Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Гайсә, Һируд патша идарә иткәндә, Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә туды. Көнчыгыштан йолдызчылар Иерусалимгә килделәр. |
| 2 |
| – Яһүдиләрнең яңа туган Патшасы кайда? – дип сорадылар алар. – Без көнчыгышта Аның йолдызын күрдек һәм Аңа табыну өчен сәҗдә кылырга дип килдек. |
| 3 |
| Һируд патша, бу хакта ишеткәч, хафага төште, аның белән бергә бөтен Иерусалим дә хафаланды. |
| 4 |
| Халыкның барлык баш руханиларын һәм канун белгечләрен җыеп, ул алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген сорады. |
| 5 |
| – Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә, – диделәр алар, – чөнки пәйгамбәр аркылы Аллаһы болай дип әйткән: |
| 6 |
| «Син, Яһүдә җирендәге Бәйт-Лехем! Син Яһүдәнең бөек шәһәрләреннән һич ким түгелсең, чөнки синнән Юлбашчы чыгачак. Ул халкым Исраилнең Көтүчесе булачак». |
| 7 |
| Шуннан соң Һируд, йолдызчыларны яшертен рәвештә чакыртып алып, алардан йолдызның төгәл калыккан вакытын белеште |
| 8 |
| һәм, аларны Бәйт-Лехемгә җибәреп: – Барыгыз, Бала хакында барын да җентекләп белешегез. Аны тапкач, миңа хәбәр итегез. Мин дә Аңа сәҗдә кылырга барыр идем, – диде. |
| 9 |
| Патшаны тыңлаганнан соң, йолдызчылар юлга чыктылар, һәм көнчыгышта күргән йолдыз алларыннан барды. Бала булган урынга килеп җиткәч туктады. |
| 10 |
| Йолдызны күреп, алар шундый шатландылар, шундый сөенделәр! |
| 11 |
| Йолдызчылар, өйгә кергәч, Баланы һәм анасы Мәрьямне күрделәр. Бала каршында сәҗдә кылдылар, аннары, хәзинә сандыкларын ачып, Аңа алтын, ладан һәм мирра дигән хуш исле майлар бүләк иттеләр. |
| 12 |
| Төшләрендә Һируд янына кире килмәскә дип кисәтү алгач, башка юл белән үз илләренә кайтып киттеләр. |
| 13 |
| Алар китү белән, Раббы фәрештәсе Йосыфның төшендә күренеп: – Баланы анасы белән алып, Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр, шунда кал, чөнки Һируд Баланы табып үтерергә ниятли, – диде. |
| 14 |
| Ул, торып, анасы белән Баланы алды да төнлә Мисырга китте. |
| 15 |
| Һируд үлгәнче, ул анда калды. Бу исә Раббының пәйгамбәр аша «Мисырдан чакырып алдым Мин Үземнең Углымны» дигәннәре гамәлгә ашсын өчен булды. |
| 16 |
| Үзенең йолдызчылар тарафыннан алданганын күреп, Һируд бик ярсыды. Ул Бәйт-Лехемдәге һәм аның тирәсендәге ике яшьлек һәм шуннан кечерәк ир балаларны үтерергә боерды. Баланың туу вакытын йолдызчылар әйткән сүзләрдән ачыклады. |
| 17 |
| Иремия пәйгамбәр аша әйтелгәннәр шулай гамәлгә ашты: |
| 18 |
| «Рамаһ шәһәрендә бер тавыш – ачыргаланып, иңрәп елаган тавыш ишетелә. Балаларын кызганып Рахилә елый анда, һичкемнең юатуын теләми, чөнки инде балалары юк». |
| 19 |
| Һируд үлгәннән соң, Мисырда Йосыфның төшендә Раббының фәрештәсе күренеп: |
| 20 |
| – Тор, Баланы анасы белән алып, Исраил җиренә әйләнеп кайт. Баланы үтерергә теләүчеләр инде үлделәр, – диде. |
| 21 |
| Йосыф торды да, анасы белән Баланы алып, Исраил җиренә китте. |
| 22 |
| Әмма Яһүдиядә атасы Һируд урынына Архелай патша идарә итүен ишетеп, Йосыф анда барырга курыкты. Төшендә кисәтү алгач, ул Гәлиләя өлкәсенә китте һәм |
| 23 |
| Насара шәһәренә барып урнашты. Пәйгамбәрләр аркылы «Аны „Насаралы“ дип атарлар» дигән сүзләр шулай гамәлгә ашты. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/matthew/002.mp3
28
2