|
| 1 |
|
| Ул көннәрдә Яһүдия чүленә Чумдыручы Яхъя килде. |
|
| 2 |
|
| Ул: – Тәүбә итегез, Күкләр Патшалыгы инде бик якын! – дип игълан итте. |
|
| 3 |
|
| Ишагыйя пәйгамбәр: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Аның барыр сукмакларын турайтыгыз“», – дип, Яхъя турында әйткән иде. |
|
| 4 |
|
| Яхъяның өстендә дөя йоныннан хәстәрләнгән кием, ә билендә күн каеш иде. Ашаган ризыгы саранча һәм кыр балы булды. |
|
| 5 |
|
| Аның янына Иерусалим халкы һәм бөтен Яһүдия белән Үрдүн буе төбәгендә яшәүчеләр килә иде. |
|
| 6 |
|
| Килүчеләр үзләренең гөнаһларын таныдылар, һәм Яхъя аларны Үрдүн елгасында чумдырды. |
|
| 7 |
|
| Суга чумдырылырга дип, күп фарисейларның һәм саддукейларның килүен күреп, ул аларга: – И-и сез елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ачу-ярсуыннан качып котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә? |
|
| 8 |
|
| Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз. |
|
| 9 |
|
| «Атабыз Ибраһим бит, котылырбыз!», – дип кенә уйламагыз. Сезгә әйтәм: Аллаһы әнә шул ташлардан Ибраһимга балалар бар кыла ала. |
|
| 10 |
|
| Агач тамыры янында балта әзер ята: яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар. |
|
| 11 |
|
| Мин, тәүбә итүегезнең билгесе итеп, сезне суга чумдырам. Әмма артымнан Килүче миннән кодрәтлерәк. Мин Аның аяк киемнәрен күтәреп йөрергә дә лаек түгелмен. Ул башкарган чумдыру Изге Рух һәм ут белән булыр. |
|
| 12 |
|
| Аның кулында җилгәргеч. Ул, ашлыкны ындырда җилгәреп, бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр, – дип әйтте. |
|
| 13 |
|
| Шул вакытта, Үрдүн елгасында Яхъя тарафыннан суга чумдырылу өчен, Гәлиләядән Гайсә килде. |
|
| 14 |
|
| Яхъя исә, Аны туктатырга тырышып: – Син мине чумдырырга тиеш, ә Син миңа килгәнсең! – диде. |
|
| 15 |
|
| – Хәзер шулай булсын. Без Аллаһының гадел ихтыярын шулай итеп үтәргә тиеш, – диде аңа Гайсә. Шуннан соң Яхъя риза булды. |
|
| 16 |
|
| Гайсә, чумдырылып, судан чыккач ук, күк капусы ачылып китте, һәм Ул Үзенә Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә иңүен күрде. |
|
| 17 |
|
| Күктән: – Бу – Минем сөекле Углым, Ул – Минем куанычым, – дигән тавыш килде. |
|
|
|
|