|
| 1 |
|
| Иртәгәге көн белән мактанма, чөнки ул көннең нәрсә китерәсен белмисең. |
|
| 2 |
|
| Үз-үзеңне түгел, бәлки башка кеше, үз телең түгел, бәлки чит кеше теле мактасын. |
|
| 3 |
|
| Таш та авыр, ком да авыр, әмма ахмак кешенең рәнҗетүе аларның икесеннән дә авыррак. |
|
| 4 |
|
| Ачу – рәхимсез, ярсу – тыелгысыз, әмма көнчелеккә кем каршы тора алыр?! |
|
| 5 |
|
| Ачыктан-ачык шелтә сүзе яшерен мәхәббәттән хәерлерәк. |
|
| 6 |
|
| Дус ясаган яралар – тугрыдыр; дошманның үбүе – ялган үбүдер. |
|
| 7 |
|
| Тук җан кәрәзле балны да кире кагар, ә ач җанга ачы нәрсә дә татлы тоелыр. |
|
| 8 |
|
| Оясын ташлап киткән кош үзен ничек сизсә, торган урынын ташлап киткән кеше дә үзен шулай хис итәр. |
|
| 9 |
|
| Ислемай һәм хуш исләр йөрәккә хозурлык бирә; дусның ихлас киңәше дә күңелгә шулай хозур тоелыр. |
|
| 10 |
|
| Үз дустыңны да, атаң дустын да ташлама; бәхетсезлек килгәндә, ярдәм эзләп, ерактагы туганың өенә барма; ерактагы туганнан якындагы күршең яхшырак. |
|
| 11 |
|
| И углым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын. |
|
| 12 |
|
| Акыллы кеше бәлане алдан күрер һәм аңардан яшеренә белер, ә тәҗрибәсезләр туп-туры бәла эченә барып керерләр дә михнәткә дучар булырлар. |
|
| 13 |
|
| Чит-ят кеше өчен үз өстенә җаваплылык алучының киемен алаласың – аны үзеңдә рәһен итеп калдырырга була. |
|
| 14 |
|
| Таң иртәдән дустын кычкырып мактаган кеше аңа ләгънәт укыгандай булыр. |
|
| 15 |
|
| Яңгырлы көндә туктаусыз тамчылап торган су белән холыксыз хатын – икесе бер-беренә тиң. |
|
| 16 |
|
| Андый хатынны тыеп тору җилне бәйдә тоту яки учыңда зәйтүн маен тотарга тырышу белән бердер. |
|
| 17 |
|
| Тимер тимерне кайрар, кеше үз дустының уй-фикерен чарлар. |
|
| 18 |
|
| Инҗир агачын карап үстерүче аның җимешен дә ашар; хуҗасын саклап торучы үзе дә хөрмәт казаныр. |
|
| 19 |
|
| Су өстендә йөз чагылып күренгән кебек, йөрәк тә кешене шулай чагылдырып күрсәтә. |
|
| 20 |
|
| Үлем йорты һәм һәлакәт мәйданы һич туймас; кешенең күзе дә шулай күреп туймас. |
|
| 21 |
|
| Көмеш эретү өчен – кызу мич, алтын эретү өчен утлы учак кирәк, ә кешенең абруе мактау белән сыналыр. |
|
| 22 |
|
| Ахмакны ашлыгы белән бергә килегә салып төйсәң дә, аны ахмаклыгыннан аерып алып булмый. |
|
| 23 |
|
| Мал-туарыңны яхшылап кара, көтүең иминлеген кайгырт. |
|
| 24 |
|
| Чөнки байлык мәңгелек түгел; хакимият тә гел нәселдән-нәселгә күчеп йөрми. |
|
| 25 |
|
| Үлән шиңәр, аның урынына яңалары чыгар, тауларда яшеллекләр җыеп алыныр. |
|
| 26 |
|
| Сарыклар сине кием-салым белән тәэмин итәр, кәҗәләрең җир сатып алырга тотылыр. |
|
| 27 |
|
| Кәҗәләрең синең үзеңә, гаиләңә һәм асрауларыңа җитәрлек сөт ризыгы бирер. |
|
|
|
|