|
| 1 |
|
| Сүзен тәмамлагач, шәкертләренә Гайсә: |
|
| 2 |
|
| – Ике көннән Котылу бәйрәме буласын сез беләсез; шул көнне Адәм Углына хыянәт итәрләр һәм Аны хачка кадакларлар, – диде. |
|
| 3 |
|
| Нәкъ шул вакытта баш руханилар һәм халык өлкәннәре, Кәяфәс исемле олуг руханиның сараенда җыелып, |
|
| 4 |
|
| Гайсәне хәйлә белән кулга алырга һәм үтерергә сүз куештылар. |
|
| 5 |
|
| – Әмма бәйрәм вакытында ярамас, – диде алар, – халык арасында чуалыш чыгарга мөмкин. |
|
| 6 |
|
| Гайсәнең Бәйт-Әниягә, махау зәхмәтеннән арынган Шимунның өенә килгән вакыты иде. |
|
| 7 |
|
| Гайсә анда ашап утырганда, кыйммәтле хуш исле май салынган алебастр савыт тотып, бер хатын килде һәм майны Аның башына койды. |
|
| 8 |
|
| Бу хәлгә шәкертләренең ачуы чыкты: – Нигә майны алай әрәм итәргә? – диеште алар. – |
|
| 9 |
|
| Ул майны зур бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит! |
|
| 10 |
|
| Гайсә аларның канәгатьсезлек белдерүен күреп: – Ник сез ул хатынны битәрлисез? – диде. – Минем өчен изге эш эшләде ул. |
|
| 11 |
|
| Фәкыйрьләр бит һаман сезнең янда, ә менә Мин һәрвакыт сезнең белән булмам. |
|
| 12 |
|
| Тәнемә май коеп, ул Мине күмәргә әзерләде. |
|
| 13 |
|
| Хак сүз әйтәм сезгә: Яхшы хәбәр дөньяның кайсы почмагына барып ирешсә дә, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве турында сөйләячәкләр. |
|
| 14 |
|
| Шуннан соң унике шәкертнең берсе, Яһүдә Искариот исемлесе, баш руханилар янына килеп: |
|
| 15 |
|
| – Әгәр Гайсәне сезнең кулга тапшырсам, миңа нәрсә бирер идегез? – диде. Алар аңа утыз көмеш тәңкә санап бирделәр. |
|
| 16 |
|
| Яһүдә шуннан соң Гайсәне руханилар кулына тапшырырга җай чыгуын көтеп йөри башлады. |
|
| 17 |
|
| Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә шәкертләре Гайсә янына килеп: – Бәйрәм табынын Сиңа кайда әзерлик? – дип сорады. |
|
| 18 |
|
| Гайсә аларга болай диде: – Шәһәрдә фәлән кеше янына барып: «Остазыбыз, билгеләнгән сәгатем якынлашып килә, бәйрәм ризыгын Үземнең шәкертләрем белән синдә ашармын, дип әйтә», – диегез. |
|
| 19 |
|
| Шәкертләре Гайсә кушканча эшләделәр һәм бәйрәм табыны әзерләделәр. |
|
| 20 |
|
| Кич җиткәч, Гайсә Үзенең унике шәкерте белән бергә табын яныннан урын алды. |
|
| 21 |
|
| Алар ашаган чакта Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: сезнең берегез Миңа хыянәт итәчәк, – диде. |
|
| 22 |
|
| Шәкертләре, бик нык борчылып, берсе артыннан берсе: – Хакимем, мин түгелдер бит? – дип Аңардан сорарга тотынды. |
|
| 23 |
|
| Ул аларга болай дип җавап бирде: – Минем белән бер савыттан ашаучы Миңа хыянәт итәчәк. |
|
| 24 |
|
| Әйе, Язмада әйтелгәнчә, Адәм Углы инде китә, ләкин Адәм Углына хыянәт иткән кешегә – ни кайгы! Бөтенләй тумаса, ул кеше өчен яхшырак булыр иде! |
|
| 25 |
|
| Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә шунда: – Остаз, мин түгелдер бит? – дип сорады. – Моны син үзең әйттең! – дип җавап бирде Гайсә. |
|
| 26 |
|
| Ашап утырган вакытта Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да сындыргалап шәкертләренә бирде. – Алыгыз, ашагыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул. |
|
| 27 |
|
| Аннары касәне алып шөкрана кылды да аларга сузды. – Һәммәгез эчегез, – диде. – |
|
| 28 |
|
| Бу – гөнаһлары кичерелсен дип күпләр өчен түгелә торган каным. Аллаһының кешеләр белән Килешүен раслаучы кан ул. |
