Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Хабаккук пәйгамбәрнең кайгы җыры. |
| 2 |
| И-и Раббы! Синең эшләрең турында ишеттем, кылган гамәлләрең мине тетрәндерә. Безнең көннәрдә дә шул эшләреңне кабат кыл, без яшәгән чорда да аларны башкар, ачулы чагыңда да шәфкатьлелек турында онытма! |
| 3 |
| Аллаһы – Теманнан, изге Зат Паран тавыннан киләдер. Аның шөһрәте күкләрне иңләп ала, җир йөзе Аның даны белән тула. |
| 4 |
| Яшен яктысы кебектер Ул, Аның кулыннан нур сирпелә – көче әнә шунда яшеренгән! |
| 5 |
| Аның алдыннан – үләт зәхмәте, эзенә басып, афәт киләдер. |
| 6 |
| Ул туктаганда, җирләр селкенә, карашын салса – халыклар тетрәнеп китә. Аның борын-борыннан йөргән юлларында гасырлар буе торган таулар җимерелә, калкулыклар чүгеп куя. |
| 7 |
| Күшән илендәге адәмнәрнең хәсрәт чигүен, Мидьян җирендәге адәмнәрнең дер-дер калтырануын күрдем мин. |
| 8 |
| Йа Раббым, ачуың елгаларга каршы дөрлимени Синең? Җиңүчән арбаларыңа утырып, атларыңны чаптырганда, ачуың елгаларга каршы, ярсуың диңгезләргә каршы кузгаламыни? |
| 9 |
| Җәяңне Син әзерләп куйгансың, садагыңны ук белән тутыргансың. Ташкын сулар белән ерасың Син җир йөзен. |
| 10 |
| Сине күреп, таулар тетри, ишелеп яңгыр коя, диңгез төпкелләре, үкереп, дулкыннарны югары чөя. |
| 11 |
| Очып барган укларың яктысыннан, ялтырап торган сөңгең балкышыннан кояш вә ай күк йөзендә туктап кала. |
| 12 |
| Җир буйлап ярсып атлыйсың Син һәм, ачуланып, халыкларны таптыйсың. |
| 13 |
| Халкыңны һәм Үзең май сөрткән затны коткарыр өчен киләсең Син. Явызларның башлыгын тар-мар итәсең, аны баштанаяк шәрә калдырасың. |
| 14 |
| Безнең өскә өермәдәй ябырылган, посып яткан мазлумны йоткандай шатланган шул башлыкның сугышчыларына сөңгеңне атып, Син башларын тиштең. |
| 15 |
| Зур дулкыннар күтәреп, Син Үзеңнең атларың белән диңгез аша юл салдың. |
| 16 |
| Боларны ишеткәч, йөрәгем жу итте, иреннәрем дерелди башлады. Бөтен буыннарым хәлсезләнде, тезләрем калтырап китте. Алай да шул баскынчыларга киләсе афәт көнен мин сабыр гына көтәмен. |
| 17 |
| Инҗир агачы чәчәк атмаса да, йөзем сабагында – тәлгәш, зәйтүн агачында җимеш булмаса да, кырда иген уңмаса да, утарда барлык сарыклар үлеп бетсә дә, абзарда сыерлар калмаса да, |
| 18 |
| Раббыда мин сөенеч табармын, Аллаһы минем Коткаручым булганга тантана итәрмен! |
| 19 |
| Хуҗа-Раббы – минем Көчемдер! Минем аякларымны Ул боланныкы кебек көчле итә, мине биеклекләргә алып менә. Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында башкарыла. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/habakkuk/003.mp3
3
3