Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Үзегезгә потлар ясамагыз, сыннар яки изге баганалар утыртмагыз, табыну өчен, илегездә сырлы ташлар куймагыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз. |
| 2 |
| Минем шимбә көннәремне билгеләп үтегез, Минем изге урынымны хөрмәт итегез. Мин – Раббы. |
| 3 |
| Әгәр Минем кагыйдәләрем буенча яшәсәгез, Минем боерыкларымны сакласагыз һәм үтәсәгез, |
| 4 |
| яңгырын үз вакытында яудырырмын, һәм җир – үзенең уңышын, агачлар үзенең җимешен бирер. |
| 5 |
| Сезнең уңышыгыз шулчаклы мул булыр ки, ашлык сугу – йөзем җыяр вакыт, ә йөзем җыю – ашлык чәчәр вакыт җиткәнче дәвам итәр; һәм сез икмәкне туйганчы ашарсыз, үз җирегездә имин яшәрсез. |
| 6 |
| Илегезгә тынычлык җибәрермен. Йокларга ятканда, сезне һичкем куркытмас. Җирегездән ерткыч җәнлекләрне куармын, һәм сезгә кылыч янамас. |
| 7 |
| Дошманнарыгызны сез куып җибәрерсез – алар сезнең кылычтан һәлак булырлар. |
| 8 |
| Сезнең бишегез – йөз дошманны, ә йөзегез ун мең дошманны куар, сугышта дошманнарыгыз сезнең кылычтан кырылыр. |
| 9 |
| Сезне кайгыртырмын, үрчемле итәрмен һәм ишәйтермен, сезнең белән төзегән Килешүемне үтәрмен. |
| 10 |
| Иген уңышыгыз шулчаклы мул булыр ки, узган елгы икмәкне ашап бетерә алмыйча, яңасына урын әзерләр өчен, искесен чыгарып ташларсыз. |
| 11 |
| Ә Минем торагым сезнең арада булыр, һәм сез Миңа җирәнгеч булмассыз. |
| 12 |
| Мин сезнең арагызда йөрермен, сезнең Аллагыз булырмын, ә сез Минем халкым булырсыз. |
| 13 |
| Мин – сезнең Раббы Аллагыз; кол булмасыннар дип, сезне Мисырдан алып чыктым, богауларыгызны өзеп ташладым һәм башыгызны горур тотарга мөмкинлек бирдем. |
| 14 |
| Әгәр Мин әйткәннәрне тыңламасагыз, барлык шушы боерыкларымны үтәмәсәгез, |
| 15 |
| кагыйдәләремне кире каксагыз, кануннарыма җирәнеп карасагыз, барлык боерыкларымны үтәмәсәгез һәм шул рәвешле Килешүемне бозсагыз, |
| 16 |
| Мин сезнең белән менә ничек эш итәрмен: сезгә дәһшәт, төрле авырулар һәм бизгәк җибәрермен. Күзләрегез күрмәс булыр, һәм шул авырулар гомерегезне алып китәр. Ашлык чәчәрсез, әмма тырышуыгыз бушка китәр – уңышны дошманнарыгыз ашар. |
| 17 |
| Ачулы карашымны сезгә юнәлткәч, сез дошманнарыгыз алдында җиңелерсез – алар сезнең өстән хакимлек итәр, һәм сез шулкадәр куркак булырсыз ки, эзәрлекләүче булмаганда да качарсыз. |
| 18 |
| Әгәр дә сез, шуларга да карамастан, Мине тагын да тыңламасагыз, гөнаһларыгыз өчен җәзамны җиде мәртәбә арттырырмын. |
| 19 |
| Сезнең тәкәбберлегегезне сындырырмын, күгегезне – тимер, җирегезне бакыр кебек итәрмен. |
| 20 |
| Сез көчегезне юкка гына сарыф итәрсез, чөнки җирегез уңыш китермәс, һәм җирегездәге агачлар җимеш бирмәс. |
| 21 |
| Әгәр шуннан соң да, киреләнеп, Мине тыңларга теләмәсәгез, гөнаһларыгыз өчен җәзамны янә дә җиде мәртәбә арттырырмын. |
| 22 |
| Сезгә каршы ерткыч җәнлекләр җибәрермен: алар балаларыгызны үтерерләр һәм терлегегезне юкка чыгарырлар; нәтиҗәдә, сезнең саныгыз бик нык кимер, юлларыгыз бушап калыр. |
| 23 |
| Инде болардан соң да шелтәмне кабул итмәсәгез һәм Миңа карышсагыз, Мин дә сезнең дошманыгызга әйләнермен һәм гөнаһларыгыз өчен җәзамны җиде мәртәбә арттырырмын; |
| 24 |
| 25 |