|
| 29 |
|
| Сезгә әйтәм: Атам Патшалыгында сезнең белән бергә яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен, – диде. |
|
| 30 |
|
| Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр. |
|
| 31 |
|
| Шунда Гайсә аларга: – Язмада: «Көтүчене һәлак итәрмен, һәм сарыклар таралышып бетәр», – дип әйтелгәнчә, сез барыгыз да бу төндә Миннән баш тартырсыз. |
|
| 32 |
|
| Әмма үледән терелгәннән соң, Мин сезне Гәлиләядә көтеп торырмын, – диде. |
|
| 33 |
|
| Петер исә Аңа җавап итеп: – Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин һичкайчан баш тартмам! – дип әйтте. |
|
| 34 |
|
| Гайсә аңа: – Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә, әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең, – диде. |
|
| 35 |
|
| – Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, Синнән ваз кичәсем юк! – дип әйтте Петер. Башка шәкертләре дә шулай диделәр. |
|
| 36 |
|
| Шуннан соң Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гетсимәни дип аталган урынга килде һәм аларга: – Мин читтәрәк дога кылып килгәнче, шушында утырып торыгыз, – дип әйтеп, |
|
| 37 |
|
| Үзе белән Петерне һәм Зебедәйнең ике углын ияртеп китте. Аның күңелен әрнү, шом биләп алды. |
|
| 38 |
|
| – Йөрәгемне үлем сагышы басты, шушында көтеп торыгыз һәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде Ул аларга һәм |
|
| 39 |
|
| читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып дога кыла башлады: – И Атам! Әгәр мөмкин икән, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсен! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын. |
|
| 40 |
|
| Гайсә әйләнеп килде һәм, шәкертләренең йоклап ятуын күреп, Петергә: – Менә, бер генә сәгать Минем белән бергә уяу тора алмадыгызмы? – диде. – |
|
| 41 |
|
| Йокламагыз, вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз. Рух гайрәтле, тән зәгыйфьтер! |
|
| 42 |
|
| Гайсә, яңадан читкәрәк китеп, янә дога кылды: – Атам, Миңа бу касәдән эчми калырга ярамый икән, Синең ихтыярыңча булсын. |
|
| 43 |
|
| Гайсә, әйләнеп килеп, шәкертләренең йоклап ятуын күрде – аларның күзләрен йокы баскан иде. |
|
| 44 |
|
| Аларны калдырып, Ул тагын читкәрәк китте һәм шул ук сүзләрне әйтеп өченче тапкыр дога кылды. |
|
| 45 |
|
| Аннары кабат шәкертләре янына килде һәм: – Һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? – диде. – Менә, сәгате сукты: Адәм Углын гөнаһлылар кулына тапшыралар. |
|
| 46 |
|
| Торыгыз, киттек! Миңа хыянәт итүче килә инде. |
|
| 47 |
|
| Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә, кулларына кылыч һәм чукмар тотып, фарисейлар белән баш руханилар җибәргән гаскәриләр күренде. |
|
| 48 |
|
| «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр, Аны кулга алыгыз», – дип хыянәтче алар белән алдан сүз беркеткән була. |
|
| 49 |
|
| Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде дә: – Исәнме, Остаз! – дип Аны үбеп алды. |
|
| 50 |
|
| Ә Гайсә аңа: – Нәрсә өчен килгән булсаң, шуны эшлә, дустым! – диде. Шуннан соң Яһүдә белән килгән кешеләр алгарак чыктылар һәм Гайсәне кулга алып сак астына куйдылар. |
|
| 51 |
|
| Гайсә шәкертләренең берсе кылычын тартып чыгарды һәм, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде. |
|
| 52 |
|
| – Кылычыңны кынына тыгып куй! – диде аңа Гайсә. – Кулына кылыч алган һәркем кылычтан һәлак булачак! |
|
