Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Бесалел сәрви агачыннан Аллаһы сандыгы ясады. Сандыкның буе ике терсәк ярым, иңе һәм биеклеге терсәк ярым булды. |
| 2 |
| Ул аның эчен һәм тышын саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтынлап бизәде. |
| 3 |
| Дүрт алтын боҗра коеп, аларны, һәр ягына икешәр итеп, сандыкның дүрт аягына беркетте. |
| 4 |
| Шуннан соң ул, сәрви агачыннан колгалар ясап, алтын белән йөгертте. |
| 5 |
| Сандыкны күчереп йөртү өчен, әлеге колгаларны аның ян-якларындагы боҗраларга кидерде. |
| 6 |
| Бесалел сандыкның капкачын саф алтыннан эшләде. Аның буе ике терсәк ярым, иңе терсәк ярым булды. |
| 7 |
| Аннары, алтынны чүкеп, ике керубим сурәтен капкачның ике очына ясады: |
| 8 |
| берсен – бер очына, икенчесен – икенче очына беркетте; алар икесе дә капкач белән тоташ итеп эшләнде. |
| 9 |
| Керубимнәрнең канатлары, күккә җәелеп, сандык капкачын каплап тордылар. Алар, бер-берсенә кара-каршы торып, йөзләрен сандык капкачына төбәделәр. |
| 10 |
| Бесалел сәрви агачыннан буе ике терсәк, иңе бер терсәк һәм биеклеге терсәк ярым булган өстәл ясады. |
| 11 |
| Ул, аны саф алтын белән каплап, кырыйларын алтын белән каймалап алды; |
| 12 |
| өстәлгә бер уч киңлегендәге кыса ясап, кысаның кырыйларын да алтын белән каймалап алды. |
| 13 |
| Соңыннан дүрт алтын боҗра коеп, аларны өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт аякка беркетте. |
| 14 |
| Боҗраларны ул кыса янына урнаштырды; бу боҗраларга, өстәлне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерде. |
| 15 |
| Колгаларны, сәрви агачыннан ясап, алтын белән йөгертте. Бу колгалар өстәлне күчереп йөртү өчен кирәк иде. |
| 16 |
| Бесалел өстәлгә куя торган савыт-сабаны – тәлинкәләрне, җамаякларны, шәраб бүләкләре өчен касәләрне һәм чүлмәкләрне саф алтыннан ясады. |
| 17 |
| Бесалел шәмдәлне саф алтыннан чүкеп ясады. Ул аның нигезен, сабагын, касәләрен, бөреләрен һәм таҗ яфракчыгын бербөтен итеп ясады. |
| 18 |
| Шәмдәлдәге алты ботакның өчесе – бер якта, өчесе икенче якта булды. |
| 19 |
| Касә үзе бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшап, һәр ботакта өч касә булды – шәмдәл белән тоташкан алты ботак менә шул рәвештә ясалды. |
| 20 |
| Бесалел шәмдәлдә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшаш тагын дүрт касә ясады. |
| 21 |
| Шәмдәлдәге алты ботак өч пар булды, ә һәр ботак пары астында берәр бөре ясалды. |
| 22 |
| Шәмдәл, бөреләр һәм ботаклар белән бербөтен итеп, тулысынча саф алтыннан чүкелде. |
| 23 |
| Бесалел шәмдәлнең җиде яктырткычын, филтә кыскычын һәм улакларын саф алтыннан ясады. |
| 24 |
| Ул шәмдәлне һәм аның өчен кирәкле барлык әйберләрне бер талант саф алтыннан ясады. |
| 25 |
| Бесалел сәрви агачыннан хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен ясады. Бу мәзбәх тигезьяклы турыпочмак рәвешендә – буе һәм иңе берәр терсәк, биеклеге ике терсәк булды. Аның дүрт почмагына мөгезләр ясалып, алар мәзбәх белән бербөтен булдылар. |
| 26 |
| Бесалел, мәзбәхнең өстен, ян-якларын һәм мөгезләрен саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтын белән бизәде. |
| 27 |
| Мәзбәхнең өске ягыннан бераз аскарак төшеп, кара-каршы ике ягына алтын боҗралар беркетте. Бу боҗраларга, мәзбәхне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерелде. |
| 28 |
| Бесалел колгаларны, сәрви агачыннан ясап, алтын белән каплады. |
| 29 |
| Соңыннан Бесалел, хушбуй әзерләгәндәге кебек, изгеләндерү мае һәм хуш исле саф сумала-майлар ясады. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/037.mp3
40
37