Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Икмәгеңне су юллары белән сатуга җибәр, чөнки күпмедер көннәрдән соң аны тагын булдырырсың. |
| 2 |
| Икмәгеңне җиде, юк, хәтта сигез өлешкә бүлеп җибәр, чөнки кояш астында нинди бәла-каза буласын белмисең. |
| 3 |
| Болыт, тулып ашкач, җиргә яңгыр яудыра; әгәр агач көн ягына яисә төн ягына таба карап ава икән, ул шунда, ауган җирендә калыр. |
| 4 |
| Җилнең басылуын көткән кешенең җире чәчелми калыр, болытка күз багып торучы ашлыгын урып-җыя алмас. |
| 5 |
| Йөкле хатын карынында ничек сулыш яралуын белмәгән кебек, һәр нәрсәне бар итүче Алланың да эшләрен белә алмыйсың. |
| 6 |
| Орлыгыңны иртән дә чәч, кулыңа ял бирмичә, кичен дә чәч; чөнки кайсысының яхшырак уңыш бирәсен, яисә икесе дә бер дәрәҗәдә яхшы уңыш бирәме-юкмы икәнен син белмисең. |
| 7 |
| Яктылык татлы; кояш яктысын күреп яшәү күзгә хозурлык бирә. |
| 8 |
| Әгәр кешенең гомер еллары күп икән, ул аларның һәммәсен дә шат күңел белән яшәп уздырсын, әмма караңгы көннәрне дә хәтердән чыгармасын; чөнки андыйлары да күп булыр. Боларның һәммәсе дә – фани дөнья мәшәкате генәдер. |
| 9 |
| И яшь егет, яшьлегеңдә күңелле итеп яшә, яшьлегең көннәрендә йөрәгең сине шат итсен; йөрәгең һәм күзләрең теләгән юлларда йөре; әмма бел: боларның һәммәсе өчен Аллаһы сине хөкем алдына бастырачак. |
| 10 |
| Күңелеңдәге кайгы-борчуларны чыгарып ташла, чир-газапны бәдәнеңнән ку; мәгәр балалык һәм яшьлек вакыты да фанидыр. |
| Искәрмәләрне саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/ecclesiastes/011.mp3
12
11