Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Раббы Мусага әйтте: – Фиргавен янына бар һәм аңа, Раббы болай дип әйтә, диген: «Халкымны Миңа табынырга җибәр. |
| 2 |
| Әгәр рөхсәтеңне бирмәсәң, Мин синең бөтен илеңне бака белән тутырырмын. |
| 3 |
| Нил елгасында бакалар мыжгып торыр; һәм алар, судан чыгып, синең өеңә, йокы бүлмәңә, урын-җиреңә, хезмәтчеләрең һәм халкың яшәгән өйләргә, мичләреңә һәм күәс чиләкләреңә кереп тулыр. |
| 4 |
| Алар синең өскә, халкың һәм барча хезмәтчеләрең өстенә сикерер». |
| 5 |
| Раббы янә Мусага әйтте: – Һарунга әйт, юл таягы тоткан кулын елгалар, арыклар, күлләр өстенә сузып, Мисыр өстенә бакалар җибәрсен. |
| 6 |
| Һарун үзенең кулын Мисыр сулыклары өстенә сузды, һәм шундук бакалар, чыгып, бөтен Мисырны каплап алдылар. |
| 7 |
| Әмма тылсымчылар да, үз сихерләрен кулланып, Мисыр җирен бака белән тутырды. |
| 8 |
| Фиргавен шунда Муса белән Һарунны чакырып әйтте: – Раббыга дога кылыгыз, миннән һәм минем халкымнан бакаларны алсын. Шуннан мин сезнең халкыгызга Раббыга корбан китерү өчен китәргә рөхсәт итәрмен. |
| 9 |
| Муса фиргавеннән: – Син минем кайчан дога кылуымны телисең? – дип сорады. – Мин синең өчен, хезмәтчеләрең һәм халкың өчен дога кылып сорармын. Шуннан соң бакалар синең яныңнан һәм сарайларыңнан китәрләр, бары тик Нил елгасында гына калырлар. |
| 10 |
| – Иртәгә, – дип җавап кайтарды фиргавен. – Син әйткәнчә булыр, һәм шунда син Раббы Аллабызга тиң бер зат та булмавын белерсең, – диде Муса. – |
| 11 |
| Бакалар синнән, синең сарайларыңнан, хезмәтчеләреңнән һәм халкыңнан китәрләр; алар бары тик Нил елгасында гына калырлар. |
| 12 |
| Муса белән Һарун фиргавен яныннан киттеләр, һәм Муса, фиргавен башына төшкән бака афәтен туктатуын үтенеп, Раббыга дога кылды. |
| 13 |
| Раббы Мусаның үтенечен канәгатьләндерде: өйләрдәге, ишегалларындагы һәм кырлардагы бакалар үлеп бетте. |
| 14 |
| Үле бакаларны өемнәргә җыярга керештеләр; шуннан бөтен җир сасый башлады. |
| 15 |
| Ләкин фиргавен, бакалардан арынуын күреп, янә киреләнде һәм, Раббы әйткәнчә, Муса белән Һарунның сүзләрен игътибарга алмады. |
| 16 |
| Раббы Мусага әйтте: – Һарунга әйт: «Таягыңны сузып, тузанлы җиргә сук!» Шул чагында бөтен Мисырдагы тузан черкигә әверелер. |
| 17 |
| Алар нәкъ шулай эшләделәр дә. Һарунның, таяк тоткан кулын сузып, тузанлы җиргә сугуы булды, бөтен Мисырда тузан бөртекләре черкигә әверелде дә, кешеләрне һәм терлекне черки сырып алды. |
| 18 |
| Тылсымчылар үз сихерләре белән тузанны черкигә әверелдерә алмадылар. Шулай итеп, кешеләрне һәм терлекне черки басты. |
| 19 |
| Тылсымчылар фиргавенгә: – Моны Аллаһы эшләде, – диделәр. Әмма фиргавен һаман киреләнде һәм аларны тыңламады. Һәммәсе Раббы әйткәнчә булды. |
| 20 |
| Раббы Мусага әйтте: – Иртәгә иртүк тор да, фиргавен елга буена барганда, аның каршына чыгып бас һәм, Раббы болай дип әйтә, диген: «Миңа табыныр өчен, халкыма китәргә рөхсәт ит! |
| 21 |
| Әгәр Минем халкыма китәргә рөхсәт итмисең икән, кара аны: сиңа, хезмәтчеләреңә, халкыңа һәм сарайларыңа чебен өере җибәрермен. Мисырдагы йортларда чебеннәр мыжгып торыр, һәм бөтен җир өсте шулар белән капланыр. |
| 22 |
| Әмма Минем халкым яшәгән Гөшен җирен Мин ул көнне аерып куярмын – анда чебеннәр булмас. Шул чакта Мин Раббының әлеге җирдә булуын белерсең. |
| 23 |
| Мин Үз халкымны синең халкыңнан аерырмын, һәм бу могҗиза иртәгә булыр». |
| 24 |
| Раббы шулай эшләде дә. Мисыр җирен биниһая күп чебеннәр каплап алды, алар фиргавен өенә дә, аның хезмәтчеләре яшәгән өйләргә дә кереп тулды. Чебен чирүе бөтен Мисырны һәлакәткә төшерде. |
| 25 |
| Шул чагында фиргавен Муса белән Һарунны чакырып алды да аларга: – Барыгыз, Аллагызга корбаннарны шушы җирдә китерегез, – диде. |
| 26 |
| Моңа каршы Муса әйтте: – Юк, болай эшләргә ярамый! Раббы Аллабызга китерә торган корбаннарны мисырлылар җирәнгеч дип саныйлар, әгәр без аларның күз алдында корбан китерсәк, безне таш атып үтермәсләрме?! |
| 27 |
| Раббы Аллабызга корбан китерү өчен, без, Ул кушканча, өч көнлек сәфәргә чүлгә чыгарга тиешбез. |
| 28 |
| Фиргавен әйтте: – Раббы Аллагызга корбан китерү өчен, мин сезгә чүлгә чыгарга рөхсәт итәрмен, тик ерак китмәгез. Минем өчен дога кылыгыз. |
| 29 |
| – Иртәгесе көнне чебеннәр синең үзеңнән, хезмәтчеләреңнән һәм халкыңнан китсен дип, мин, синнән чыккач, Раббыга дога кылырмын, әмма син алдамаска һәм халыкның Раббыга корбан китерүенә кабат каршы төшмәскә тиеш, – диде Муса. |
| 30 |
| Муса фиргавен яныннан китте һәм Раббыга дога кылды. |
| 31 |
| Раббы Мусаның үтенечен кабул итте: чебеннәр фиргавеннән, аның хезмәтчеләреннән һәм халкыннан китте – бер чебен дә калмады. |
| 32 |
| Әмма фиргавен тагын киреләнергә тотынды һәм халыкка китәргә рөхсәт итмәде. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/008.mp3
40
8