|
| 1 |
|
| Анда Гайсәне фарисейлар белән саддукейлар урап алдылар һәм, Аны сынамакчы булып, күктән иңгән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. |
|
| 2 |
|
| Әмма аларга Ул: – Кич белән сез, күк йөзе кызыл – иртәгә көн яхшы булыр, дисез. |
|
| 3 |
|
| Ә иртәгесен, бүген давыл булыр – күк йөзе әнә куе кызыл, дисез. Күк йөзенә карап сез һава торышын алдан әйтә аласыз, ә якынлашып килүче заман билгеләрен чамаламыйсыз. |
|
| 4 |
|
| Явыз һәм имансыз буын илаһи билгеләр таләп итә, әмма Юныс пәйгамбәр билгесеннән гайре аларга башкасы бирелмәс, – дип җавап кайтарды һәм яннарыннан китеп барды. |
|
| 5 |
|
| Күлнең аръягына чыгып җиткәч, шәкертләренең икмәк алырга онытканлыгы ачыкланды. |
|
| 6 |
|
| – Карагыз аны, фарисейлар һәм саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз! – диде аларга Гайсә. |
|
| 7 |
|
| Шәкертләре исә бер-берсенә: – Үзебез белән икмәк алмаганга шулай әйтәдер, – диештеләр. |
|
| 8 |
|
| Аларның нәрсә турында сөйләшүен белеп Гайсә: – Ни өчен сез, икмәк алмадык, дип әйтәсез, сай иманлылар? – диде. – |
|
| 9 |
|
| Әле һаман берни аңламыйсызмы? Биш мең кешегә өләшкән биш икмәкне һәм сынык-санык белән ничә кәрзин тутырганыгызны оныттыгызмы? |
|
| 10 |
|
| Дүрт мең кешегә тараткан җиде икмәкне дә хәтерләмисезме? Ул вакытта ничә кәрзин сынык-санык җыеп алдыгыз? |
|
| 11 |
|
| Фарисейлар һәм саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз, дип әйткәндә икмәкне күздә тотмавым аңлашылмадымыни? |
|
| 12 |
|
| Шунда гына шәкертләр Гайсәнең икмәк ачыткысыннан түгел, ә бәлки фарисейлар һәм саддукейлар тәгълиматыннан сакланырга кушуын аңладылар. |
|
| 13 |
|
| Филип Кайсариясе җирләренә килгәч, Гайсә үзенең шәкертләреннән: – Кешеләр Мине – Адәм Углын – кем дип белә? – дип сорады. |
|
| 14 |
|
| – Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә Иремия яки башка пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – дип җаваплады шәкертләре. |
|
| 15 |
|
| – Ә сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан. |
|
| 16 |
|
| – Син – Мәсих, тере Зат булган Аллаһының Углы, – дип җавап бирде Шимун-Петер. |
|
| 17 |
|
| – Бәхетле кеше син, Яхъя углы Шимун, – диде аңа Гайсә, – чөнки сиңа моны кешеләр түгел, ә Күктәге Атам ачып бирде. |
|
| 18 |
|
| Шуның өчен Мин сиңа әйтәм: син – Петер, һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр Бердәмлеген төзермен; аны үлеләр дөньясы җиңә алмас. |
|
| 19 |
|
| Мин сиңа Күкләр Патшалыгының ачкычларын тапшырырмын; җирдә син тыйганны күктә Аллаһы да тыяр, ә җирдә син рөхсәт иткәнне күктә Аллаһы да рөхсәт итәр. |
|
| 20 |
|
| Шуннан шәкертләренә Ул Үзенең Мәсих булуын һичкемгә әйтмәскә кушты. |
|
| 21 |
|
| Шул көннән Гайсә Үзенең Иерусалимгә барырга тиешлеге һәм анда халык өлкәннәре, баш руханилар һәм Канун белгечләре тарафыннан күп газапларга дучар ителәчәге, үләчәге, әмма өченче көндә үледән тереләчәге турында шәкертләренә ачыктан-ачык сөйли башлады. |
|
| 22 |
|
| Петер исә Гайсәне читкәрәк алып китте дә: – Аллаһы сакласын Сине, Хакимем! Андый хәл була күрмәсен! – дип Аның белән ризалашмавын белдерде. |
|
| 23 |
|
| Ләкин Гайсә, Петергә борылып карап: – Кит янымнан, иблис! Син Мине юлдан яздырырга тырышасың. Уйларың Аллаһыдан түгел, синдә адәми уйлар, – диде. |
|
| 24 |
|
| Соңрак Гайсә Үзенең шәкертләренә: – Минем арттан барырга теләгән кеше үз мәнфәгатьләреннән ваз кичсен һәм, хачын күтәреп, Миңа иярсен. |
|
| 25 |
|
| Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны табар. |
|
| 26 |
|
| Әгәр кеше бөтен дөньяга ия була, әмма җанын харап итә икән, аңа моннан ни файда? Кеше нәрсә биреп җанын кайтара алыр икән? |
|
| 27 |
|
| Адәм Углы Атасының балкып торган шөһрәтендә Үз фәрештәләре белән килер дә һәркемгә гамәленчә бирер. |
|
| 28 |
|
| Хак сүз әйтәм сезгә: биредә басып торучыларның кайберләре Адәм Углының Патша булып килүен күрмичә дөнья куймас. |
|
|
|
|