән иде. |
| 20 |
| Шуннан соң осталар чатыр өчен сәрви агачыннан рамнар ясадылар. |
| 21 |
| Һәр рамның биеклеге ун терсәк һәм киңлеге терсәк ярым иде. |
| 22 |
| Рамнарны бер-берсенә беркетер өчен, һәр рамның ике чыгынтысы булып, чатырның барча рамнары шулай эшләнде. |
| 23 |
| Осталар чатырның көньякка караган ягы өчен егерме рам |
| 24 |
| һәм көмештән кырык нигез ясадылар – һәр рам астында чыгынтыларга туры китерелгән икешәр нигез булды. |
| 25 |
| Чатырның икенче, ягъни төньякка караган ягы өчен дә егерме рам |
| 26 |
| һәм һәрбер рам өчен икешәр итеп көмештән кырык нигез ясадылар. |
| 27 |
| Чатырның арткы, ягъни көнбатышка караган ягы өчен тагын алты рам, |
| 28 |
| ә чатырның арткы ягындагы почмаклар өчен ике рам ясадылар. |
| 29 |
| Почмактагы рамнар аскы яктан тоташтырылып, өстән беренче боҗра янында беркетелде; ике почмак та бертөрле ясалды. |
| 30 |
| Шулай итеп, әлеге сигез рам өчен көмештән уналты нигез – һәр рам астына икешәр нигез ясалды. |
| 31 |
| Шуннан соң осталар сәрви агачыннан борыслар ясадылар: чатырның бер ягындагы рамнар өчен биш борыс, |
| 32 |
| икенче ягындагылары өчен янә биш борыс һәм арткы яктагы, ягъни көнбатыштагы рамнар өчен тагын биш борыс булды. |
| 33 |
| Рамнар уртасындагы борыс чатырның бер очыннан икенче очына кадәр сузылды. |
| 34 |
| Осталар рамнарны алтын белән капладылар һәм аларга, борысларны утырту өчен, алтын боҗралар беркеттеләр; бу борысларны да алтын белән капладылар. |
| 35 |
| Аннары осталар зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән махсус пәрдә тукыдылар да аның өстенә керубим сурәтләре чиктеләр. |
| 36 |
| Пәрдәне элү өчен, сәрви агачыннан дүрт багана ясап, алтын белән капладылар. Баганалар өчен алтыннан ыргаклар эшләделәр һәм дүрт көмеш нигез коеп ясадылар. |
| 37 |
| Соңыннан осталар, чатырга керү юлын каплау өчен, пәрдә эшләделәр; ул зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән тукылып, аның өстенә бизәкләр чигелде. |
| 38 |
| Пәрдәне элү өчен, осталар, алтын ыргаклары булган биш багана ясап, аларның башын вә чыбыкларын алтын белән капладылар һәм баганалар өчен биш бакыр нигез койдылар. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/036.mp3
40
36