| 53 |
|
| Әллә Мин Атама мөрәҗәгать итә алмаган булыр идем дип уйлыйсыңмы? Ул Миңа шундук унике гаскәр, хәтта аннан да артыграк санда фәрештәләрен җибәрер иде! |
|
| 54 |
|
| Тик ул очракта Язмада әйтелгәннәр ничек гамәлгә ашыр иде? |
|
| 55 |
|
| Шуннан Гайсә, җыелып килгән кешеләргә мөрәҗәгать итеп: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде. – Мин һәр көнне Аллаһы йортында сезнең алда халыкны өйрәттем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. |
|
| 56 |
|
| Хәер, пәйгамбәрләрнең язмаларында әйтелгәнчә, болар һәммәсе гамәлгә ашсын. Шунда шәкертләрнең барысы Аны ташлап китте. |
|
| 57 |
|
| Гайсәне кулга алучылар Аны олуг рухани Кәяфәс янына китерделәр; Канун белгечләре һәм халык өлкәннәре инде анда иде. |
|
| 58 |
|
| Петер исә, бераз арткарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды да эчкәрәк үтте һәм, бу хәлнең ничек тәмамлануын күрергә теләп, хезмәтчеләр арасына кереп утырды. |
|
| 59 |
|
| Баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә Гайсәне үлем җәзасына хөкем итәр өчен Аңа каршы ялган дәлилләр табарга тырышты. |
|
| 60 |
|
| Бик күп ялган шаһитлар килеп сөйләсә дә, Гайсәне гаепләрдәй нәрсә табылмады. Ниһаять, тагын ике шаһит килеп болай диде: |
|
| 61 |
|
| – Бу кеше: «Мин, Аллаһы йортын җимереп, өч көн эчендә аны яңадан төзи алам», – дип әйтте. |
|
| 62 |
|
| Шуннан олуг рухани торып Гайсәдән: – Боларның гаепләвенә каршы ник бернинди дә җавап кайтармыйсың? – дип сорады. |
|
| 63 |
|
| Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң олуг рухани Аңардан: – Мәңге тере Аллаһы алдында ант итеп әйтүеңне таләп итәм: Син Мәсихме, Аллаһы Углымы? – дип сорады. |
|
| 64 |
|
| – Моны син үзең әйттең, – диде аңа Гайсә. – Ә Мин сезгә болай дим: «Шушы мәлдән башлап Кодрәт Иясенең уң ягында Адәм Углының утыруын һәм күктәге болытлар өстендә килүен күрерсез». |
|
| 65 |
|
| Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп: – Көфер сүз бу! Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә? Көфер сүз сөйләвен хәзер генә үзегез ишеттегез бит! |
|
| 66 |
|
| Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде. – Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр аңа. |
|
| 67 |
|
| Шуннан алар Гайсәнең йөзенә төкерергә, Аны кыйнарга тотындылар; кайберләре исә, яңагына китереп сугып: |
|
| 68 |
|
| – Әй, Мәсих, пәйгамбәрлегеңне күрсәт әле – кем сукты Сиңа? – диделәр. |
|
| 69 |
|
| Петер тышкы якта, ишегалдында утыра иде. Янына бер хезмәтче кыз килеп: – Син дә бит гәлиләяле Гайсә белән идең, – диде. |
|
| 70 |
|
| Әмма Петер, җыелган халык алдында ваз кичеп: – Синең нәрсә сөйләгәнеңне мин аңламыйм, – диде. |
|
| 71 |
|
| Петер капкага якынлашканда, икенче бер хезмәтче кыз, аны танып, янәшәдәгеләргә: – Менә бу кеше дә насаралы Гайсә белән иде, – дип әйтте. |
|
| 72 |
|
| Петер, ант итеп, Гайсәдән кабат ваз кичте: – Мин ул Кешене белмим! – диде. |
|
| 73 |
|
| Бераздан шул тирәдә басып торган кешеләр килеп аңа: – Син чыннан да аларның берсе бит, чөнки сөйләшүеңнән күренеп тора, – диделәр. |
|
| 74 |
|
| Петер, ант итеп, тагын: – Мин ул Кешене белмим! – дип әйтте. Нәкъ шул вакытта әтәч кычкырды. |
|
| 75 |
|
| Шунда Петер Гайсәнең «әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең» дип әйткән сүзләрен исенә төшерде һәм, урам якка чыгып, ачынып елап җибәрде. |
|
|
|
|