|
| 1 |
|
| Аллаһы йортыннан чыгып барган Гайсә янына шәкертләре килде һәм Аның игътибарын Йортның биналарына юнәлтте. |
|
| 2 |
|
| Гайсә аларга: – Күрәсезме боларны? – диде. – Хак сүз әйтәм сезгә: биредә таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк! |
|
| 3 |
|
| Гайсә ялгызы гына Зәйтүн-тау битендә утырганда, янына шәкертләре килеп: – Әйт әле безгә: ул хәлләр кайчан булыр икән? Синең кайтуыңны һәм бу дөньяның бетәсен нинди билге-ишарә күрсәтер? – дип сорады. |
|
| 4 |
|
| – Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – дип җавап бирде аларга Гайсә, – |
|
| 5 |
|
| чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм, «Мин – Мәсих» дип әйтеп, байтак кешене алдарлар. |
|
| 6 |
|
| Якындагы сугыш авазын һәм ерактагы сугышлар хакында ишетерсез – карагыз аны, куркып калмагыз. Шулай булырга тиеш ул. Әмма моның белән генә бетмәс әле: |
|
| 7 |
|
| халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда ачлык, җир тетрәүләр булыр, |
|
| 8 |
|
| әмма боларның барысы – тулгак газапларының башы гына әле. |
|
| 9 |
|
| Әнә шул вакытта сезне газапларга дучар итәрләр, җаныгызны кыярлар; бар халыклар Минем аркада сезгә нәфрәт белән карар; |
|
| 10 |
|
| күпләр иманнан ваз кичәр, бер-берсенә хыянәт итәр һәм бер-берсен күрәлмас булыр; |
|
| 11 |
|
| бик күп ялган пәйгамбәрләр барлыкка килеп байтак кешене туры юлдан яздырыр; |
|
| 12 |
|
| явызлык артканнан-арта барганга, күпләрнең мәхәббәте сүрелер. |
|
| 13 |
|
| Әмма шушыларның һәммәсенә ахыргача түзә алган кеше – котылыр. |
|
| 14 |
|
| Барча халыклар ишетсен өчен, Патшалык турындагы әлеге Яхшы хәбәр бөтен җир йөзендә игълан ителер, – әнә шунда инде ахыр заман җитәр. |
|
| 15 |
|
| Шуңа күрә, Даниил пәйгамбәр әйткән «ташландык хәлгә китерүче нәҗес нәрсәнең» изге урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше үзе аңласын!), |
|
| 16 |
|
| Яһүдиядә яшәүчеләр тауларга качсын, |
|
| 17 |
|
| өй түбәсендә булганнар әйберләрен алырга өйгә төшеп тормасын, |
|
| 18 |
|
| кырдагылар исә өс киемен алырга өенә кайтып йөрмәсен. |
|
| 19 |
|
| Ул көннәрдә йөкле булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! |
|
| 20 |
|
| Качуыгыз кышкы айларга яисә шимбә көненә туры килмәсен дип дога кылыгыз, |
|
| 21 |
|
| чөнки шул чакта дөнья яратылганнан алып бүгенгә кадәр күрелмәгән һәм киләчәктә дә булмаячак зур афәт килер. |
|
| 22 |
|
| Әгәр ул көннәрнең саны кимемәсә, һичбер җан иясе исән калмас иде. Әмма Раббы сайлаган кешеләр хакына ул көннәрнең саны киметелер. |
|
| 23 |
|
| Әгәр сезгә шул вакытта «кара, Мәсих менә монда!» яки «әнә тегендә!» дип әйтсәләр, ышанмагыз, |
|
| 24 |
|
| чөнки ялган мәсихләр белән ялган пәйгамбәрләр килер һәм, Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны да юлдан яздырмакчы булып, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер. |
|
| 25 |
|
| Менә, Мин сезне алдан кисәтеп куйдым. |
|
| 26 |
|
| Шулай итеп, әгәр сезгә «әнә, чүлдә Ул» дип әйтә калсалар, анда бармагыз, «әнә, эчке бүлмәләрдә Ул» дисәләр, ышанмагыз. |
|
| 27 |
|
| Адәм Углының кайтуы көнчыгыштан көнбатышка кадәр күкне ярып үткән яшен уты кебек булыр. |
|
| 28 |
|
| Үләксә кайда ятса, козгыннар шунда җыелыр. |
|
| 29 |
|
| Һәм шул фаҗигале көннәрдән соң кинәт «кояш тоныкланып, ай яктыртмас булыр, күктән йолдызлар коелып, күк җисемнәре тетрәнеп куяр». |
|
| 30 |
|
| Шулвакыт күктә Адәм Углының кайтуын белгертүче билге пәйда булыр. Аның күктәге болытлар өстендә кодрәт һәм дан белән килүен күреп, җирдәге бөтен кавем-ыруглар кайгырып елашыр. |
|
| 31 |
|
| Шуннан Ул Үзенең фәрештәләрен җибәрер, һәм алар, быргыларын бик нык кычкыртып, дөньяның дүрт тарафыннан – күкнең бер читеннән алып икенче читенә кадәр – Үзе сайлаган адәмнәрне җыеп алыр. |
|
| 32 |
|
| Менә инҗир агачына карагыз: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез. |
|
| 33 |
|
| Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз – ул вакыт якын, инде ишек төбендә! |
|
| 34 |
|
| Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буын юкка чыкканчы, болар һәммәсе гамәлгә ашыр. |
|
| 35 |
|
| Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас. |
|
| 36 |
|
| Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем – күктәге фәрештәләр дә, Угыл да белми. Бу турыда бары тик Атабыз гына белә. |
|
| 37 |
|
| Нух заманында ничек булса, Адәм Углы кайткан вакытта да шулай булыр. |
|
| 38 |
|
| Туфан сулары калкыр алдыннан, Нух үзенең көймәсенә аяк баскан көнгә кадәр, кешеләр шулай ук ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. |
|
| 39 |
|
| Туфан сулары күтәрелеп бөтенесен харап иткәнче, алда нәрсәләр буласын һичкем уйлап карамаган. Адәм Углының кайтуы да нәкъ шулай булыр. |
|
| 40 |
|
| Әйтик, кырда ике кеше эшләп йөрсә, аларның берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. |
|
| 41 |
|
| Бер тегермәндә ашлык тарткан ике хатынның берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. |
|
| 42 |
|
| Шулай итеп, уяу булыгыз, чөнки Хакимегез кайсы сәгатьтә киләсен сез белмисез. |
|
| 43 |
|
| Сезгә мәгълүмдер: әгәр хуҗа кеше каракның төнге сәгать ничәдә киләсен белсә, ул йокламас, каракка үз йортына керергә ирек бирмәс иде. |
|
| 44 |
|
| Шулай ук сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә килер. |
|
| 45 |
|
| Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була? |
|
| 46 |
|
| Хуҗа кеше, өенә кайтып, аның тиешенчә эшләвен күрсә, әнә шул хезмәтче бәхетле. |
|
| 47 |
|
| Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр. |
|
| 48 |
|
| Әгәр инде әлеге хезмәтче, ачуы чыгып, «хуҗам тиз кайтмас әле» дип |
|
| 49 |
|
| башка хезмәтчеләрне кыйнаса, эчкечеләр белән ашап-эчеп һәм исереп йөрсә, |
|
| 50 |
|
| хуҗасы ул көтмәгән көндә, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә |
|
| 51 |
|
| аны җәзага тартыр һәм монафикълар белән бер язмышка дучар итәр – анда елау һәм теш шыкырдату булыр. |
|
|
|
|