Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Раббы исә Мусага: – Фиргавен өчен Мин сине Аллаһы кебек итәрмен, ә Һарун синең пәйгамбәрең булыр, – диде. – |
| 2 |
| Сиңа нәрсә боерсам, барысын да туганың Һарунга әйт, ә ул, Исраил халкына бу җирдән чыгарга рөхсәт итсен өчен, фиргавенгә җиткерер. |
| 3 |
| Мин исә фиргавенне киреләндерермен, ә соңыннан Мисырда бик күп могҗизалар тудырырмын. |
| 4 |
| Ләкин фиргавен ул чагында да тыңларга теләмәс. Шуннан соң Мин, Үземнең кодрәтем белән мисырлылар өстенә куркыныч җәзалар җибәреп, Үз гаскәремне – халкым Исраилне Мисыр җиреннән алып чыгармын. |
| 5 |
| Мисыр өстенә авыр кулымны сузып, Үз халкымны шуннан алып чыкканда, мисырлылар Минем Раббы булуымны белерләр. |
| 6 |
| Раббы ничек кушса, Муса белән Һарун шулай эшләделәр. |
| 7 |
| Алар фиргавен белән сөйләшкәндә, Муса – сиксән, ә Һарун сиксән өч яшьтә иде. |
| 8 |
| Раббы Муса белән Һарунга әйтте: |
| 9 |
| – Фиргавен сездән могҗиза күрсәтүне таләп итсә, Һарунга әйт, ул үзенең юл таягын җиргә ташласын, һәм таяк фиргавен күз алдында еланга әверелер. |
| 10 |
| Муса белән Һарун фиргавен янына бардылар һәм, Раббы нәрсә кушкан булса, шуны үтәделәр. Һарунның таякны җиргә ыргытуы булды, таяк фиргавен һәм аның хезмәтчеләре күз алдында еланга әверелде. |
| 11 |
| Шуннан соң фиргавен үзенең акыл ияләрен һәм тылсымчыларын чакырып китерде, һәм Мисыр сихерчеләре тылсымнары белән Һарун кылганны кылдылар: |
| 12 |
| таякларын җиргә ташлаулары булды, һәр таяк шундук еланга әверелде, әмма Һарунның таягы тегеләрнең барлык таякларын йотып бетерде. |
| 13 |
| Фиргавен исә һаман киреләнә бирде. Барысы да Раббы әйткәнчә булды: фиргавен Муса белән Һарунны тыңлаудан баш тартты. |
| 14 |
| Раббы шуннан Мусага әйтте: – Фиргавеннең йөрәге йомшармый, халыкка китәргә рөхсәт бирми ул. |
| 15 |
| Иртә белән фиргавен Нил елгасы буена чыгар, син, шунда барып, аны көт. Еланга әверелгән теге таягыңны да үзең белән ал |
| 16 |
| һәм фиргавенгә болай дип әйт: «Раббы, гыйбриләр Алласы, мине синең янга җибәреп: „Миңа табыну өчен, халкыма чүлгә чыгарга рөхсәт ит“, – дип әйтергә кушкан иде. Ләкин син моңарчы Аны тыңламадың. |
| 17 |
| Шунлыктан Раббы болай дип әйтә: „Хәзер син Минем Раббы икәнемне белерсең!“ Менә, кулымдагы таягым белән Нил елгасына сугуым булыр, су канга әверелер. |
| 18 |
| Андагы балык үлеп бетәр, елга сасый башлар, һәм мисырлылар аннан су эчә алмас». |
| 19 |
| Раббы болай дәвам итте: – Һарунга әйт, ул үзенең таяк тоткан кулын Мисырдагы барлык елгалар, арыклар, күлләр һәм һәр сусаклагыч өстенә сузсын, аның шулай эшләве булыр – шундук барча сулар канга әверелер. Мисырның һәр җирендә кан булыр. Хәтта агач һәм таш савытлардагы су да канга әверелер. |
| 20 |
| Муса белән Һарун Раббының кушканын үтәделәр. Һарунның фиргавен вә аның хезмәтчеләре күз алдында, таягын күтәреп, Нил елгасына сугуы булды – бөтен су канга әверелде. |
| 21 |
| Нилдагы балыклар үлде, һәм, андагы су сасып, мисырлылар аннан су эчә алмадылар. Мисырның һәр җирендә кан иде. |
| 22 |
| Мисыр тылсымчылары, үз сихерләрен кулланып, шуны ук эшләделәр. Фиргавен, киреләнеп, Муса белән Һарунны тыңлаудан баш тартты. Һәммәсе дә Раббы әйткәнчә булды. |
| 23 |
| Фиргавен, Муса белән Һарунның кылган эшләренә игътибар бирмичә, борылып, өенә кайтып китте. |
| 24 |
| Барлык мисырлылар елга суын эчә алмадылар һәм эчәргә су табу максаты белән Нил ярлары буйлап коелар казыдылар. |
| 25 |
| Раббының Нил елгасына сугуына җиде көн узды. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/007.mp3
40
7