|
| 1 |
|
| Алдый торган үлчәү – Раббы каршында кабахәтлек; Раббыга үлчәүнең гадел булганы хуш. |
|
| 2 |
|
| Тәкәббергә ияреп, хурлыгы да килеп җитәр, әмма тыйнакларга ияреп, зирәклек килер. |
|
| 3 |
|
| Гадел кешенең күңел сафлыгы аңа туры юл күрсәтер, ә мәкерле кешенең хәйләсе аның үзен һәлак итәр. |
|
| 4 |
|
| Хисап көнендә байлык ярдәм итә алмас, тәкъвалык исә үлемнән коткарыр. |
|
| 5 |
|
| Гаепсез кешене тәкъвалыгы туры юлдан алып барыр, ә яманнар үзләренең яманлыгыннан һәлак булыр. |
|
| 6 |
|
| Гадел кешене тәкъвалыгы коткарыр, ә яманнар үзләренең явыз ниятләре аркасында тозакка эләгер. |
|
| 7 |
|
| Яманның үлеме белән бергә аның өметләре дә юкка чыгар, бозык кешенең өметләре җимерелер. |
|
| 8 |
|
| Тәкъва кеше бәла-казадан котылып калыр, ә аның урынына бәла-казага явыз кеше эләгер. |
|
| 9 |
|
| Монафикъ кеше үзенең мәкерле теле белән якынын һәлак итәр, әмма тәкъва кешеләр зирәклекләре аркасында бәладән котылып калырлар. |
|
| 10 |
|
| Тәкъва кешеләр унышка ирешкәндә, шәһәр шатлыкка күмелер; явызлар һәлак булганда, тантана итәр. |
|
| 11 |
|
| Гаделләрнең бәрәкәтле фатихасы шәһәрне югары күтәрер, ә явызларның мәкерле теле аны җимереп ташлар. |
|
| 12 |
|
| Акылы сай кеше үзенең якынын хурлап тәм табар, акыллы кеше исә дәшми калыр. |
|
| 13 |
|
| Сүз йөртүче кеше серне ачар, ышанычлы кеше исә серне саклый белер. |
|
| 14 |
|
| Үгетсез халык бөлгенлеккә төшәр, ә үгетчеләре күп халык имин яшәр. |
|
| 15 |
|
| Чит-ят кеше өчен үз өстенә җаваплылык алучы бәлагә тарыр, ә бу йөкне үз өстенә алудан баш тарткан кеше хәвефсез яшәр. |
|
| 16 |
|
| Ачык йөзле хатын – хөрмәт, ә тырыш кеше байлык казаныр. |
|
| 17 |
|
| Миһербанлы кеше үз-үзенә игелек итәр, ә миһербансыз кеше үз-үзенә зыян китерер. |
|
| 18 |
|
| Яман кешенең бар эше өметсез чыгар, ә тәкъвалык орлыгы чәчүченең әҗере ышанычлы булыр. |
|
| 19 |
|
| Тәкъвалык кешене тормыш юлына кертә, ә явызлык эстәүче үзенең үлемен якынайта. |
|
| 20 |
|
| Күңеле мәкерлеләр Раббы каршында җирәнгеч саналыр, әмма гөнаһсыз юлдагыларны Раббы якын күрә. |
|
| 21 |
|
| Хакыйкать ки, яманнар җәзасыз калмас, тәкъва кешеләр исә коткарылыр. |
|
| 22 |
|
| Җилбәзәк хатынның гүзәллеге – дуңгыз борынындагы алтын боҗра белән бер үк. |
|
| 23 |
|
| Тәкъва кешеләрнең эстәгәне – фәкать игелек, яманнарны көткән нәрсә – газап. |
|
| 24 |
|
| Берәү юмарт була, шулай да аның байлыгы арта бара; икенче берәү бик саран булса да, фәкыйрьлектән котыла алмый. |
|
| 25 |
|
| Юмарт җанлы бай булыр; бүтәннәргә ярдәм иткәннең үзенә дә әҗер чыгар. |
|
| 26 |
|
| Кыйммәт бәһа өмет итеп, ашлыгын сатмыйча торучыны халык каргар, ә ашлыгын вакытында сатканны мактар. |
|
| 27 |
|
| Кем игелек эсти, ул илтифат табар, ә кем яманлык эзли, эзләгәне башына килер. |
|
| 28 |
|
| Байлыкка гына өмет итүче егылыр, ә тәкъва кеше җәйге яфрак кебек яшәрер. |
|
| 29 |
|
| Үз өенең иминлеген туздыручы әҗергә җил алыр; ахмак кеше зирәк акыллыга кол булыр. |
|
| 30 |
|
| Тәкъва кешенең җимеше – тереклек агачы; зирәклек саф җаннарны үзенә җәлеп итәр. |
|
| 31 |
|
| Тәкъва кеше дөньялыкта ук бүләкләнер, ә яман бәндә һәм гөнаһкяр, һичшиксез, җәзасын алыр. |
|
|
|
|