Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Шуннан соң Раббы Мусага әйтте: |
| 2 |
| – Беренче айның беренче көнендә Очрашу чатырын кор. |
| 3 |
| Чатырның эченә Боерыклар сандыгын куй һәм аны пәрдә белән аерып ал. |
| 4 |
| Аннары өстәлне алып кил дә аның өстенә барлык кирәкле әйберләрне куй. Аннары чатырга шәмдәлне урнаштыр һәм аңа яктырткычларны куеп чык. |
| 5 |
| Хуш исле сумала-майлар көйрәтү өчен, алтыннан ясалган мәзбәхне Боерыклар сандыгы каршысына куй, ә чатырга керә торган урында пәрдә эл. |
| 6 |
| Корбан яндыру мәзбәхен Очрашу чатыры алдында урнаштыр, |
| 7 |
| ә чатыр белән мәзбәх арасына юынгыч куеп, су сал. |
| 8 |
| Чатыр тирәли ишегалды ясап, ишегалды капкасына пәрдә эл. |
| 9 |
| Изгеләндерү мае ал да чатыр һәм андагы барлык әйберләрне май сөртеп изгеләндер; шул рәвешле, чатыр изге булыр. |
| 10 |
| Аннары корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын май сөртеп изгеләндер; шул рәвешле, мәзбәх тулысынча изге булыр. |
| 11 |
| Шулай ук юынгычны һәм аның аскуймасын май сөртеп изгеләндер. |
| 12 |
| Һарунны һәм аның угылларын Очрашу чатыры алдына алып килеп коендыр. |
| 13 |
| Шуннан соң, изге киемнәр кидереп, Һарунны май сөртеп изгеләндер – рухани итеп, Миңа хезмәткә багышла. |
| 14 |
| Шулай ук аның угылларын да китер, аларга да күлмәкләр кидер |
| 15 |
| һәм, Миңа хезмәт итә алсыннар өчен, аталарына май сөрткән кебек, май сөрт. Шуннан соң алар да Миңа рухани булып хезмәт итә алырлар. Шулай итеп, алар буыннан-буынга күчеп баручы руханилыкка багышланган булырлар. |
| 16 |
| Муса Раббы кушканнарның барысын да башкарды. |
| 17 |
| Чатыр икенче елның беренче аенда, айның беренче көнендә корылды. |
| 18 |
| Чатырны корганда, Муса башта нигезләрен салды, рамнарын урнаштырды, борысларын тарттырды һәм баганаларын утыртты. |
| 19 |
| Аннары ул, Раббы кушуы буенча, корылма өстенә ике кат каплавыч япты. |
| 20 |
| Боерыклар язылган таш такталарны сандык эченә салды да, аның колгаларын урнаштырып, капкачын япты. |
| 21 |
| Сандыкны чатыр эченә кертте һәм, Раббы кушканча, Боерыклар сандыгын аерып кую өчен, пәрдә элде. |
| 22 |
| Очрашу чатырының төньяк өлешендә, чатыр эчендәге пәрдә каршысында, Муса өстәл урнаштырды |
| 23 |
| һәм, Раббы кушуы буенча, Раббы алдындагы шушы өстәлгә икмәк куйды; |
| 24 |
| Очрашу чатырының көньяк өлешендә, өстәл каршысында, шәмдәл урнаштырды, |
| 25 |
| һәм, Раббы кушуы буенча, Раббы алдындагы шушы шәмдәлгә яктырткычларны тезеп чыкты. |
| 26 |
| Очрашу чатыры эчендәге пәрдә каршысында Муса алтын мәзбәх урнаштырды |
| 27 |
| һәм анда, Раббы кушуы буенча, хуш исле сумала-майлар көйрәтте. |
| 28 |
| Аннан соң Муса чатырга керә торган урында пәрдә элде; |
| 29 |
| Очрашу чатыры алдында корбан яндыру мәзбәхен урнаштырды һәм, Раббы кушуы буенча, шунда тулаем яндыру корбаны китерде һәм икмәк бүләге тәкъдим итте. |
| 30 |
| Аннары Очрашу чатыры белән мәзбәх арасына юынгыч куеп, су салды. |
| 31 |
| Муса, Һарун һәм аның угыллары анда аяк-кулларын юа торган булдылар. |
| 32 |
| Алар, Раббы Мусага кушканча, кул-аякларын Очрашу чатырына кергән саен һәм мәзбәхкә якынайган саен юдылар. |
| 33 |
| Муса, чатыр һәм мәзбәх тирәли ишегалды ясап, капкасына пәрдә элде. Мусаның эше шуның белән тәмәмланды. |
| 34 |
| Шулвакыт Очрашу чатырын болыт каплап алды да чатыр эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырды. |
| 35 |
| Муса Очрашу чатырына керә алмады, чөнки аны болыт каплап алган һәм чатырның эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырган иде. |
| 36 |
| Чатыр өстеннән болыт күтәрелгәндә, исраилиләр, һәрбер туктаган урыннарыннан юлга кузгалып, сәяхәтләрен дәвам иттерделәр, |
| 37 |
| ә инде болыт күтәрелмәсә, аның кузгалганын көтеп туктап тордылар. |
| 38 |
| Көндезләрен Раббы болытының чатыр өстендә торуын, ә төннәрен болыт эчендә ут януын исраилиләр бөтен сәяхәтләре дәвамында үз күзләре белән күрделәр. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/040.mp3
40
40