Изге Язма 2015
|
| 1 |
| Халык төркемнәрен күреп, Гайсә тауга менде. Ул утыргач, янына шәкертләре килделәр. |
| 2 |
| Гайсә аларга гыйлем биреп сөйли башлады: |
| 3 |
| «Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы. |
| 4 |
| Хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чөнки аларны юатырлар. |
| 5 |
| Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алырлар. |
| 6 |
| Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр бәхетле, чөнки аларның ул теләге үтәлер. |
| 7 |
| Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтелер. |
| 8 |
| Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрерләр. |
| 9 |
| Татулык урнаштыручылар бәхетле, чөнки аларны Аллаһы балалары дип атарлар. |
| 10 |
| Тәкъва булганнары өчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы. |
| 11 |
| Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле. |
| 12 |
| Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдә сезгә әҗере зур булачак. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр. |
| 13 |
| Сез – җир тозы. Әгәр тоз үз тәмен җуйса, аның тәмен ничек кайтарырсың? Ул, чыгарып ташланып, кешеләрнең таптавыннан башка һичнәрсәгә ярамас. |
| 14 |
| Сез – дөнья яктысы. Тау башындагы шәһәр күренми кала алмас. |
| 15 |
| Шулай ук шәмне яндыргач, аны чүлмәк астына куймыйлар, киресенчә, шәмдәлгә утырталар, һәм ул өйдәгеләрнең барысын яктырта. |
| 16 |
| Яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылык та кешеләр алдында шулай балкысын. |
| 17 |
| Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганнарны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, башкарырга дип килдем! |
| 18 |
| Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыкканчы, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак – барысы да тормышка ашырылачак! |
| 19 |
| Шулай итеп, кем дә кем бу иң кечкенә әмерләрнең дә берәрсен бозып, кешеләрне шуңа өйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында иң түбән кеше дип аталыр. Ә кем аларны үтәп, башкаларны да үтәргә өйрәтсә, ул кешене Күкләр Патшалыгында бөек дип атарлар. |
| 20 |
| Сезгә әйтәм: тәкъвалыгыгыз фарисейларныкыннан һәм канун белгечләренекеннән өстен булмаса, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез. |
| 21 |
| Ата-бабаларыгызга: „Үтермә! Кеше үтерүче хөкем ителүгә лаек“, – диелгәнне сез ишеттегез. |
| 22 |
| Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хөкем ителүгә лаек, туганына: „Яраксыз“, – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде „Ахмак“, – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек. |
| 23 |
| Шуңа күрә әгәр Аллаһыга бүләк алып барганда, туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы мәзбәх алдында исеңә төшсә, |
| 24 |
| бүләгеңне шунда калдырып торып, башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бир. |
| 25 |
| Берәү синең белән дәгъвалашып, сине хөкемчегә алып барса, әле юлда чакта, дәгъвалы эшне җайга сал. Югыйсә, гаепләүчең сине хөкемчегә китерер, хөкемче зиндан хезмәтчесенә тапшырыр, һәм сине зинданга ябарлар. |
| 26 |
| Сиңа хак сүз әйтәм: бурычыңның актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың. |
| 27 |
| „Зина кылма“, – дип әйтелгәнне сез ишеттегез. |
| 28 |
| Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була. |
| 29 |
| Әгәр сине уң күзең вәсвәсәгә салса, аны умырып алып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр. |
| 30 |
| Әгәр сине уң кулың гөнаһка төшерсә, аны чабып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр. |
| 31 |
| Тагын: „Берәрсе хатынын аерып җибәрә икән, аңа талак хаты бирсен“, – дип әйтелгән иде. |
| 32 |
| Ә Мин сезгә әйтәм: әгәр ир кеше, зина кылудан башка сәбәп аркасында хатыны белән аерылышса, ул хатынын зина кылуга этәрә. Аерылган хатынга өйләнгән кеше дә зина кыла. |
| 33 |
| Ата-бабаларга: „Ялган ант итмә! Раббы каршында биргән антыңны үтә“, – дип әйтелгәнне дә сез ишеттегез. |
| 34 |
| Ә Мин әйтәм: бөтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының тәхете. |
| 35 |
| Җир белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының аяк басу урыны. Иерусалим белән дә ант итмә, чөнки ул – бөек Патшаның шәһәре. |
| 36 |
| Башың белән дә ант итмә, чөнки чәчеңнең бер бөртеген генә дә ак яки кара итә алмыйсың. |
| 37 |
| Сезнең „Әйе“ дигән сүзегез – „Әйе“, „Юк“ – „Юк“ булсын. Шуннан артык һәммәсе иблистән була. |
| 38 |
| Сез „Күзгә – күз“ һәм „тешкә – теш“ диелгәнне ишеттегез. |
| 39 |
| Ә Мин сезгә әйтәм: үзеңә явызлык кылучыга каршы килмә. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй. |
| 40 |
| Берәрсе сине хөкемгә тартып, күлмәгеңне алырга теләсә, аңа өске киемеңне дә бир. |
| 41 |
| Берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән бергә ике ара үт. |
| 42 |
| Синнән сораучыга бир һәм бурычка алырга теләүчене буш итмә. |
| 43 |
| „Якыныңны ярат, дошманыңа нәфрәтлән!“ – дип әйтелгәнне ишеттегез. |
| 44 |
| Ә Мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз. |
| 45 |
| Шулай эшләп, Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез, чөнки Аллаһы кояшны явызлар өчен дә, рәхимлеләр өчен дә чыгара һәм яңгырны тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да яудыра. |
| 46 |
| Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаһы сезгә ни өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң?! |
| 47 |
| Сез дусларыгыз белән генә сәламләшсәгез, моның искитәрлек нәрсәсе бар? Мәҗүсиләр дә шулай эшләмиме соң?! |
| 48 |
| Шулай булгач, Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә шулай камил булыгыз. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatarrbbl/matthew/005.mp3
28
5