|
| 1 |
|
| Ялган телле һәм өстәвенә акылы сай кешедән күңеле саф булган ярлы кеше күпкә яхшырак. |
|
| 2 |
|
| Белемсез кеше үз җанында бушлык тояр һәм ашыгып атлаган юлында абыныр. |
|
| 3 |
|
| Ахмаклыгы кешене юлдан яздырыр һәм аның күңелендә Раббысына карата ачу хисе кузгатыр. |
|
| 4 |
|
| Байлык дусларны ишәйтер, ә ярлыны бердәнбер дусты да ташлап китәр. |
|
| 5 |
|
| Ялган шаһит һәм ялган сөйләүче җәзаларын алмыйча калмаслар. |
|
| 6 |
|
| Түрәләр алдында күпләр ялагайланыр; һәм һәркайсы бүләк бирүчене үзенә дус санар. |
|
| 7 |
|
| Ярлыны барлык туганнары чит күрер, аннан да бигрәк, дуслары ташлап китәр; ул, сөйләшеп аңлашыр өчен, аларны эзләп барса да, һич тота алмас. |
|
| 8 |
|
| Акыл җыйган үзенең җанын да яратыр; акыл белән гамәл кылучы бәхет табар. |
|
| 9 |
|
| Ялган шаһит һәм ялган сөйләүче җәзаларын алмыйча калмаслар. |
|
| 10 |
|
| Ахмакка – бай-мул тормыш, кол кешегә аксөяк түрәләр өстеннән хакимлек килешмәс. |
|
| 11 |
|
| Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер һәм бүтәннәрнең яман эшләренә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәте белән үзенә ихтирам яулар. |
|
| 12 |
|
| Патшаның ачуы арыслан үкерүенә бәрабәр, ә илтифаты үлән өстендәге чык кебек. |
|
| 13 |
|
| Тинтәк угыл – атасы өчен бәла; ә мыгырдавык хатын берөзлексез тамчылап торган су кебек. |
|
| 14 |
|
| Йорт-кура һәм хуҗалык – ата-анадан килгән мирас, ә акыллы хатын – Раббыдандыр. |
|
| 15 |
|
| Ялкаулык кешене йокыга сабыштырыр, иренчәк җан исә үзен ачлыктан интектерер. |
|
| 16 |
|
| Үгет-нәсыйхәтләрне үтәүче кеше үзенең җанын саклар, ә йөрер юлын кайгыртмаган кеше һәлак булыр. |
|
| 17 |
|
| Фәкыйрьгә күрсәтелгән игелек Раббыга бирелгән бурыч кебек; Раббы исә Үзенең бурычын кайтармый калмый. |
|
| 18 |
|
| Өмет бар чагында, углыңны шелтәлә, юкса аның һәлакәтенә сәбәпче булырсың. |
|
| 19 |
|
| Дорфа бәндә тиешле җәзасын алсын: әгәр бер кызгансаң, аңа янә җәза бирергә тиеш булырсың. |
|
| 20 |
|
| Зирәк булыр өчен, хәзердән үк киңәшне тыңла һәм үгет-нәсыйхәтне кабул ит. |
|
| 21 |
|
| Кеше күңелендә ният-максатлар күп булыр, әмма Раббы аларның Үзе ихтыяр иткәннәрен генә гамәлгә ашырыр. |
|
| 22 |
|
| Кешенең хыянәтсез булуы кадерледер; ярлы кеше ялганчыга караганда күпкә яхшырак. |
|
| 23 |
|
| Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү кешене тормыш юлына бастыра; Раббыдан курыккан һәм Аны хөрмәт иткән кеше үзен канәгать һәм хәвефсез тояр; аңа бернинди явызлык та кагыла алмас. |
|
| 24 |
|
| Ялкау кеше тустаганны кулына алыр, әмма аны авызына китерергә иренер. |
|
| 25 |
|
| Мәсхәрәләүчене җәзага тартсаң, гади кешегә дә акыл керер; акыллыны шелтәләсәң, үгет-нәсыйхәтне үзләштерер. |
|
| 26 |
|
| Атасын бөлдерүче һәм анасын өйдән куып чыгаручы угыл – оятсыз һәм хурлыклы бәндәдер. |
|
| 27 |
|
| И углым, нәсыйхәттән читкә тайпылсаң, белем бирүче сүзләрдән мәхрүм булырсың. |
|
| 28 |
|
| Ялган шаһит гадел хөкемне мыскыл итә; яман кешеләр бозыклыкны йота бара. |
|
| 29 |
|
| Мәсхәрәләүчеләр өчен – аяусыз хөкем буласын, ахмакларның сыртларына таяк төшәсен онытмагыз. |
|
|
|
|