Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Осталар, Раббы Мусага кушканча, мәһабәт киемнәр – Изге бүлмәдә хезмәт итү өчен, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан киемнәр һәм Һарунга изге киемнәр әзерләделәр. |
| 2 |
| Эфодны алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән әзерләделәр. |
| 3 |
| Алар алтынны, юка итеп җәеп, җепләр итеп кистеләр дә зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен аша үткәрделәр – аны оста итеп чиктеләр. |
| 4 |
| Эфодны бәйләр өчен, аның ике ягына ике иңсә тектеләр. |
| 5 |
| Раббы Мусага кушканча, билбау, эфодның үзе кебек, алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән әзерләнде. Билбау эфодка тоташтырылды. |
| 6 |
| Осталар, ахак ташларын алтын кысаларга урнаштырып, Исраил угылларының исемнәрен бу ташларга мөһер уйган сыман итеп яздылар; |
| 7 |
| аннан алар, Раббы Мусага кушканча, бу ташларны, Исраил угылларының истәлеге итеп, эфодның иңсәләренә беркеттеләр. |
| 8 |
| Осталар, эфодны әзерләгән кебек, рухани күкрәкчәсен дә әзерләделәр. Күкрәкчәне дә алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән эшләделәр – аны оста итеп чиктеләр. |
| 9 |
| Буе һәм иңе берәр карыш булган тигезьяклы турыпочмак рәвешендәге бу күкрәкчә ике катлы булды. |
| 10 |
| Осталар аңа дүрт рәт итеп кыйммәтле ташлар беркеттеләр: беренче рәттә – кызыл якут, топаз һәм зөбәрҗәт, |
| 11 |
| икенчесендә – фирәзә, зәңгәр якут һәм алмаз, |
| 12 |
| өченчесендә – җете кызыл якут, оникс, аметист, |
| 13 |
| ә дүртенчесендә – хризолит, ахак һәм яшма булды. Алар ташларны алтын кысаларга урнаштырдылар. |
| 14 |
| Исраил ыругларының һәркайсына берәр таш исәбеннән барысы унике таш булды. Һәрбер ташка, мөһер уйгандагы кебек, унике ыругның исемнәре берәм-берәм уеп язылды. |
| 15 |
| Осталар күкрәкчә өчен чылбырларны саф алтыннан бау сыман үреп эшләделәр. |
| 16 |
| Алар, ике алтын кыса һәм ике алтын боҗра ясап, боҗраларны күкрәкчәнең өске ике почмагына беркеттеләр |
| 17 |
| һәм ике алтын чылбырны күкрәкчә почмакларындагы боҗраларга бәйләделәр. |
| 18 |
| Алар чылбырларның икенче очларын эфод иңсәләрендәге ике кысага беркеттеләр һәм, шул рәвешле, чылбырлар алдан эфодның ике иңсәсенә беркетелделәр. |
| 19 |
| Осталар, ике алтын боҗра ясап, аларны күкрәкчәнең аскы ике почмагына – эфодка караган эчке ягына беркеттеләр. |
| 20 |
| Алар, янә ике алтын боҗра ясап, аларны эфод иңсәләренең аскы ягына, ягъни җөе янына, билбау өстенә ныгыттылыр. |
| 21 |
| Алар, Раббы Мусага кушканча, күкрәкчә эфодтан шуып төшмәсен һәм эфодның билбавыннан өстәрәк торсын өчен, күкрәкчә боҗраларын эфод боҗраларына зәңгәр тасмалар белән бәйләп куйдылар. |
| 22 |
| Осталар эфод белән киелә торган япанчаны тоташтан зәңгәр тукымадан тектеләр. |
| 23 |
| Япанчаның уртасында баштан кияр өчен тишек ясалды. Тукыманың чите сыпылмасын өчен, тишек кырыйлары яка сыман итеп тегелде. |
| 24 |
| Осталар, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен алып, алардан япанча итәге әйләнәсенә анар сурәтләре ясадылар. |
| 25 |
| Саф алтыннан кыңгыраулар ясап, бу кыңгырауларны итәк әйләнәсендәге анарлар арасына беркеттеләр. |
| 26 |
| Раббы Мусага кушканча, рухани хезмәтен башкару өчен эшләнгән япанча итәге әйләнәсендәге кыңгыраулар һәм анарлар үзара чиратлашып барды. |
| 27 |
| Осталар Һарун һәм аның угыллары өчен күлмәкләрне нәфис җитеннән тукып әзерләделәр. |
| 28 |
| Алар җитен чалма да, җитен баш киемнәре дә, нәфис җитеннән эчке ыштаннар да әзерләделәр. |
| 29 |
| Раббы Мусага кушканча, пута зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән эшләнеп, аңа бизәкләр чигелде. |
| 30 |
| Осталар саф алтыннан бер ләүхә – изгелек билгесе ясадылар һәм, мөһер уйган сыман, аңа «Раббыга багышланган» дигән сүзләрне уеп яздылар. |
| 31 |
| Раббы Мусага кушканча, алар аны чалмага зәңгәр тасма белән беркетеп куйдылар. |
| 32 |
| Шулай итеп, чатырны – Очрашу чатырын кору эшләре төгәлләнде. Раббы Мусага ничек кушкан булса, исраилиләр барысын да шулай эшләделәр. |
| 33 |
| Шуннан соң алар Мусага чатыр һәм аның барлык кирәк-яракларын алып килделәр. Менә алар: каптырмалар, рамнар, борыслар, баганалар һәм нигезләр; |
| 34 |
| кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләреннән һәм диңгез филе тиреләреннән эшләнгән каплавычлар; сандыкны аера торган пәрдә; |
| 35 |
| Боерыклар сандыгы, аның колгалары һәм капкачы; |
| 36 |
| өстәл, өстәлдәге барлык савыт-саба һәм Аллаһыга багышланган икмәк; |
| 37 |
| саф алтыннан эшләнгән шәмдәл, аның тезелеп торган яктырткычлары, барлык кирәк-яраклары һәм аның өчен май; |
| 38 |
| алтын мәзбәх; изгеләндерү мае; хуш исле сумала-майлар; чатырга керү юлын каплаучы пәрдә; |
| 39 |
| бакыр мәзбәх, аның бакыр рәшәткәсе, колгалары һәм барлык әсбаплары; юынгыч һәм аның аскуймасы; |
| 40 |
| ишегалды әйләнәсендәге пәрдәләр, баганалар һәм нигезләр; ишегалды капкасына эленгән пәрдә; ишегалды өчен казыклар һәм баулар; чатыр, ягъни Очрашу чатыры өчен файдаланыла торган барлык җайланмалар; |
| 41 |
| мәһабәт киемнәр – Изге бүлмәдә хезмәт итү өчен, рухани Һарунга изге киемнәр һәм аның угылларына руханилык итү өчен киемнәр. |
| 42 |
| Исраилиләр бу эшләрнең барысын да Мусага Раббы кушканча башкардылар. |
| 43 |
| Муса алар ясаган әйберләрне тикшерде һәм, бар нәрсәнең Раббы кушканча эшләнгәнен күреп, халыкка үзенең мөбарәк фатихасын күндерде. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/039.mp3
40
39