|
| 1 |
|
| Ите-мае җитеш, мул, әмма талаш-гаугасы күп булган тормышка караганда бер кисәк каткан икмәкле, әмма имин-тыныч тормыш күпкә хәерлерәк. |
|
| 2 |
|
| Акыллы кол-хезмәтче хуҗа кешенең юлдан язган углыннан өстен булыр һәм мирастан да хуҗаның угыллары белән беррәттән өлеш алыр. |
|
| 3 |
|
| Көмеш эретү өчен – кызу мич, алтын эретү өчен утлы учак кирәк, ә кешеләрнең күңел сафлыклары Раббы тарафыннан сынала. |
|
| 4 |
|
| Яман кеше явызлар сүзенә колак салыр; ялганчы кеше юлдан язганнарның сүзен тыңлар. |
|
| 5 |
|
| Фәкыйрьне тиргәүче аның Яратучысын да хурлый; башка берәүнең бәхетсезлегенә шатланучы кеше җәзасын алмый калмас. |
|
| 6 |
|
| Картларның таҗы – оныклар, ә балаларның даны – ата-анадыр. |
|
| 7 |
|
| Ахмак кешегә – акыллы сүз, ә хөрмәт иясенә ялган сүз килешмәс. |
|
| 8 |
|
| Ришвәт – аны бирүче кеше өчен кыйммәтле ташка бәрабәр; ришвәт белән һәрнәрсәгә ирешеп була, дип уйлый ул. |
|
| 9 |
|
| Үпкә-кинә тотмаган кешенең дуслары күп булыр, ә ачу саклаган бәндә дусларын югалтыр. |
|
| 10 |
|
| Акыллы кешегә бер шелтә сүзе дә уңай тәэсир ясар, акылсыз кешене исә йөз мәртәбә суктырсаң да файдасы булмас. |
|
| 11 |
|
| Явыз кешенең бөтен эстәгәне – фетнә, шуңа күрә аңа каршы илченең дә иң аяусызы җибәреләчәк. |
|
| 12 |
|
| Ахмак уйлы томана белән очрашуга караганда балаларыннан мәхрүм калган ана аю белән очрашу хәерлерәк. |
|
| 13 |
|
| Яхшылыкка яманлык иткәннең өеннән яманлык китмәс. |
|
| 14 |
|
| Җәнҗалның башлануы су ташкыны кебек: аны, зураеп киткәнче, вакытында туктату зарур. |
|
| 15 |
|
| Гаеплене аклау һәм гаепсезне гаепләү – икесе дә Раббы алдында зур кабахәтлектер. |
|
| 16 |
|
| Акыл җыю өчен, ахмакка кулындагы акча ярдәм итмәс, акыл тупларга аның барыбер зиһене юк. |
|
| 17 |
|
| Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс; туган туганга ярдәм итәр өчен дөньяга килер. |
|
| 18 |
|
| Ярдәм кулы сузмакчы булып, икенче берәү өчен җаваплылыкны үз өстенә алган кеше – акылсыздыр. |
|
| 19 |
|
| Низагка һәвәс кеше гөнаһка да һәвәс; үз-үзен югары куеп мактанган тәкәббер үзенә һәлакәт эзли. |
|
| 20 |
|
| Мәкерле йөрәк игелек тапмас; ялган телле бәндә бәлагә юлыгыр. |
|
| 21 |
|
| Акылсыз угылның атасы үз башына кайгы алыр, ахмак угылның атасы куаныч тапмас. |
|
| 22 |
|
| Шат-хозур күңел – тәнгә сихәт, ә сагышлы йөрәк сөякләрне корыта. |
|
| 23 |
|
| Явыз кеше, гаделлек юлын бозар өчен, куеныннан ришвәт чыгарыр. |
|
| 24 |
|
| Акыллының күз алдында – зирәклек үзе, ә ахмакның күз карашы дөнья читенә юнәлгән. |
|
| 25 |
|
| Акылсыз угыл үзенең атасына – гарьлек, анасына кайгы китерер. |
|
| 26 |
|
| Гаепсез кешене гаепләү һәм туры сүзе өчен хөрмәт иясен кыйнау һич килешмәс. |
|
| 27 |
|
| Акыллы кеше сүздә – тыйнак, гамәлендә сабыр-тыныч булыр. |
|
| 28 |
|
| Авызын йомып эндәшмичә утырса, ахмак та акыллы булып күренергә мөмкин. |
|
|
|
|