Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Кем дә булса Раббыга икмәк бүләге китерергә тели икән, аның бүләге сыйфатлы бодай оны булсын. Онга зәйтүн мае салынсын, шуның өстенә хуш исле сумала-майлар куелсын. |
| 2 |
| Аны Һарунның угылларына – руханиларга китерсен. Рухани, уч тутырып, он белән май, шулай ук хуш исле сумала-майның барысын алсын да, бүләкнең бер өлеше буларак, мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер. |
| 3 |
| Ә инде икмәк бүләгенең артып калганы Һарун һәм аның угылларына булсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләгенең иң изге өлеше. |
| 4 |
| Әгәр мичтә пешкән икмәк бүләге китерәсең икән, ул, сыйфатлы бодай оныннан пешерелеп, зәйтүн мае кушылган төче күмәч яисә зәйтүн мае белән майланган юка төче көлчә булсын. |
| 5 |
| Әгәр бүләгең табада пешкән булса, ул, сыйфатлы бодай оныннан пешерелеп, зәйтүн мае кушылган төче икмәк булсын. |
| 6 |
| Аны сындыргала да өстенә май сал. Бу – икмәк бүләге. |
| 7 |
| Әгәр икмәк бүләге чүлмәктә пешкән булса, ул сыйфатлы бодай оныннан зәйтүн мае кушып пешерелсен. |
| 8 |
| Шулай итеп әзерләнгән икмәк бүләген Раббыга китер, аны руханига тәкъдим ит. Рухани, аны мәзбәхкә китереп, |
| 9 |
| күпмесендер аерып алсын да шуны, бүләкнең бер өлеше буларак, мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер. |
| 10 |
| Ә икмәк бүләгенең калган өлеше Һарун һәм аның угылларына булыр. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләгенең иң изге өлеше. |
| 11 |
| Раббыга китерелә торган бер генә икмәк бүләген дә чүпрә кушып пешермә, чөнки Раббыга багышлап яндырыла торган бүләктә чүпрә дә, бал да булырга тиеш түгел. |
| 12 |
| Раббыга боларны беренче уңыш бүләге итеп китерергә мөмкин, әмма бүләкне, хуш исен чыгарырлык итеп, мәзбәхтә яндырырга ярамый. |
| 13 |
| Үзеңнең барлык икмәк бүләкләреңә тоз сал, чөнки тоз – Аллаһы белән синең арада төзелгән килешүнең билгесе. Шуңа күрә тозсыз икмәк бүләген тәкъдим итмә, һәр бүләгең белән бергә тоз да китер. |
| 14 |
| Беренче уңышларыңнан Раббыга икмәк бүләге китерәсең икән, аны беренче башаклардан китер, ул ашлык бөртеге кыздырылган, төелгән булсын. |
| 15 |
| Аның өстенә зәйтүн мае сал, хуш исле сумала-майлар куй; менә бу – икмәк бүләге. |
| 16 |
| Рухани бөртек белән майның күпмесендер алсын һәм, бүләкнең бер өлеше буларак, барча хуш исле сумала-майлар белән бергә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/leviticus/002.mp3
27
2