|
| 1 |
|
| Мәссә кавеменең патшасы Лемуилнең анасы аңа менә шушы үгет-нәсыйхәтләрен әйтеп калдырган: |
|
| 2 |
|
| – И углым, сиңа ни әйтим? И карынымнан өзелеп төшкән углым, сиңа ни дим? И нәзерләремнең углы, сиңа нәрсә өйрәтим? |
|
| 3 |
|
| Көчеңне дә, ирлек куәтеңне дә патшаларны һәлакәткә дучар итүче хатыннарга сарыф итмә. |
|
| 4 |
|
| И Лемуил, шәраб эчү – патшалар шөгыле түгел, каты эчемлекләр эзләп йөрү – башлык-түрәләр эше түгел. |
|
| 5 |
|
| Чөнки алар эчеп-исереп йөрсә, кануннар онытылачак, җәбер-золымга дучар ителгәннәрнең хаклары якланмаячак. |
|
| 6 |
|
| Каты эчемлекне – һәлакәт юлына басучыларга, шәрабны җан газабы кичерүчеләргә калдырыгыз. |
|
| 7 |
|
| Эчсеннәр һәм үзләренең фәкыйрьлекләрен, үзләренең газапларын онытсыннар. |
|
| 8 |
|
| Өнсезләр хакын, хокуксызлар дәгъвасын яклап, сүзеңне әйт. |
|
| 9 |
|
| Гадел хөкем хакына, ярлылар һәм хәерчеләрне яклап, сүзеңне әйт. |
|
| 10 |
|
| Игелекле хатынны кем таба алыр? Андый хатын асылташлардан да кадерлерәк. |
|
| 11 |
|
| Андый хатынга ире бөтен йөрәге белән ышаныр – аның белән ул беркайчан да мохтаҗлык күрмәс. |
|
| 12 |
|
| Андый хатын иренә яманлык кылмас, гомере буе игелекле булыр. |
|
| 13 |
|
| Йон һәм җитен җитештерер, кулларын һич эшсез тотмас. |
|
| 14 |
|
| Андый хатын, сәүдә көймәләре кебек, икмәген ераклардан китерер. |
|
| 15 |
|
| Ул, иртә таңнан торып, гаиләсен ашатыр, хезмәтче кызларга эш бүлеп бирер. |
|
| 16 |
|
| Кыр-басулар турында кайгыртып, җирләр сатып алыр; үзе тапкан акчасына йөзем бакчалары булдырыр. |
|
| 17 |
|
| Билен кысып бәйләп куеп, кулларының көч-куәтен арттырыр. |
|
| 18 |
|
| Башкарган эшенең кыйммәтен белер, һәм төннәрен дә аның бүлмәсендә шәм яктысы сүнмәс. |
|
| 19 |
|
| Ул, кулларын кабага таба сузып, зырылдата-зырылдата бармаклары белән орчык бөтерер. |
|
| 20 |
|
| Андый хатын фәкыйрьләргә игелек күрсәтер, мохтаҗларга ярдәм кулы сузар. |
|
| 21 |
|
| Кар яуса да – курыкмас, чөнки аның бөтен гаиләсе ике кат җылы кием белән тәэмин ителгән булыр. |
|
| 22 |
|
| Ул үзенә келәмнәр сугар, аның киемнәре нәзек җитеннән һәм җете кызыл төстәге йон тукымадан булыр. |
|
| 23 |
|
| Аның ире, абруйлы кеше булып, илнең өлкәннәре белән бергә утырыр. |
|
| 24 |
|
| Андый хатын кием-салым тегеп сатар, сәүдәгәрләр өчен бил каешлары тегәр. |
|
| 25 |
|
| Ныклык һәм яхшы сыйфатлылык – аның өс киемедер; ул үзенең киләчәгенә өмет белән карар. |
|
| 26 |
|
| Аның авызы акыллы сүзләр белән ачылыр, телендә фәкать ягымлы-тыйнак үгет-нәсыйхәт сүзләре булыр. |
|
| 27 |
|
| Андый хатын үзенең хуҗалыгы һәм өе хакында кайгыртыр, бушка икмәк ашап ятмас. |
|
| 28 |
|
| Балалары аның: «Син бәхетле!» – диярләр; ире дә аны мактар: |
|
| 29 |
|
| «Игелекле хатыннар күп булгандыр, әмма син аларның һәммәсеннән өстен!» – дияр. |
|
| 30 |
|
| Ягымлылык ышанычсыз, гүзәллек тә – буш нәрсә; әмма Раббыдан куркучы һәм Аны хөрмәт итүче хатын мактауга лаек. |
|
| 31 |
|
| Андый хатынның куллары җимешеннән аның үзенә дә өлеш чыгарыгыз һәм халык җыеннарында аның эшләренә дан җырлагыз! |
|
|
|
|