Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Шунда Муса: – Әгәр Исраил халкы миңа ышанмаса, сүземне тыңламаса, «Раббы синең алда пәйда булмады» дисә, нәрсә эшләрмен? – дип сорады. |
| 2 |
| Раббы Мусадан: – Синең кулыңда нәрсә ул? – дип сорады. – Юл таягым, – дип җавап кайтарды Муса. |
| 3 |
| – Таягыңны җиргә ташла, – диде Раббы. Мусаның таякны җиргә ташлавы булды, таяк шундук еланга әверелде. Муса еланнан читкә сикерде, |
| 4 |
| ләкин Раббы аңа: – Кулыңны суз да еланны койрыгыннан тотып ал, – диде. Мусаның, кулын сузып, еланны койрыгыннан тотып алуы булды, елан аның кулында шундук янә таякка әверелде. |
| 5 |
| Раббы әйтте: – Менә шулай эшлә, шул чагында кешеләр ата-бабалары Раббы Алласының, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Алласының, синең алда пәйда булуына ышанырлар. |
| 6 |
| Раббы Мусага тагын шуны әйтте: – Кулыңны куеныңа тык. Муса кулын япанчасы астына тыкты. Ә инде кире чыгарганда, кулы йогышлы тире авыруыннан кардай агарган иде. |
| 7 |
| – Хәзер кулыңны яңадан куеныңа тык, – диде Раббы, һәм Муса янә кулын куенына тыкты, ә кулын кире алганда, тәненең башка урыннары кебек, ул сәп-сәламәт иде. |
| 8 |
| Аннары Раббы: – Әгәр кешеләр беренче могҗизага ышанмасалар, икенче могҗизаны күрсәткәч ышанырлар, – диде. – |
| 9 |
| Әгәр инде ике могҗизага да ышанмасалар һәм сине тыңламасалар, Нил елгасыннан бераз су ал да җиргә түк; җиргә тиюгә, су шундук канга әверелер. |
| 10 |
| Әмма Муса Раббыга әйтте: – И Хуҗа-Хакимем! Мин элек тә матур итеп сөйләми идем, хәзер дә, Син Үзеңнең колың белән сөйләшеп торганда да шулай. Мин тотлыгучан һәм сакаумын. |
| 11 |
| Раббы аңа әйтте: – Кешегә телне кем бирә?! Кешене кем телсез яки чукрак ясый ала?! Кешене кем сукыр яисә күзле итә?! Мин, Раббы, түгелме?! |
| 12 |
| Хәзер бар; син сөйләгәндә, Мин сиңа ярдәм итәрмен һәм нәрсә әйтергә кирәклегенә өйрәтермен. |
| 13 |
| Муса исә Раббыга: – Әй Хуҗа-Хакимем, зинһар өчен, башка берәүне җибәр! – диде. |
| 14 |
| Шулчак Раббы ачуланып әйтте: – Леви ыругыннан Һарун синең туганың түгелме?! Мин аның сүзгә оста икәнен беләм. Ул инде сине каршыларга чыкты һәм сине күрүенә шат булыр. |
| 15 |
| Һарунга син нәрсә сөйләргә кирәклеген әйтерсең. Нәрсә сөйләргә кирәклеген Мин сезгә әйтермен һәм нәрсә эшләргә икәнен өйрәтермен. |
| 16 |
| Һарун исә синең урыныңа халык белән сөйләшер. Ул – синең авызың, ә син аның өчен Аллаһы кебек булырсың. |
| 17 |
| Кешеләргә могҗизалар күрсәтү өчен, үзең белән юл таягыңны ал. |
| 18 |
| Муса, үзенең кайнатасы Итеро янына кайтып, аңа: – Зинһар, миңа Мисырга кайтырга рөхсәт бир, анда минем туганнарым исән-сау микән, шуны беләсем килә, – диде. – Бар, имин йөр! – диде Итеро. |
| 19 |
| Муса әле Мидьянда чакта ук Раббы аңа: – Мисырга кайт, сине үтерергә теләгән барча кешеләр инде үлделәр, – дигән була. |
| 20 |
| Һәм менә Муса, хатынын һәм балаларын ишәккә утыртып, Мисырга юл тотты, Аллаһы таягын да үзе белән алды. |
| 21 |
| Аннары Раббы Мусага әйтте: – Мисырга кайткач, Минем кодрәтем белән тудырылган барлык могҗизаларны фиргавен алдында күрсәтергә онытма. Ә Мин аның йөрәгенә кирелек салырмын, һәм халыкка ул китәргә рөхсәт итмәс. |
| 22 |
| Фиргавенгә, Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраил – Минем беренче углым; |
| 23 |
| Мин сиңа, углымны Миңа табынырга җибәр, дидем. Син җибәрмәдең, һәм хәзер Мин синең беренче углыңны үтерәчәкмен». |
| 24 |
| Мисырга барганда, Муса, төн үткәрергә дип, юлда туктагач, аны Раббы очратты һәм үтерергә теләде. |
| 25 |
| Ә Сиппора чакматаш пычак белән углының җенес әгъзасыннан тиресен кисеп алды да әлеге тирене Мусаның аякларына тидерде. Шуннан соң Раббы Мусаны исән калдырды. Һәм Сиппора: – Хәзер инде син – минем кан аша киявем, – дип әйтте. (Моны ул углын сөннәткә утыртканга күрә әйтте.) |
| 26 |
| 27 |
| Раббы Һарунга: – Чүлгә Мусаны каршыларга бар, – диде. Шуннан Һарун китте һәм Аллаһы тавында Муса белән очрашты, күрүгә, Мусаны үбеп алды. |
| 28 |
| Муса аңа Раббы әйтергә кушкан барлык сүзләрне һәм нинди могҗизалар күрсәтергә боерганны сөйләп бирде. |
| 29 |
| Шуннан Муса белән Һарун исраилиләрнең барлык өлкәннәрен җыйдылар. |
| 30 |
| Раббының Мусага әйткән барлык сүзләрен Һарун халыкка җиткерде һәм алар алдында могҗизалар кылды. |
| 31 |
| Кешеләр Муса белән Һарунга ышандылар; аларның газапларын Раббының күрүен һәм Раббының аларны кайгыртуын белгәч, исраилиләр Раббыга баш иделәр, сәҗдә кылдылар. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/004.mp3
40
4