|
| 1 |
|
| Гайсә, сүзен тәмамлап, Гәлиләядән китте, Үрдүн аръягындагы Яһүдия җиренә юнәлде. |
|
| 2 |
|
| Аның артыннан бик күп халык ияреп барды, һәм Ул алар арасындагы авыру адәмнәрне савыктырды. |
|
| 3 |
|
| Шунда Гайсә янына фарисейлар килделәр дә Аны сынамакчы булып: – Ир кеше теләсә нинди сәбәп белән хатынын аерып җибәрә аламы? – дип сорадылар. Аларга җавап итеп Гайсә: |
|
| 4 |
|
| – Дөньяны Бар итүче иң әүвәл «аларны ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты» дигәнне сез укымадыгызмыни? – диде. – |
|
| 5 |
|
| Аллаһы әйткән: «Шуңа күрә ир кеше, ата-анасын калдырып, хатынына кушылыр, һәм алар икесе бер тән булыр». |
|
| 6 |
|
| Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бербөтен. Шулай булгач, Аллаһы кушканны кеше аермасын. |
|
| 7 |
|
| – Алайса, ни өчен соң Муса, хатыныңны аерып җибәргәндә аңа аерылышу кәгазе бир, дип боерган? – диде фарисейлар. |
|
| 8 |
|
| – Күңелегез каты булган өчен Муса сезгә хатыннарыгыздан аерылырга рөхсәт биргән; башта бит алай булмаган, – диде Гайсә. – |
|
| 9 |
|
| Мин исә болай дим: хатыны тарафыннан зина кылу булмыйча, ире башка сәбәп аркасында хатынын аерып башкага өйләнә икән, димәк, ул зина кыла; аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла. |
|
| 10 |
|
| Шәкертләре Аңа: – Әгәр ир кешегә шундый шартлар куела икән, ул чакта өйләнмәвең хәерлерәк, – диде. |
|
| 11 |
|
| – Минем сүзләрне барысы да аңлый алмый, Аллаһы тарафыннан кемгә бирелгән булса, шулар гына аңлый, – дип җавап бирде Гайсә. – |
|
| 12 |
|
| Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында өйләнми: берәүләр тумыштан җенси якынлыкка яраксыз була, икенчеләрен кешеләр шундыйга әйләндерә, өченчеләре исә Күкләр Патшалыгы хакына өйләнми кала. Боларны кем кабул итә ала, шул кабул итсен! |
|
| 13 |
|
| Шуннан Гайсә янына, башларына кулын куеп дога кылсын өчен, кешеләр балаларын алып килделәр, әмма шәкертләре аларны шелтәләргә тотынды. |
|
| 14 |
|
| Ләкин Гайсә: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Күкләр Патшалыгы әнә шундый сабыйларныкы, – диде. |
|
| 15 |
|
| Балаларга кулларын куеп фатихасын биргәч, Ул аннан китеп барды. |
|
| 16 |
|
| Бервакыт Гайсә янына бер кеше килеп: – Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен мин нинди игелек кылырга тиеш? – дип сорады. |
|
| 17 |
|
| – Игелек хакында ник Миннән сорыйсың? Бары тик Аллаһы гына игелекле. Әгәр инде мәңгелек тормышка ия буласың килә икән, Аның әмерләрен үтә, – диде Гайсә. |
|
| 18 |
|
| – Ниндиләрен? – дип сорады теге кеше. – Кеше җанын кыйма, зина кылма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, |
|
| 19 |
|
| атаң белән анаңны хөрмәт ит һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат, – дип җавап бирде Гайсә. |
|
| 20 |
|
| – Мин боларның барысын яшьтән үк үтәп киләм. Миңа тагын нәрсә җитми икән? – дип сорады егет. |
|
| 21 |
|
| – Әгәр бар яктан камил кеше булырга теләсәң, бөтен милкеңне сат та фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – диде аңа Гайсә. |
|
| 22 |
|
| Әлеге сүзләрне ишеткәч, егет бик борчылып китеп барды, чөнки байлыгы бик зур иде. |
|
| 23 |
|
| Шәкертләренә исә Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: бай кешегә Күкләр Патшалыгына керү авыр. |
|
| 24 |
|
| Кабатлап әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк, – диде. |
|
| 25 |
|
| Шәкертләре бу сүзләргә бик гаҗәпләнеп: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң? – дип сорады. |
|
| 26 |
|
| Гайсә аларга карашын төбәп: – Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, әмма Аллаһы барысын да булдыра ала, – диде. |
|
| 27 |
|
| Петер шунда Гайсәгә мөрәҗәгать итеп: – Менә, без бар нәрсәбезне калдырып Сиңа иярдек. Моның әҗере нинди булыр? – диде. |
|
| 28 |
|
| Аларга җавап итеп Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: дөньялар яңарып, Адәм Углы шөһрәтле тәхетенә утырганнан соң, сез дә, Миңа иярүчеләр, Исраилнең унике ыругы белән идарә итәр өчен унике тәхеткә утырырсыз, – диде. – |
|
| 29 |
|
| Йортын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен, ата-анасын, балаларын яисә басуларын Минем хакка калдырган һәркем йөз тапкыр күбрәк алыр һәм мәңгелек тормышка ия булыр. |
|
| 30 |
|
| Ләкин хәзер беренче булганнарның күбесе – соңгы, соңгылар исә беренче булыр. |
|
|
|
|