Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Муса белән Һарун, фиргавен янына барып, менә нәрсә диделәр: – Исраилнең Раббы Алласы сиңа: «Минем хөрмәткә бәйрәм ясасыннар өчен, халкыма чүлгә чыгарга рөхсәт ит», – дип әйтә. |
| 2 |
| Фиргавен исә: – Кем соң ул Раббы?! Нишләп әле мин аны тыңларга һәм исраилиләрне җибәрергә тиеш?! Мин Раббыны белмим һәм исраилиләргә китәргә рөхсәт итмим! – диде. |
| 3 |
| – Гыйбриләр Алласы безгә күренде, – дип җавап бирде Һарун белән Муса. – Зинһар, Раббы Аллабызга корбан китерү өчен, безгә өч көнлек сәфәргә чүлгә чыгарга рөхсәт ит. Әгәр моны эшләмибез икән, Ул безне үтерер: без йә берәр авырудан үләрбез, йә кылычтан һәлак булырбыз. |
| 4 |
| Ә Мисыр патшасы: – Муса, Һарун! Ни өчен халыкка эшләргә комачаулыйсыз? Барыгыз, эшләгез! |
| 5 |
| Сезнең халык бик күбәйде, ә сез аларны эштән аермакчы! – дип әйтте. |
| 6 |
| Исраилиләр өстеннән күзәтчелек итүче назыйрларга һәм җитәкчеләргә фиргавен шул көнне үк әмер бирде: |
| 7 |
| – Элек сез, кирпеч сугу өчен, салам бирә идегез, хәзер инде саламны үзләре барып тапсыннар. |
| 8 |
| Алар сугарга тиешле кирпеч саны элеккечә калсын, кимемәсен. Алар ялкауландылар, шуңа күрә үз Аллаларына корбан китерү өчен җибәрүемне сорыйлар. |
| 9 |
| Күбрәк эшләргә мәҗбүр итегез, ул чагында алар эшләрләр һәм ялган сүзләрне тыңламаслар. |
| 10 |
| Назыйрлар һәм җитәкчеләр, халык янына барып: – Моннан соң фиргавен сезгә, кирпеч сугу өчен, салам бирмәскә карар итте; |
| 11 |
| хәзер барыгыз, саламны үзегез табыгыз, ә кирпечне элек күпме суккан булсагыз, хәзер дә шулкадәр үк әзерләргә тиешсез, – диделәр. |
| 12 |
| Шуннан соң исраилиләр бөтен Мисыр буйлап салам урынына камыл җыярга чыгып киттеләр. |
| 13 |
| Назыйрлар: – Сугылган кирпечнең күләме элеккечә, саламыгыз булган вакыттагы сыман калсын! – дип, аларны мәҗбүрләп эшләттеләр. |
| 14 |
| Фиргавеннең назыйрлары исраилиләр арасыннан билгеләп куелган җитәкчеләрне: – Сез хәзер кирпечне нигә элекке күләмдә сукмыйсыз? – дип кыйнадылар. |
| 15 |
| Әлеге җитәкчеләр фиргавенгә барып зарландылар: – Син нишләп безнең белән – үзеңнең колларың белән шулай эшлисең? |
| 16 |
| Салам бирмисең, ә үзең элек күпме кирпеч суккан булсак, хәзер дә шулкадәр кирпеч сугуны таләп итәсең, шуның өстенә әле безне кыйныйлар. Шулай эшләп, синең кешеләр үз өстенә гаеп ала! |
| 17 |
| Фиргавен исә: – Сез ялкауландыгыз, эшләргә теләмисез, шуңа күрә Раббыгызга корбан китерү өчен китәргә рөхсәт сорыйсыз. |
| 18 |
| Ә хәзер барыгыз, эшләгез! Сезгә бернинди дә салам бирмәячәкбез, элек күпме кирпеч суккан булсагыз, хәзер дә шулкадәр үк кирпеч бирергә тиешсез, – диде. |
| 19 |
| Исраилиләрнең җитәкчеләре «Сугылган кирпечнең көндәлек күләме кимемәскә тиеш!» дигәнне ишеткәч, үзләренең бәлагә таруларын аңладылар. |
| 20 |
| Фиргавен яныннан чыккач, алар үзләрен көтеп торучы Муса белән Һарунны очраттылар. |
| 21 |
| – Безне фиргавен һәм аның күзәтчеләре нәфрәтенә дучар иткән өчен, Раббы сезгә җәза бирсен! Сез фиргавенне, аның хезмәтчеләрен безгә дошман ясадыгыз һәм, безне үтерү өчен, аларга кылыч тоттырдыгыз, – диделәр алар Муса белән Һарунга. |
| 22 |
| Муса кабат Раббыга мөрәҗәгать итте: – Йа Хуҗа-Хакимем, нигә Син Үз халкыңны шундый бәлагә дучар кылдың? Нәрсәгә дип мине бирегә җибәрдең? |
| 23 |
| Мин, фиргавенгә барып, аңа Синең исемеңнән сөйләп бирдем, һәм ул шул вакыттан бирле халыкны җәберли башлады. Син бит, халыкка ярдәм итү өчен, бернәрсә дә эшләмәдең! |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/005.mp3
40
5