| ә Килешүне бозганыгыз өчен, сездән үч алырмын – башыгызга кылыч булып төшәрмен; шәһәрләрегезгә кереп качсагыз да, өстегезгә үләт җибәрермен, һәм сез дошманнарыгыз кулына бирелерсез. |
| 26 |
| Мин сезнең икмәгегезне бетерермен; шунлыктан, икмәк пешерер өчен, ун хатынга бер мич җитәр, һәм икмәк үлчәп кенә бирелер; сез ашарсыз, әмма туймассыз. |
| 27 |
| Әгәр дә инде болардан соң да Мине тыңламасагыз һәм Миңа карышсагыз, Мин, бар ачуымны җыеп, сезгә каршы чыгармын һәм гөнаһларыгыз өчен җиде мәртәбә артыграк җәза бирермен. |
| 28 |
| 29 |
| Сез үз угыл-кызларыгызның итен ашарсыз. |
| 30 |
| Калку җирдәге потханәләрегезне туздырырмын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрегезне җимерермен, мәетләрегезне потларыгызның ватыклары өстенә өярмен. Сез Миңа җирәнгеч булырсыз. |
| 31 |
| Шәһәрләрегезне хәрабә итәрмен, изге урыннарыгызны җимерермен һәм бүләкләрегезнең хуш исе белән хозурланмам; |
| 32 |
| җирегезне бөлгенлеккә төшерермен – хәтта аны басып алган дошманнарыгыз да, шуны күреп, хәйран калыр. |
| 33 |
| Үзегезне төрле халыклар арасына таратырмын һәм, кылычымны чыгарып, артыгыздан куармын – җирегез буш булыр, шәһәрләрегез җимерелер. |
| 34 |
| Сез дошманыгыз илендә әсирлектә булып, үз илегез ташландык хәлдә ятканда, кыр-басуларыгызда тынычлык хөкем сөрер – сез бирмәгән ял еллары хисабына җир рәхәтлек кичерер. |
| 35 |
| Шулай ташландык хәлдә яткан чакта, басу-кырларыгыз тынычланып калыр, чөнки, илегездә яшәгәндә, сез җиргә тиешле ялны бирмәдегез. |
| 36 |
| Исән калганнарыгызны дошман җирендә шомга салырмын, һәм алар, яфрак селкенгән тавыштан да котлары алынып, сугыштан качкан кебек качарлар һәм, һичкем куа килмәсә дә, куркудан егылырлар. |
| 37 |
| Һичкем эзәрлекләмәсә дә, кылычтан куркып качкан кебек, алар бер-берсенә абынып егылырлар, һәм дошманнарына каршы торырлык хәлләре булмас. |
| 38 |
| Сез чит халыклар арасында һәлак булырсыз, һәм дошман җире сезне йотар. |
| 39 |
| Ә инде исән калучылар булса, алар үзләренең һәм ата-бабаларының гөнаһлары өчен дошман җирендә череп бетәр. |
| 40 |
| Әгәр алар үзләренең һәм ата-бабаларының гөнаһларын, Миңа каршы җинаять эшләүләрен, Минем белән дошманлашуларын |
| 41 |
| һәм шул сәбәпле Минем аларга каршы чыгуымны – дошман җиренә сөрүемне аңласалар, имансыз йөрәкләре күндәмләнеп, үзләренең гөнаһлары өчен җәза алсалар, |
| 42 |
| шул чагында Ягъкуб, Исхак һәм Ибраһим белән төзегән Килешүемне, шулай ук әлеге җирне искә төшерермен. |
| 43 |
| Халыктан бушап калганнан соң, ташландык хәлдә яткан җир тиешле ял еллары хисабына тынычлык кичерер; ә алар үзләренең гөнаһлары өчен җәза алырлар, чөнки алар, Минем кануннарымны кире кагып, кагыйдәләремә җирәнеп карадылар. |
| 44 |
| Шулай булса да, дошман җирендә аларны тулысынча юк итмәс һәм алар белән төзегән Килешүемне бозмас өчен, алардан бөтенләй баш тартмам һәм аларга җирәнеп карамам. Мин – Раббы, аларның Алласы. |
| 45 |
| Алар хакына Мин ата-бабалары белән төзегән Килешүемне исемә төшерермен. Ата-бабаларына Аллаһы булыр өчен, Мин аларны чит халыклар күз алдында Мисыр җиреннән алып чыктым. Мин – Раббы». |
| 46 |
| Раббы Синай тавында Муса аша исраилиләргә биргән кагыйдәләр, карарлар вә кануннар әнә шулар. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/leviticus/026.mp3
27
26