Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Күзәтү урынына – манарага менеп басыйм, Раббының миңа нәрсә әйтүен, зарлануыма каршы ни дип җавап бирүен көтим. |
| 2 |
| Раббы миңа җавап биреп әйтте: «Сиңа иңгән вәхине язып куй, аны такталарга аңлаешлы итеп яз, хәтта йөгереп барган кеше дә бер карауда укырлык булсын. |
| 3 |
| Чөнки әлеге вәхи киләчәктәге билгеле бер вакытка карый, һәм бу вакытның якынлашып килүе турында сөйли, алдамый; тиз генә гамәлгә ашмаса да көт син аны – һичшиксез киләчәк ул, тоткарланмаячак». |
| 4 |
| Менә, күңеле саф булмаган кеше тәкәббердер! Ә тәкъва кешене иманы яшәтәчәк. |
| 5 |
| Дөрестән дә, тәкәббер кеше байлыкка алдана. Ул тынычлана алмый: авызын үлеләр аймагы кебек зур итеп ача – үлем кебек һич кенә дә туя белми. Ул барлык кавемнәрне буйсындыра, барлык халыкларны кул астына җыя. |
| 6 |
| Әмма әлеге әсирләр барысы да: «Бүтәннәрне талап, рәһен итеп алган әйберләрне кире бирмичә баеган халыкка – кайгы! Бер азагы булыр моның!» – дип, синнән көлмәсләрме, мыскыллап җырламаслармы?! |
| 7 |
| Синнән бурычка алганнар, уянып, көтмәгәндә күтәрелер дә сине дәһшәткә салыр, һәм син аларның табышына әйләнерсең. |
| 8 |
| Байтак халыкларны талаган, адәмнәрнең канын койган, аларның илләрен, шәһәрләрен туздырып бетергән өчен, синең үзеңне бөлгенлеккә төшерерләр. |
| 9 |
| Афәт тырнагына эләкмәс өчен, үз оясын югарыда корып, хәрәм юл белән байлык туплаучыга – кайгы! |
| 10 |
| Күпме халыкларны юк итеп, син үз йортыңның яманатын тараттың, үз башыңа бәла алдың. |
| 11 |
| Хәтта йорт диварындагы ташлар да, аларга кушылып, агач өрлекләр дә сиңа каршы шаһитлык итәрләр. |
| 12 |
| Кан өстендә шәһәр төзүчегә, җинаять кылып, ныгытма коручыга – кайгы! |
| 13 |
| Хактыр: халыклар үзләрен юкка алҗыта – аларның эшләгәне утка азык булачак. Моны шулай Күкләр Хуҗасы Раббы хәл итеп куйган. |
| 14 |
| Диңгезләр су белән тулган кебек, җир йөзе Раббы данын танып белү белән тулачак. |
| 15 |
| Ялангач бәдәннәрен тамаша кылыйм дип, күршеләренә ачу катыш шәраб эчертүчегә – кайгы! |
| 16 |
| Син дан белән түгел, хурлык белән тукланырсың. Эч әйдә, шәрә тәнеңне күрсәт! Раббының уң кулындагы җәза касәсе сиңа да килеп җитәр – даның хурлык белән алышыныр. |
| 17 |
| Шулай, Ливан җирендә кылган залимлегең үз башыңа төшәр, андагы җанварларны кырган өчен, син дер калтырап яшәрсең. Син адәм каны койдың, илгә, шәһәрләргә – анда яшәүчеләргә җәбер-золым кылдың. |
| 18 |
| Кеше кулы ясаган поттан ни файда?! Пот-санәм – ялган остаз ул, нәрсәгә өйрәтә ала ул?! Аны ясаган һөнәрче үзе аңа иман итсә дә, аның илаһы – бары тик телсез сын гына. |
| 19 |
| Агачка: «Уян!», телсез ташка: «Торып бас!» – дип әйтүчегә – кайгы! Алтын-көмеш белән капланган андый җансыз илаһ берәр нәрсәгә өйрәтә аламы?! |
| 20 |
| Раббы исә Үзенең изге йортындадыр; Аның алдында бар дөнья тын калсын! |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/habakkuk/002.mp3
3
2