|
| 1 |
|
| Нәсыйхәтне үз күрүче белемне дә яратыр, ә шелтә сүзен күрәлмаучы – томанадыр. |
|
| 2 |
|
| Игелекле кешедән Раббы разый булыр, ә мәкерле кешене хөкем итәр. |
|
| 3 |
|
| Явыз гамәлләре белән кеше иминлек казана алмый, тәкъва кешеләрнең исә нигез тамырлары нык булыр. |
|
| 4 |
|
| Игелекле хатын – ире өчен таҗ, яманаты чыккан хатын исә иренең сөякләрендәге черек кебек. |
|
| 5 |
|
| Тәкъва кешенең уй-теләге – гаделлек, ә явызларның үгете – мәкер. |
|
| 6 |
|
| Явызларның сүзләре – кан кою өчен тозак, ә гаделләрнең сүзе яманлыктан коткара. |
|
| 7 |
|
| Явызлар гөнаһларына батып дөмегерләр, ә тәкъваларның өе имин торыр. |
|
| 8 |
|
| Акылы зирәк булганны мактарлар, ә бозык уйлы бәндә нәфрәткә дучар булыр. |
|
| 9 |
|
| Бер телем икмәккә мохтаҗ булып та, үзен затлы итеп күрсәтергә тырышучы тәкәббердән үзе эшләп ризык табучы гади кеше күпкә яхшырак. |
|
| 10 |
|
| Тәкъва кеше үзенең мал-туары турында да кайгыртып яшәр, явызның күңеле исә рәхимсез. |
|
| 11 |
|
| Үзенең җирен эшкәртүче икмәккә туяр, ә эшләмичә көн күрүчеләргә ияргәннең акылы сайдыр. |
|
| 12 |
|
| Яман кеше намуслыларны явыз гамәлләр ятьмәсенә эләктерергә теләр; әмма тәкъваларның нигез тамырлары нык. |
|
| 13 |
|
| Явыз кеше үз сүзенең тозагына эләгер, ә тәкъва кеше бәладән котылыр. |
|
| 14 |
|
| Кеше үз сүзенең җимешләре белән игелеккә ирешә; һәм бүләге дә кешегә хезмәтенә карап бирелә. |
|
| 15 |
|
| Ахмак кеше үзенең юлын туры дип уйлар; ә акыллы кеше үгет-киңәшкә колак салыр. |
|
| 16 |
|
| Ахмак кешенең ачуы тиз кабыныр, ә акыллы кеше хәкарәт ителүен яшерә белер. |
|
| 17 |
|
| Хакыйкать сөйләүченең сүзләре гадел; ялган сөйләүченең шаһитлыгы да ялган. |
|
| 18 |
|
| Әдәпсезнең сүзләре кеше җанын үткен кылычтай телгәли, ә акыллы кешенең сүзләре йөрәккә дәва булып ята. |
|
| 19 |
|
| Хак сүзнең гомере – мәңгелек, ә ялган сүзнең гомере – күз ачып йомганчы гына. |
|
| 20 |
|
| Усал ниятле кешеләр йөрәгендә – мәкер, ә татулык яклы кешеләр йөрәгендә сөенеч-шатлык булыр. |
|
| 21 |
|
| Тәкъва кешегә һичнинди явызлык килмәс, яман кешенең күңеле исә золым-әшәкелек белән тулган. |
|
| 22 |
|
| Ялган сөйләү – Раббы алдында җирәнгечтер, ә хакыйкать сөйләүчене Раббы үз күрә. |
|
| 23 |
|
| Зирәк кеше үзенең белгәнен яшереп саклый, ә акылсыз кеше үзенең ахмаклыгын теленә күчерә. |
|
| 24 |
|
| Тырыш кеше хакимлек итәр, ә ялкау кеше кол булыр. |
|
| 25 |
|
| Йөрәктәге сагыш кешенең рухын төшерә, ә ягымлы сүз аның күңелен ача. |
|
| 26 |
|
| Тәкъва кеше үзенең якынына дөрес юл күрсәтер, ә яманнар күрсәткән юл адаштырыр. |
|
| 27 |
|
| Ялкауга кош итен кыздырып ашау да насыйп түгелдер, ә тырыш кеше зур байлыкка ия булыр. |
|
| 28 |
|
| Тәкъвалыкның юлы – тормышка илтүче юлдыр; тормыш юлында үлем юк. |
|
|
|
|