Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Аннары Раббы Мусага болай диде: – Фиргавен янына бар да, Раббы, гыйбриләр Алласы, болай дип әйтә, диген: «Миңа табыныр өчен, халкыма китәргә рөхсәт ит! |
| 2 |
| Әгәр син аларга китәргә рөхсәт итмәсәң, янә тоткарласаң, |
| 3 |
| Раббы, Үзенең кулын сузып, кырдагы хайваннарыңа – атларыңа, ишәкләреңә, дөяләреңә, сыерларыңа, сарыкларыңа һәм кәҗәләреңә коточкыч үләт зәхмәте җибәрәчәк. |
| 4 |
| Ә Исраил халкының терлеген Раббы мисырлылар терлегеннән аерып куячак, һәм исраилиләрнең бер генә хайваны да үлмәячәк». |
| 5 |
| Шушы хәлнең кайчан буласын билгеләп, Раббы: – Иртәгә бу җирдә Мин моны эшләячәкмен, – дип әйтте. |
| 6 |
| Икенче көнне Раббы шулай эшләде дә: мисырлыларның бар терлеге үлеп бетте, ә Исраил халкының бер генә хайваны да үлмәде. |
| 7 |
| Фиргавен, белешер өчен, кешеләр җибәрде, һәм, дөрестән дә, Исраил халкының бер генә хайваны да үлмәгән иде. Шулай да фиргавен каршы торуын дәвам итте һәм Исраил халкына китәргә рөхсәт бирмәде. |
| 8 |
| Раббы Муса белән Һарунга: – Мичтән, уч тутырып, көл алыгыз, һәм фиргавен күз алдында Муса шул көлне күккә сибеп җибәрсен. |
| 9 |
| Көл шунда, тузанга әйләнеп, бөтен Мисырны каплап алыр, һәм илдәге барча кешеләр вә хайваннар тәнендә эренле чуан ялкынсынуы башланыр, – диде. |
| 10 |
| Муса белән Һарун, мичтән көл алып, фиргавен каршына килеп бастылар. Мусаның көлне күккә сибеп җибәрүе булды, кеше һәм хайваннар тәнендә эренле чуан ялкынсынуы башланды. |
| 11 |
| Тылсымчылар Муса янына чыга алмадылар, чөнки алар, барлык мисырлылар кебек, эренле чуан белән капланган иделәр. |
| 12 |
| Ә Раббы исә фиргавендә янә дә кирелек тудырды, һәм фиргавен Муса белән Һарунны тыңлаудан баш тартты. Бөтенесе дә Раббы Мусага әйткәнчә булды. |
| 13 |
| Аннары Раббы Мусага әйтте: – Иртәгә иртүк фиргавен янына барып бас та, Раббы, гыйбриләр Алласы, болай дип әйтә, диген: «Миңа табыныр өчен, халкыма китәргә рөхсәт ит! |
| 14 |
| Әгәр бу юлы да рөхсәтеңне бирмәсәң, Мин барлык бәла-казаларны синең үзеңә, хезмәтчеләрең һәм халкың өстенә җибәрәчәкмен. Һәм шул чагында син бөтен җир йөзендә Минем кебек бер зат та юклыгын беләчәксең. |
| 15 |
| Хәзер Мин, кулымны сиңа һәм синең халкыңа каршы юнәлтеп, сине һәм синең халкыңны җир йөзеннән юк итәрлек үләт зәхмәте җибәрә алыр идем. |
| 16 |
| Әмма син көч-кодрәтемне күрсен, һәм исемем бөтен җир йөзендә данга күмелсен өчен, Мин сине исән калдырам. |
| 17 |
| Син Минем халкыма әле дә каршы торасың һәм китәргә рөхсәт итмисең. |
| 18 |
| Белеп тор: иртәгә шушы вакытта Мин Мисырның нигезе салынган көннән алып бүгенгә кадәр күрелмәгән гаять көчле боз яудырачакмын. |
| 19 |
| Хәзер үк терлегеңне һәм кырда булган бар нәрсәңне ышык урынга кертеп яшерергә куш; югыйсә, түбә астына кермичә, ачык кырда калган һәр кешене яисә хайванны боз сугып үтерәчәк». |
| 20 |
| Раббы сүзеннән куркуга төшкән фиргавен хезмәтчеләре үз терлекләрен һәм колларын тиз генә җыеп алдылар. |
| 21 |
| Ә инде Раббы сүзенә ышанмаган мисырлылар колларын һәм терлекләрен кырда калдырдылар. |
| 22 |
| Раббы Мусага әйтте: – Кулыңны күккә суз, һәм шундук бөтен Мисырда боз ява башлар. Кешеләрне, терлекләрне, Мисыр җирендәге барлык үсемлекләрне боз сугар. |
| 23 |
| Мусаның таякны күккә сузуы булды, Раббы, күкләр күкрәтеп, боз җибәрде, җиргә яшен төшерде. Бөтен Мисыр өстенә Раббы ишеп боз яудыра башлады. |
| 24 |
| Боз яуды, яшен яшьнәде – ил буларак Мисырның нигезе салынган көннән алып мондый көчле бозның яуганы юк иде әле. |
| 25 |
| Мисыр кырларындагы бар нәрсәне – кешеләрне, терлекләрне һәм үсемлекләрне боз харап итте, хәтта агачларны сындырып бетерде. |
| 26 |
| Бары тик исраилиләр яши торган Гөшен җирендә генә боз яумады. |
| 27 |
| Фиргавен, Муса белән Һарунны чакырып, аларга: – Бу юлы гөнаһ миндәдер: Раббы хаклы, ә мин һәм минем халкым гаепле. |
| 28 |
| Раббыга дога кылыгыз! Аллаһы боз яудыруын һәм күк күкрәтүен туктатсын! Шуннан мин сезгә китәргә рөхсәт итәрмен, һәм сез монда калмассыз, – диде. |
| 29 |
| – Шәһәрдән чыгуга мин, кулларымны күтәреп, Раббыга дога кылырмын, – диде Муса фиргавенгә, – шуннан күк күкрәү дә, боз яву да туктар, һәм син Раббының Җир хуҗасы булуын белерсең. |
| 30 |
| Әмма мин ни синең, ни хезмәтчеләреңнең Раббы Алладан әле дә курыкмавын беләм. |
| 31 |
| (Җитен инде өлгергән, ә арпа баш җибәргән иде, шуңа күрә бу үсемлекләр һәлак булды. |
| 32 |
| Ә бодай белән борай исә, соңрак өлгергәнгә күрә, исән калды.) |
| 33 |
| Муса, фиргавен яныннан китеп, шәһәрдән чыкты да кулларын Раббыга күтәрде. Күк күкрәү дә, боз яву да туктады. Җир өстенә бүтән яңгыр да коймады. |
| 34 |
| Моны күрүгә, фиргавен янә гөнаһ эш кылды: ул үзе дә, хезмәтчеләре дә тагын киреләнә башлады. |
| 35 |
| Фиргавен әүвәлгечә үҗәтләнә бирде һәм Исраил халкына китәргә рөхсәт итмәде. Һәммәсе дә Муса аша Раббы әйтеп куйганча булды. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/exodus/009.mp3
40
9